Category Archives: psi_programmaso_qullanow

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. Беренче 4 өлешкә күчке, ягъни бу “эчтәлек”.

Мин моны “Яшьләр.ру” да яза башладым, үз блогымда да шушындыйны языйм әле:

XMPP чатларга керә торган Psi программасын куллану.

Сәләм.
Мин бу блогта Пси программасын куллану турында рәсемле инструкция яздым.
Бу инструкция 4 өлештән тора:
1. Псины интернеттан алу.
2. Псины урнаштыру һәм синне XMPP системасында кулланучы итеп теркәү (әле теркәлмәгән булсагыз файдалы).
3. Күп кешеле сөйләшүгә керү.
4. “Контакт”-бәйләнеш өстәү.

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. 4енче өлеш: бәйләнеш өстәү.

Сәләм. “Пси урнаштыру, кулланучы теркәү” дигән теземнең 4енчесен язырмын хәзер. 1енчесе – интернеттан алу турында иде, 2енчесе – урнаштыру һәм кулланучы теркәү, 3енчесе – күп кешеле сөйләшүгә керү. Хәзер “контакт” өстәү турында язырмын. “Контакт” ул джаббер челтәрендәге үзенең торышын, хәзерге хәлен сиңа күрсәтеп тора торган кулланучы адресын аңлата. Торышы, хәзерге хәле дигәнем – “сөйләшеп була”, “сүндерелгән”, “китеп торам” кебек хәлне аңлата. Контакт булып торган адрес белән язышып та була.
Контакт йагъни бәйләнеш өстәр өчен “Пси”ның төп сайлагында “Общее”да “Добавить контакт”ка басасы:
псиның төп сайлагы
Мондай тәрәзә чыгыр:
бәйләнеш өстәү
“Jabber ID:” дигән төшкә сез өстәргә теләгән адресны йазасы да “Добавить”ка басасы. Бу төштә “Добавлен контакт …” дигән хәбәрнең “OK” кнопкасына басасы. Менә болай ул сезнең бәйләнеш исемлегендә урнаша, әмма аның белән хәзер үк сөйләшеп булмай, һәм тоташканмы икәнен белеп булмай:
исемлектә яңа адрес
Әмма сез шушыны өстәүгә, ул кешегә аның рөхсәтен сорау китә. Continue reading

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. 3енче өлеш: күп кулланучылы сөйләшүгә керү

Сәләм. “Пси”ны интернеттан алып кую белән аны урнаштыру һәм кулланучы теркәү турындагы язымталарымны укыдыгызмы әле. Шуларның дәвамын язам.
Кайсы төштә калдым: яңа, беренче кулланучы теркәгәч, сервердан “рәхим итегез” дигән хат килде.
Хәзер чат ягъни күп кешеле сөйләшү бүлмәсенә керергә өйрәтәм.
Дҗаббер чатны “конференция” диеп тә атайлар. “Чат”ны инглизчә “күп кулланучылы чат” диеп тә әйтәләр, чөнки инглизчә “чат” сүзе ул 2 кулланучылы сөйләшүне дә аңлата ала.
Хәзер күп кешеле сөйләшү бүлмәсенә керергә өйрәтәм. “Пси” программасының төп тәрәзәсендәге төп сайлакта “Общее” дигәнгә кереп аннан чыккан сайлакта “Войти в конференцию” дигәнгә керәсе:
төп сайлак
Менә мондай тәрәзә чыга:
күп кулланучылы сөйләшүгә керү
Анда менә шушы рәсемдә күрсәтелгәнчә язасы, Кукмара районы чатына керер өчен, ягъни, “Сервер:” турысына “conference.kukmara.ru” диеп язасы. Куштырнаксыз. “Комната:” турысына: “кукмара_районы”. “Ник:” турысына бер исем языгыз, чаттагы башка кешеләр сезнең шул исемегезне күрә. Мин “Динар” диеп яздым. Кайбер бүлмәдә, көйләнүенә карап, синең “q-dinar@kukmara.ru/Psi” рәвешендәге адресыңны дә белергә мөмкиннәр, ә кайбер бүлмәдәгеләр аны белә алмай, “Динар” дигәнне генә күрә. Бер ничә бүлмәдә бер юлы төрлесендә төрле исем белән “утыр”ып була.
Шушыларны язгач “Войти” дигәнгә басасы.
Чат ачылып китә.
Ул бүлмәдәге иң ахыргы бер бит тирәсе сөйләшү күренә, ул сөйләшүдәге кешеләр инде бүлмәдән чыгып киткән булырга мөмкин. Хәзерге, ягъни сез килеп кергән вакытта, бүлмәдә утырган кешеләр исемлеге уң яктагы баганада. :
күп кулланучылы сөйләшү
Шушында мон язымтамны тәмамлайм, мон “Пси” турындагы киләсе язымтамда “контакт” ничек өстәйсе икәнен язырмын, Алла бирса.

Июль-19 15:46 :
Менә бәйләнеш йагъни контакт ничек өстәйсе икәнене йаздым: 4енче өлеш: бәйләнеш өстәү.
Һәм менә мон йазымтада күрсәтелгәнчә синнең күп кешеле сөйләшүгә кереп чыгуың башка кешегә ничек күренгәнен күрсәтәм:
чатка кереп чыгу

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. 2енче өлеш: урнаштыру үзе белән кулланучы теркәү үзе

1енче өлеш: интернеттан алу, интернет куллану дәресе.не укыдыгызмы әле? шуның дәвамын язам.
нәрсәдә калдым әле…
Интернеттан 3 файл качать итеп алып куйылган булуы кирәк, бер савытка. 1 төп куйгыч һәм урысчалаштыру өчен 2 файл. Күренеше.
( Ул савытта 1 төп куйгычы гына булса, ягъни янында тагы 1 йә 2 урысчалаштыргычы булмаса, куйыла, соңрак ничек урысчалаштырасы икәне сайтында язылган, менә бу биттә: psi-im.org/download/lang/ru. [Менә хәзерге] Күренеше. )
Ул 3 файлның төп куйгычына 2 катлы чиртәсе, җибәрер өчен, операцион система ул программаны эшләтергә гадәттә рөхсәт сорый, аны “OK” кебек “Ярар” мәгънәле кнопкага басып рөхсәт итегез. (Төп куйгычы “.zip” файл булса, башта архивтан чыгарып куясы, аннары шул чыккан файллар арасыннан берсен эшләтеп җибәрәсе, шушыннан артыгын хәзер аңлатып тормыйм. Куйгыч “.exe” файл булган очракны сөйлим. ) Бу куйгыч программа эшләп киткәч, менә болай тел сайларга сорый, “OK”га басыгыз (урыс теле инде сайланган булса):
Тел сайлау
Аннары чыккан тәрзәдә “Далее”га басыгыз.
Аннары чыккан тәрзәдә, мондагы килешүгә риза булсагыз, “Принимаю”га басыгыз, әмма ул инглизчә язылган, бу бер аз өстәмә килешү белән {киң билгеле 2енче версия “GNU GPL” рөхсәтнамәсе}.
Аннары мондый бит-тәрәзә чыга, тагын “Далее”га басасы:
Программа куйгандагы көйләү
Бу төштәге көйләнешләрне аңлатып тормыйм хәзер, шулай калса да була.
Аннары “Установить”ка басасы, әмма, сезнең анда тәкъдим ителгән урында буш урын аз калган булса, беренче хәрефен алыштырыгыз, мәсьәлән, C ны D га алыштырыгыз, аннары “Установить”ка басыгыз.
Аннары урнаштыра, ярты минут тирәсе көтәсе:
Урнаштыру
Аннары “Готово”га басасы, әмма аңа басканчы “Показать файл Readme”ның “галочка”сын бетерәсе. “Запустить Psi 0.14” дигәнен мин куелган көе калдырдым.
Psi ны беренче куеп җибәргәч
“Оповещение системы безопасности Windows … ” дигән тәрәздә мин “Разблокировать”ка бастым. Continue reading

psi урнаштыру, кулланучы теркәү. 1енче өлеш: интернеттан алу, интернет куллану дәресе.

Psi (Ψ , Пси) программасы урнаштыру, яңа кулланучы теркәү. Бу программа – xmpp-jabber системасында сөйләшү өчен.
Башта ничек моны рәсми сайтыннан “качать” итеп (копияләп) алырга икәнен күрсәтәм. Браузерда адрес яза торган урын бар:
Адрес яза торган урын
Шул адресны бетереп, “Пси” программасы сайты адресын язасы.
psi-im.org
диеп языгыз. Бу адресның чын рәсми сайтныкы икәнендә шикләнсәгез, “Википедия”ны карагыз: Psi (урысча), Psi (instant messaging client).
Язгач, “Enter” клавишасына басасы. Сайт ачыла, менә күренеше:
"Пси" программасы сайты psi-im.org
Монда “downloads” дигән язуга чиртегез (“качать” итеп аласы файллар дигән сүз). Continue reading