Category Archives: tatarca_bloglar_tariho

тагын бер блог ачып җибәрәм

тагын бер блог ачып җибәрәм. кызыклар.блогы.рф . минем татарча блогспотта блог бар иде, әмма мин анда язмыйм инде, ул иске блог, ә монысы башка темага блог була, алла бирса, язырмын бу блогка да, ул блогка да, тагын минем урысча бер һәм инглизчә бер блог бар һәм урысча һәм инглизчә иске, хәзер язмый торган блоглар бар.

тагын бер татарча блог

тагын бер татарча блог: Алма бөртеге язмалары. минем бу блогтагы күчкеләргә дә өстәдем.
“алма бөртеге” элек “аралаш ру” да блог язган: http://aralash.ru/blogs/17/53/blog15.html , анда “оригами” буенча 5 язымта бар икән.

“блоглык” ачып җибәрәм

сәләм сезгә!
“блоглык” ачып җибәрәм. ягъни блог ясау мөмкинлеге. әлегә бушлай һәм рекламасыз 🙂 .
килегез, үзегезгә блог йә сайт ачып җибәрегез: http://блогы.рф/ . теркәлгәндә блогыгыз исемен кириллица белән язырга онытмагыз 🙂 .
теркәлүчеләр өчен бу “блоглык”ның төп блогында күрсәтмәләр яздым: http://блогы.рф/2011/02/09/хәзер-ачып-җибәрергә-уйлыйм/ .

менә мин үзем сынап карар өчен мондый блог теркәдем, сезнең дә блог шундый була ала: http://сынапкарау.блогы.рф/ (бу сылтама яңа биттә ачыла).

менә хәзер алла бирса шушы язмам белән бу “блоглык”ны ачып җибәрәм, аннары белем форумында, матбугат ру коймасында, мәктәп, укытучы сайтлары кунак китапларында, форумнарында әйтермен, алла бирса.

татар телендәге блоглар тарихы язам ич әле мин, тарих өчен, yeshler.ru дигән бер “блоглык” бар инде. бу мин ясаганының өстенлекләре: кириллица адрес, вордпресс мөмкинлекләре. yeshler.ru ның мин күргән бер кимчелеге: мин анда керә алмыйм, сер сүзне яңарта алмыйм, башка кешеләрнең дә хәзер шул ук проблема бугай, чөнки яңа язмалар соңгы арада анда юк, әмма ул вакытлы хата, алла бирса. “блогы.рф”ның бер кимчелеге – “яшьләр”дәге шикелле төп биттә берничә блог язмалары аралаштырып күрсәтелүе юк, әмма аны категорияләр йә плугин ярдәмендә көйләп буладыр, ләкин мин аны көйләргә җыенмыйм әле.

тагын ике татарча блог

тагын ике татарча блогка сылтама өстәдем.
http://sombel.ru/ – Сөмбел Гаффарова
http://shomrt.co.cc/ – Эльвира Фатыйхова

shomrt.co.cc – яңа сайт әмма анда иске даталар белән элек чыккан язмалар күрсәтелгән.
sombel.ru турында язган идем инде, хәзер ул вордпресска күчкән бугай, комментарий да язып була башлаган.