Татарча БДИ закон проекты турында

http://tatar-inform.tatar/news/2016/07/12/122921/ та мин коммент яздым:

Эзләгечтә күргәч үк әйбәтләп укып тормадым, сразу ачтым, әмма укыганчы “БДИның кимендә берсен туган телдә тапшыруны мәҗбүр итүче” дип аңлаганмын. Ничек инде ул кимендә берсенә генә хокук? Мин моңа риза түгел. Бөтенесенә дә хокук бар, конституция буенча.

Кайда соң ул закон проекты?! Россия законнары буенча да, мантыйк буенча дә, нәшер ителмәгән закон көчкә ия түгел. Бу проект та шулай ук әллә бар, әллә юк – татарларны тынычландырыр өчен ялган гына.

26 м. 2 п. : Каждый имеет право на пользование родным языком, на свободный выбор языка общения, воспитания, обучения и творчества.
– монысы буенча хокук бар. Бу төшенә игътибар итегез: “Каждый имеет право на свободный выбор языка обучения”.

68 м. 3 п. : Российская Федерация гарантирует всем ее народам право на сохранение родного языка, создание условий для его изучения и развития.
– монысын ике төрле аңлап була. Бер төрле аңлаганда: “Российская Федерация гарантирует всем ее народам создание условий для развития родного языка”, икенче төрле аңлаганда: “Российская Федерация гарантирует всем ее народам право на создание условий для развития родного языка”.

мин ясый торган татарча эзләгеч кирәк түгел бугай инде

яндекста татар телендәге сайтлар арасыннан эзләү нормально эшли бугай инде, мин ясый торган эзләгечнең кешегә кирәге дә юктыр… әмма конкуренция булсын өчен генә бераз кирәктер…

татарча сайтлар:
https://yandex.ru/yandsearch?text=lang%3Att

вконтактедагы татарча битләр:
https://yandex.ru/yandsearch?text=lang%3Att%20site%3Avk.com

кушамат сүзе дөрес түгел

татар телендә сүзләр алай ясалмый! ничек бу сүз кулланылышка кереп киткән икән?! административ ысул белән ягъни гәҗитләр аша микән?

кушам ат – хикәя фигыль белән тәмамлык. андый нәрсә татар телендә исемгә әйләнми. кушкан ат булса дөрес булыр иде.

мин моның турында язган идем инде:

элек шулай кочлэп тагылган сузлэрне эйтим эле, ачуны чыгара торган:
кушамат -чонки кушам-1нче зат хэзерге заман хикэя фигыл, торки теллэрдэ суз олай тозолоргэ тийеш тугел, миннен анлавымча. кушымча белэн тийеш:
мэсэлэн: кушым ат, тагы да доросрэге кушык ат.

фамилияләрне татарчалаштыру

татар телендә аергыч аерылмыштан алда килә. фамилияләр – чыгарма. моны төзәтер өчен, урысча фамилияләрне татарчага тәрҗемә итергә була. ов, ин кушымчалары иялекне белдерә. шулай булгач, мисал өчен, корбанов динар – корбан динары булып чыга. һәм мәгънәсе буенча бу начар түгел, нормаль. һәм хәтта шушы ук ысул, конструкция татар телендә “кушамат”лар өчен кулланыла да инде – төгәл белмим, минем тормышта, кукмарада, төгәл хәтерләмим, әмма, татарстан яшьләре гәҗитендәге юмористик әсәрләрдә күзлек гамиры кебек сүзләр бар иде бугай. әмма, бу ысулны куллану шул “кушамат”ларга комачауламый микән.

мин бу турыда язган идем инде:

Татар халкында “ов” кушымчасы булмау гына түгел, бөтенләй фамилияләр булмаган түгелме? Хәзер сез шулай фамилия ясадыгыз ди, беренчесе исем, икенчесе фамилия итәсез, ләкин төрки телләрдә алай булырга тиеш түгел бит, аергыч (определитель) элек килергә тиеш, аерылмыш аннан соң, һәм алай гына да түгел, “салих илмир” формасында булса да, ул төрки телләрчә түгел, чөнки бу кеше үзе салих, үзе илмир булып чыга, бу дөрес түгел, “салих илмиры” булырга тиеш.

“өзлексез” сүзе дөрес түгел

“өзлексез” сүзе дөрес түгел, чөнки “лек” кушымчасы фигыльгә (фигыль нигезенә, бу очракта “өз”гә) ялганмый, ялгана алмый, ялганырга тиеш түгел.

моның шикелле хаталы сүзләр татар телендә берничә бугай. кем һәм кайчан аларны уйлап чыгарып кулланылышка кертеп җибәргән икән? революциядән соңгы еллардадыр.

2016-08-27 : аның урынына “өземсез” сүзен кулланырга була. (һәм “берөзлексез” – “берөземсез”).

челиләрне үтермичә җир казу ысулы таптым бугай

миңа ел саен әни белән әти бакча казырга – җирен йомшартырга куша. һәм мин казыйм… мин андагы челиләрне жәллим. көрәк белән җир кисәген күтәргәч, аннан челиләрнең киселеп калган өлешләре чыгып тора. мин узган ел һәм быел бер ысул кулланып карадым, һәм ул эшли бугай: көрәкне кертеп җибәрер алдыннан нәкъ аны казап кертәсе урынга 5-6 тапкыр көрәк белән төртәм. шулай иткәч, чыгарылган кәстә гадәттә челиләр күренми. һәм челиләр качырга өлгерсен өчен көрәкне артык каты авыштырып кертәсе түгелдер.

ьы

урыс телендә сузык аваз хәрефләренең парлары бар: а-я, о-ё, у-ю, э-е, әмма и белән ы хәрефләренең андый парлары юк. и хәрефен мин аңлыйм, ул болай да инде үзе “й” шикелле, ә менә ы хәрефенең ни өчендер урыс телендә “й лаштыручы” версиясе юк.

әмма кызыгы шул – ул татар телендә бар, һәм аны языр өчен сәер булмаган юлы юк!

мисал: “лагерь” сүзенә тартым кушымчасын ялгыйк. “лагерьы” булып чыга, һәм мин аны шулай дип әйтәм. әмма болай итеп язмыйлар, бу сәер. алай итеп язмыйлар, чөнки урыс телендә андый очракларда “й лаштыручы” сузык аваз хәрефен язалар: “лагерьу” урынына “лагерю”, “лагерьа” урынына “лагеря”, татар телендә дә урыс теленнән кергән сүзләрдә ул шулай языла.

2018-сентябрь-11:

мин бер әйбер аңладым әле: ьы белән йы урынына татар телендә е хәрефе кулланыла бугай: лагерьы – лагере була. ләкин аны лагерьы дип укырга кирәк булып чыга. ләкин күп кеше моны белмидер. лагере не, мәгънәсен аңламыйча укыганда, лагере дип укыйсы килеп тора, чөнки лагерьы дип укыйсы дигән кагыйдә өйрәтмәделәр бугай. ләкин чынлыкта лагере дип язалар, әмма лагерьы дип сөйләшәләр. кайбер белмәүче кешеләр лагере дип тә сөйләшәдер. әмма мин андый сүзләрнең калын сүз икәнен беләм һәм аларга калын кушымча ялгыйм, һәм калын кушымча ялганырга тиеш икәнен беләм. һәм калын кушымча ялгана да, аңа дәлил булып лагеренда дигән язылыш тора. андый язылышлар кулланылышта бар. лагерендә дип язучылар һәм сөйләшүчеләр да булгандыр, әмма анысы – хата.

е хәрефенең кулланылышына башка мисаллар моңа дәлил булып тора. “радие” – шулай дип язалар бит, “радийы” дип язмыйлар бит. ә укылышы “радийы”. әмма монысы й дан соң. сүз уңаеннан, ел сүзе дә йыл дип укыла. гомумән, я хәрефе дә йа дип тә укыла, йә дип тә укыла, ю хәрефе дә йу дип тә укыла, йү дип тә укыла, контекстка карап. е да шулар шикелле бит. йы дип тә укыла, йэ дип тә укыла. әмма урысча йомшак тартыктан соң татар телендә а, у авазлары кулланылмый, чөнки а кушымчасы юк, у кушымчасы фигыль нигезенә ялгана, әмма русча йомшак тартык белән беткән фигыль нигезләре юк. ә менә ы кушымчасы шундый тартыктан соң кулланылырга мөмкин.

2019-01-24 :
Ӹӹ хәрефен кулланырга була.
лагерьу, лагерьа дип язу ярамый, чөнки ь урынында аерып, кистереп укыла. сеньор дигән сүз бөтенләй дә сеньёр дип укыла.

кукьмара

белмәсәгез, белегез: кукмара ул [къукъмара] түгел, ә [кукмара]. күп кеше аны белми дә. һәм анысы төп сүзем түгел әле, төп сүзем бу: мин википедиядә “пакьстан” сүзе турында бәхәсләшкәндә бер ачыш ясадым әле: “пакь” сүзе шулай нечкәлек билгесе белән язылгач, “кукмара” да шуның шикелле “кукьмара” дип язылырга тиеш бугай бит! урыс теленнән кергән сүзләр алай язылмый: “бак” – аның кагыйдәсе бар, урыс теленнән кергән сүзләр урыс телендәгечә языла дигән, әмма “кукмара” сүзе урыс теленнән керсә дә, татарчалашкан, һәм, аның урыс теле арткылы кермичә, удмурт теле арткылы йәки мари теленнән кергән булу ихтималы да бар.

э кушымчасын язу кагыйдәсе булмаган көенчә ничек моңарчы математика укыганнар?!

вк да бер группада язганымны копиялим:

сезгә сәләм. бу группада бәхәстә “татарча математика уку җайсыз” дип әйтү булды бугай. мин моның бер сәбәбен таптым. тартым кушымчасын, ягъни, ы-э не, цифрга ялгап язуның кагыйдәсе татар теле дәреслекләрендә юк, шуңа күрә, моны татарча язучы борчыла! ул моның турында разбираться итми, оныта, әмма бу аның хәтерендә уңайсызлык булып кала. ягъни, “10 кешенең 8е” кебек җөмләдәге “8е”не ничек итеп дөрес язасы икәне билгеле түгел, кагыйдәсе юк! мин уйлыйм, тәкъдим итәм: йә “8е” дип язасы, йә “8 э” дип язасы!

шулай ук, күп вакытта күрергә була : “8 енче” дип язалар – бу дөрес түгел. кагыйдә буенча, дәреслек буенча “8 нче” дип язылырга тиеш.
ә әгәр инде сез “э” авазын язырга телисез икән, мин сезгә тәкъдим, киңәш итәм: “8енче” дип языгыз, йәки “8 энче” дип языгыз, йәки “8-энче” дип языгыз. ягъни, аерып “енче” дип язу – дөрес түгел, чөнки [йэнчэ] дип укылырга тиеш.

болар турында мин википедия бәхәслегендә дә язган идем.