сәләм.
миннең мон “cms”та хәтта һәр бер мәкалә башы – айырым файл исеменә ийә, һәм аны үзгәртмәй, төп биткә шул файллар “javascript” буларак йә исә “iframe” еченгә тоташтырылып җыйылалар. хәзерге замандагы “попульар” “кыымыс”ларда улдай нәрсә йук әле. мәсьәлән зур бер биттә мәкаләләр тезелгән, уллар мәкалә өстәлгән сайын астка төшеп бара, һәм бу мәкаләләр бер файлга берсе артлы берсе йазылган, астка төшеп җиткәннәре икенче биткә чыгып бара. “wordpress”(менә мон йазманы үзене дә шул скрипт белән йазам), “drupal”, “joomla” кебек җыйын скриптларда да, йаңалык сайтларында да шуллай. сирәк кенә һәр йазманы айырым килдерә торгандыр “веб 2”-“ajax” сайтлар очрай, мәсьәлән, “gmail.com” , “yahoo” почтасы, “elance.com”, “google reader”. әмма ул сайтларны браузер белән “дисык”ка саклатып булмай, ә мин мон сайтымны дискка сакланырлык итеп йасадым. җыйын форумнар (“phpbb”, “ipb”, “vbulletin”, “smf”, “punbb”, “vanilla”, “bbpress”, җыйынысы) шуллай ук бер үк әйберне әрәмгә әллә ничә мәртәбә җибәрә. мин йасаган бу сайтта һәр мәкалә айырым йөрей, биттә теләсә-кайсы урында урнаштырылырга мөмкин, кичә алгы биттән инде йугалган йазманы бүген тагын алгы биткә тоташтырыга була, һәм браузер кэшында калган булса ул челтәр буйлап икенче кабат җибәрелмәй, һәм шуллай ук өсттә торган йазма иң өсткә йаңа йазма өстәлгәнлектән асткарак күчсә дә, бу бит тулысынча йаңартылмай, бары тик мәкаләләр тәртибене билгеләүче кечкенә зурлык-авырлыклы бит кенә йаңара һәм миннең бу “кыымыс”та хәтта елекке торышы да йугалмай, әрәм булмай, ул елекке чыгарылыш булып кала! менә шундай “економный” сайт.
мин бу сайтым турында белем ру форумы белән балтаси ру форумында игълан иттем бүген. беренче мәртәбә тышка кичә чыгардым. мон сайтта “айакс” кулланыла, әмма йаваскриптсыз да ешләй. комментарийлар да шулай ук унар комментарий булып битләргә җыйылып кэшлана. балтаси ру форумында(“punbb”) http://forum.baltasi.ru/viewtopic.php?pid=9135#p9135 да мин әйттем:
(Бүген 02:28:07 qdb)
сәләм.
http://kukmara.ru/? адресы буйынча сайтны ачып җибәрдем. мин йасадым. хәзер улда йаңалыклар, форумдагы соңгы сөйләшүләр күренә. йазмаларны кыскача һәм тулысынча укып була, календарь кебек әйбер бар, мон сайтта “чыгарылыш” дигән нәрсә бар, ул көнгә бер ничә була ала. чыгарылышларның татарчасы һәм урысчасы бар, йазмалары туры килеп бетмәскә дә мөмкин. йазмаларга комментарий йазып була, форумда теркәлгән исем белән дә йазып була.. улыны бер аз төзәтергә кирәк икән әле.. сайт төзелеше буйынча үзенчәлекле. кэшлануга көйләнгән. һәр бер йазма, һәм кыскачасы да “клийент” йагында айырым кэшлана ала, комментарий битләре дә, һәр биттә 10 комментарий.
Өстәлгәнче үткән вакыт: 7 минут 36 секунд:
дизайн(бизәлеш)ене елекке чыгарылышларныкы елеккечә кала торган итеп ясадым.
( http://forum.belem.ru/index.php?showtop … amp;p=2991 да да бу игъланны йаздым. )
(Бүген 07:58:29 qdb)
тагын бу сайтта “ajax” бар, һәм һәр бер битнең үз адресы һәм үз тәрәз исеме һәм үз файл исеме бар.. әмма файл исемнәрене бөтенесене барлап төзәтеп чыгырга кирәк икән әле, хәзер бөтенесе дә йуктыр. комментарий битләренең дә үз адреслары бар. бизәлеш-дизайны әлегә бик гади, бер рәсем дә йук, мондай стиль “веб 2” дип аталадыр бәлки.. “ajax” белән комментарийлар ачыла һәм “календарь” битләре ачыла. әмма мон сайт “айакс”сыз да, “йаваскрипт”сыз да ешләй.
“белем ру” форумы – “ipb”.
мон мин әле генә бер әйберне әллә ничә мәртәбә җибәрә дип сүккән “кмс”лы йаңалыклар-йазмалар сайтына мисал – “matbugat.ru”, ул һәр ачкан сайын йаңабаштан килә, комментарий йазганда озын-озын мәкалә белән озын-озын комментарийлар тезмәсе йаңабаштан килә. мон хәл татар сайтларында гына түгел. һәм мон “матбугат ру” да гел кеше аралашып, комментарий йазып тора, алай булмаса йарар иде әле ул, мәсьәлән, “белем ру”(“drupal”) га әллә нигә бер генә керәм мин, йә зур йаңалык порталлары була, һәр кеше сирәк кенә керә торган. мондый сайтларга альтернатива – “сан”лап чыга торган сайтлар, мәсьәлән, “татйаш ру”, “кайефничек ру”. “безнен ру” да саны йаңарганда алгы бите тулысынча йаңара, әмма улның сайты ул хәлнең кэшлау мөмкинлегене кулланмай, елеккерәк йазмалар 2енче, өченче бит дигән күчкеләр булып астка өстәлеп бара, шунга күрә йаңа сан чыкканда барча елекке битләрнең тәртип саннары һәм шунга күрә ул битләрдәге күчкеләр дә үзгәрә, йагъни барлык битләр үзгәрә, үзгәргәч йаңадан җибәрелә инде, кэшланмай.
мин йасаган мон “cms” “татйаш ру” дагыга охшаган бер аз. әмма монда улдагы шикелле дөрес ешләмәй торган урыннары йук. уллар турында бер йазырмын әле алла бирса. һәм татар сайтлары һәм татар форумнары турында, татар блоглары турында. һәм “татйаш ру” – “самодельный” сайтка охшаган, миннеңке дә шуллай, улларныңкында үз езләгече бар, мин дә езләгеч йасадым, “индексатсийә”се бар, алла бирса езләү “функтсийә”сене дә йасармын. “татайаш ру”дан йахшырак йагы – миннеңкендә һәр битнең үз тәрәз исеме һәм файл исеме бар, тәрәз исеме белән сакламаучы браузерлар өчен файл исемнәрене йасап беттермәгән әле. “татайаш ру” (“tatyash.ru”) да сайтлары “фрэйм” ечендә, шунга күрә тәрәз исеме бер үк тора. күп атлы “фрэйм” ечендә булганга, бәлки йүри шулай йасаганнардыр, улларның сайтлары езләвечләрдә “индексатсийәлә”нмәгән, иде, тикшерермен әле тагы бер конкрет(тәгайен), алла бирса. миннең сайтның улларныкындан начаррак йагы – әлегә рубрикалар йук, әмма мин “темалар” дим “тэг”лар йасамакчы булам. “татйаш ру” да “get.php” дигән рәсем чыгара торган бер скриптлары дөрес ешләмәй, рәсемнәрне бөтенләй кэшламай.
“матбугат ру” белән “балтаси ру” сайтларында йазмаларның үз тәрәз исемләре йук, хуҗаларына әйттем инде. “татйаш ру”га керүгә үк “интернет експлорер” белән генә ешләве турында хәбәр чыга, һәм чынлап та улның комментарий йазгычы ешләмәде бер көн, “инт. експл.” белән сынап карадыммы икәнене хәтерләмәйм, битләрене алыштырыу да дөрес ешләмәде, “гльук”лады.
16:55 : миннең сайтта йазмаларның ничә тапкыр ачылганы саналып бара. һәм форумнардан мондый нәрсә беләм: барча форумнарда да тулысынча сөйләшеүнең барча битләренең гомуми ачылыу санын гына белеп була, ә мин мон “кмс”та һәр комментарийның ачылыу саны саналып бара торган иттем.
18:20 : “белем ру” форумында йаздым инде:
дизайн-бизәлешене елекке чыгарылышларныңкы елеккечә кала торган итеп ясадым.