кызык име: бер машинаны 5 кеше кулланырга мөмкин, 10 кеше кулланырга мөмкин, берсе берсенә сатып по цепочке, икенче очракта хөкүмәт күбрәк налог алырга тиеш булып чыга ?
Category Archives: сораулар
Коръәндәге 86:7 аяте һәм фән
Минем Ислам диненә ышануым кимеп китте әле. Минем Исламга ышануым Коръән китабының хатасыз булуына, шул исәптән фәнгә туры килүенә һәм шуңа өстәп, анда Мөхәммәд пәйгамбәр заманында кешеләр белмәгән фәнни әйберләр язылган булуына нигезләнгән. Хәзер – кичә мин бер аятькә яңадан игътибар иттем: 86 нчы сүрәдә. Башта ул урынның татарча Ногъмани тәфсирен күрсәтим:
4. Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр.
5. Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды?
6. Халык кылынды ятакка коелган судан.
7. Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан.
8. Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер.
( http://kitap.net.ru/sura/86.php сайтыннан )
Монда 7 нче аять сүзен-сүзгә тәрҗемә ителмәгән. Чынлыкта анда “умыртка һәм кабырга арасыннан” дигән. Сүз уңаеннан, бу тәрҗемәдәге 6нчы аятьтәге “ятакка” дигән сүз чынлыкта Коръәндә юк.
Хәзер бу урынның гарәпчәсен күрсәтәм:
إِن كُلُّ نَفْسٍ لَّمَّا عَلَيْهَا حَافِظٌ
فَلْيَنظُرِ الْإِنسَانُ مِمَّ خُلِقَ
خُلِقَ مِن مَّاءٍ دَافِقٍ
يَخْرُجُ مِن بَيْنِ الصُّلْبِ وَالتَّرَائِبِ
إِنَّهُ عَلَى رَجْعِهِ لَقَادِرٌ
( http://www.crimean.org/islam/koran/arabic/86/7 сайтыннан )
Хәзерге фән буенча ничек кеше умыртка белән кабырга арасыннан чыккан судан яки сыеклыктан ясалган? Кабырга бит ул югарыда, аның белән умыртканың арасы да югары була. Аннары кабырганың алгы ягының иң астыннан умыртканың иң астына “диагональ” итеп сызык сузып, шул сызыктан өстәрәк урынны да умыртка белән кабырга арасы диеп санарга мөмкин. Хатын-кызның күкәй күзәнәкләре шулай югарыда урнашкан булырга мөмкин. Ярар, менә бит бер соравыма үзем дә җавап таптым. Өлешчә булса да туры килгәч, бу аятьне дөрес диеп санап була инде. Фикеремне дәвам итәм. Ә ир кешенең күкәй күзәнәкләре әллә кайдагы астагы күкәйләрдән чыга бит? Коръәндә су турында әйтелә, ә сыеклыгы да аста ясала, “простата” бизендә, минем белүемчә.
Бер Гуглның кеше тән төзелеше картасы сайтына кереп чыгасым бар әле, әллә ничә ел инде линукста утырам, ул карта чыкканда линукста идем инде, шуңа күрә бер дә кереп караганым юк әле.
март-29 8:51 : мәкаләнең исемен үзгәртәм. элекке исеме “Кызганыч, иманым кимеп китте әле”, адресы “qozganoc-imanom-kimip-kitti-ali”.
мунча пиче эченә йылга комы салып буламы
мунча пичендәге ташлар арасына йылга комы салу яхшымы икән? мин уйлыйм, ул ташлар белән мунча стенасы арасындагы контактны яхшыртыр иде. кирпеч мунча һәм ташлар күз алына киләдер, әмма бу фикер миңа безнең хәзерге мунча пичен күргәч килде, ул тимер (корычтыр) стеналы (торбадан ясалган), эчендә таш урынына янган кирпечләр. миң аның ташлары яхшы җылынмый кебек тоелды.
элек бездәге кечкенә елгаларга диңгез балыгы күп менгәнме?
балык һәм тарих белгечләренә сорау.
куйбышев сусаклагычын һәм башка сусаклагычларны төзегәнче каспий диңгезеннән кай бер төр балыклар күкәй салырга идел буйлап менеп китеп вак елгаларга хәтле менеп күкәй салган диеп әйтәләр.
мин балыкчылар белән күп аралашмадым, балык турында китап укымадым, бәлки сәбәбе шул гынадыр, әмма бер соравым бар:
нишләп соң “менә без кечкенә чакта безнең авыл янындагы елгадан диңгездән күтәрелгән балыкларны тотып икрасын ашыйдыр идек” диеп сөйләмейләр? ул сусаклагычлар бит әле 1950енче йыл тирәсендә генә төзелгән, шулай итеп минем әтинең әтисе, бабасы заманнарында андый балыклар күтәрелгән булса, аның турында сөйләрләр иде бәлки минем әтигә, һәм шундый нәрсә турында мәгълүмат гәҗиттә бер олы кеше үзенең яшь чагы турында сөйләгәндә булыр иде.
минем моңа берничә аңлатма бар: берсе бу: ул балыклар андый ук вак елгаларга менеп җитмәгән, чөнки каспий бит бик зур түгел, ә безнең елгалар аннан бик ерак, һәм ул балыкларның кайберсе шактый зур.
зур булуына бер мисал һәм сорауга җавап һәм хикәя: менә әле бу сорауны әтидән сорагач ул әйтте, әле генә, шушы елларда, вятка елгасында зур, авыр “белуга” балыгы тотканнар, эченнән кара икра чыккан. андый балык бик кечкенә елгаларга менә алмыйдыр да хәтта.
һәм тагы бер хикәяне бер җизнием сөйләде, ул кечкенә чагында, 80енче ел тирәсе буладыр, бөр елгасыннан бер >май-9 19:00 : кызыл < балык тоткан, эченнән икра чыккан, мин аңа әйттем, ул бит сусаклагычлар аркылы үтеп шунда хәтле күтәрелгән балык! диеп.
шулай итеп, ул балыклар сусаклагычлар төзегәннән соң да күтәрелүдән бөтенләй үк туктамаган, мин уйлыйм, алар шлюз аша үтәләрдер. һәм бәлки кай бер кешеләр күтәреп тә менгезәләрдер. анда махсус балык күтәргеч юкмы икән соң дигән сорау туса кемнеңдер – юк, мин аның турында укыдым, кайбер сусаклагычларда бар ди, “куйбышев”та юк.
тагын бер аз башка төрле аңлатма: шулай итеп, элек тә алар безнең якларга бик күпләп менмәгән булсалар, хәзер дә берән-сәрән генә менгәләсәләр, шуңа күрә аны бик сөйләүче дә юк.
башка аңлатмалар: ул балыклар турында сөйләргә ничектер оялалар, мөһим булмаган нәрсә диеп уйлыйлар, яки балыкчылар арасында, балыкчы әдәбиятында гына андый мәгълүмат бар.
“ахрысы” сүзе, мәгънәсе белән, ничек килеп чыккан?
“ахрысы” сүзе, мәгънәсе белән, ничек килеп чыккан? “ахыр”дан мы? алай булса мәгънәсе ничек килеп чыга соң “ахыр”дан?