Category Archives: тел-сүз

мәктәп-институтлардагы татар теле грамматикасы дөрес түгел

мин прокурорга кереп {нишләп 2017-нче елда татар теле дәресләрен бетерергә дип таләп куйдыгыз?} дип әйтергә уйладым. шулай ук, быел домен теркәгәндә мошенниклыкка юлыктым, шуның турында сорамакчы булам, кая язарга аны, кукмара районы прокуратурасынамы, әллә гомумрәсәй генпрокуратура сайтынамы дип. прокурорга керергә язылдым. язылгач, кичен уйлап яттым. бу сөйләшүдә татар теле дәресләре турында үзем прокурор урынында нәрсә дип җавап бирергә мөмкинлегемне уйладым.

элек үк белгән-уйлаган бер әйбер искә төште. татар теле дәресләре минем иң яратмаган дәресләр арасында иде. (башка иң яратмаганнары: ритмика (бию), рус әдәбияты). татар теле дәресләре турында башка укучылар да мин уйлаган шикелле уйлый булырга тиеш. (бу альтернатив, шәхси дәресләргә дә кагыла, әмма мин аларның барысын да белеп бетермим, төгәл барысы да шулай дип әйтә алмыйм). менә ул нинди уйлар:

бу грамматика тулысынча, гомумән, төптән алып дөрес ясалмаган. нәрсәсе хата: җөмләне сүзләргә бүлгәндә сүзләрнең кушып яки аерып яки сызык аша язылышына туры китереп сүзләргә бүлгәннәр, аннары һәр сүзнең эчке төзелеше тикшерелә, ул морфология дип атала, һәм шушы сүзләрнең берсенең берсенә бәйләнеше тикшерелә, анысы синтаксис дип атала. (якынча әйткәндә мәктәптә 10 ел буе шушы морфология белән синтаксис өйрәнелә). әмма монда бер мөһим әйбер онытылып калдырылган шул. хата да шунда инде… ул мөһим әйбер – һәр әйбер фәнни яктан нигезләнгән булырга тиеш. мисал өчен, физикада электрон турында болай гына, ниндидер традициягә нигезләнеп кенә язмыйлардыр, электронның барлыгы дәлилләнгәндер. әмма җөмләнең сүзләргә нәкъ менә шушылай бүленеше фәнни яктан нигезләнмәгән, дәлилләнмәгән. Continue reading

берничә сүзнең килеп чыгышы турында фаразлар

изән – мин уйлыйдыр идем, из + гән дер дип.

урман сүзе өчен бер төзелеш таптым әле: “урмаган” нан килеп чыккандыр (ур+ма+ган).

ялган сүзе өчен таптым: “ялгаган” – ягъни, ялганлау ул берсенә берсе туры килмәгән әйберләрне ялгау.

әмма рифкать әхмәтьяновның 2001 нче елда чыккан кысчкача этимологик сүзлеген карасам, бу сүзләргә башка килеп чыгыш бирелгән:

татар диалектында “изән” варианты булуы билгеле түгел микән әллә авторга? диалектлар сүзлегендә бар микән ул? – белмим.

әмма “древнетюркский словарь”да “ора”, “ура” дигән андый сүзләр юк. ә “орман” анда бар, “орам” да бар, “ор” белән “ур” фигыльләре дә бар. “үр” “исем” (фигыль түгел) сүзенә туры килгән сүз дә анда юк.

“древнетюркский словарь”да “яңыл” фигыле бар, мәгънәсе ялгышу, гөнаһ кылу, “ялган” сүзе дә бар.

“при” тәрҗемәсе буларак “каршындагы” бик үк әйбәт тәрҗемә түгел

“каршындагы” сүзе “карыш” фигыленнән килеп чыккандыр. карыш + ык = карышык -> каршы. шулай булгач, ул “карышучы” булып чыга. “при” төрле һәм бер оешманың икенче оешма булышуына сыенып яшәвен аңлату өчен кулланыла. шулай булгач, ул сыенучы оешма ул ярдәм итүче оешмага карышучы дип аталырга тиеш түгел. нишләп соң баштан ук “янындагы” сүзен генә кулланмаганнар икән.

“туң җир” термины дөрес түгелдер

бу терминны совет заманында мәктәп дәреслекләрен тәрҗемә иткәндә генә уйлап чыгарганнардыр дип уйлыйм. ягъни, аңарчы реаль халык телендә, диалектларда булмагандыр. татар телендә “туң-” фигыле бар инде. күрүемчә, татар телендә фигыль гадәттә кушымчасыз гына исемгә әйләнми. бу “туң” – ясалма рәвештә ниндидер кешеләр уйлап чыгарган термин булырга тиеш. “туң” сыйфат-исеме урынына “туңык” яки “туңган” булырга тиеш. фев19: “туң май” дигән сүз булуы минем бу фикернең дөрес булмавын дәлилли, яки, “туң май” сүзе үзе дә яңа чыккан сүз.

июнь-26 : бу сүз инде әллә кайчан булган икән, ул “древнетюркский словарь” китабында бар:

исем “туң” мәхмүт кашгарый сүзлегендә булган, ул 1024-1074 нче елларда язылган ди, һәм угыз каган турындагы легендада булган ди, 13 нче гасырда язылган ди. ә фигыль “туң” “ирк бетек” дигән сынамышлар җыелмасында кулланылган ди, язылган елы билгеле түгелдер. менә “древнетюркский словарь”дагы шушы өч чыганакка сылтама:
Continue reading

сүзлекләрдә кушымчалар күрсәтелергә тиеш!

нәрсә соң ул сүзлек?! тексттагы лексик берәмлекләрнең аңлатмалары. нәрсә соң ул лексик берәмлек? ул – үзенең мәгънәсе һәм тышкы формасы булган бер әйбер. кушымчаларның да мәгънәсе һәм формасы бар бит. аларны сүзлеккә кертмәскә сәбәп юк. татар телендә аларның формасы бераз үзгәрә, әмма шулай төрле формадагы “тамыр”лар да бар бит.

сүзлекләрдә татар телендәге фигыльнең нигезе күрсәтелергә тиеш!

нәрсә соң ул сүзлек?! тексттагы лексик берәмлекләрнең аңлатмалары. ни өчен урыс телендә фигыльнең инфинитив формасын алалар? чөнки, нигез формасын алсалар, ул кешегә сәер булып тоелачак, чөнки аның нигезе үзе генә урыс телендә кулланылмаска мөмкин. мисал өчен: идти – нигезе ид – кулланылмый, грести – грес – кулланылмый, прыгнут – прыгн – кулланылмый, шуның өстенә, һәр фигыльнең урыс телендә 2-3 төрле нигезе була икән. татар телендә бу проблема юк бит, чөнки нигез – боерык формасы, шуңа күрә нигезне куллану да җитә, һәм нигезне куллану кирәк тә, чөнки “инфинитив” формасында, хәзерге орфографиядә, фигыльнең ахыргы өлеше аңлашылмаска мөмкин.

кушамат сүзе дөрес түгел

татар телендә сүзләр алай ясалмый! ничек бу сүз кулланылышка кереп киткән икән?! административ ысул белән ягъни гәҗитләр аша микән?

кушам ат – хикәя фигыль белән тәмамлык. андый нәрсә татар телендә исемгә әйләнми. кушкан ат булса дөрес булыр иде.

мин моның турында язган идем инде:

элек шулай кочлэп тагылган сузлэрне эйтим эле, ачуны чыгара торган:
кушамат -чонки кушам-1нче зат хэзерге заман хикэя фигыл, торки теллэрдэ суз олай тозолоргэ тийеш тугел, миннен анлавымча. кушымча белэн тийеш:
мэсэлэн: кушым ат, тагы да доросрэге кушык ат.

фамилияләрне татарчалаштыру

татар телендә аергыч аерылмыштан алда килә. фамилияләр – чыгарма. моны төзәтер өчен, урысча фамилияләрне татарчага тәрҗемә итергә була. ов, ин кушымчалары иялекне белдерә. шулай булгач, мисал өчен, корбанов динар – корбан динары булып чыга. һәм мәгънәсе буенча бу начар түгел, нормаль. һәм хәтта шушы ук ысул, конструкция татар телендә “кушамат”лар өчен кулланыла да инде – төгәл белмим, минем тормышта, кукмарада, төгәл хәтерләмим, әмма, татарстан яшьләре гәҗитендәге юмористик әсәрләрдә күзлек гамиры кебек сүзләр бар иде бугай. әмма, бу ысулны куллану шул “кушамат”ларга комачауламый микән.

мин бу турыда язган идем инде:

Татар халкында “ов” кушымчасы булмау гына түгел, бөтенләй фамилияләр булмаган түгелме? Хәзер сез шулай фамилия ясадыгыз ди, беренчесе исем, икенчесе фамилия итәсез, ләкин төрки телләрдә алай булырга тиеш түгел бит, аергыч (определитель) элек килергә тиеш, аерылмыш аннан соң, һәм алай гына да түгел, “салих илмир” формасында булса да, ул төрки телләрчә түгел, чөнки бу кеше үзе салих, үзе илмир булып чыга, бу дөрес түгел, “салих илмиры” булырга тиеш.

“өзлексез” сүзе дөрес түгел

“өзлексез” сүзе дөрес түгел, чөнки “лек” кушымчасы фигыльгә (фигыль нигезенә, бу очракта “өз”гә) ялганмый, ялгана алмый, ялганырга тиеш түгел.

моның шикелле хаталы сүзләр татар телендә берничә бугай. кем һәм кайчан аларны уйлап чыгарып кулланылышка кертеп җибәргән икән? революциядән соңгы еллардадыр.

2016-08-27 : аның урынына “өземсез” сүзен кулланырга була. (һәм “берөзлексез” – “берөземсез”).

ьы

урыс телендә сузык аваз хәрефләренең парлары бар: а-я, о-ё, у-ю, э-е, әмма и белән ы хәрефләренең андый парлары юк. и хәрефен мин аңлыйм, ул болай да инде үзе “й” шикелле, ә менә ы хәрефенең ни өчендер урыс телендә “й лаштыручы” версиясе юк.

әмма кызыгы шул – ул татар телендә бар, һәм аны языр өчен сәер булмаган юлы юк!

мисал: “лагерь” сүзенә тартым кушымчасын ялгыйк. “лагерьы” булып чыга, һәм мин аны шулай дип әйтәм. әмма болай итеп язмыйлар, бу сәер. алай итеп язмыйлар, чөнки урыс телендә андый очракларда “й лаштыручы” сузык аваз хәрефен язалар: “лагерьу” урынына “лагерю”, “лагерьа” урынына “лагеря”, татар телендә дә урыс теленнән кергән сүзләрдә ул шулай языла.

2018-сентябрь-11:

мин бер әйбер аңладым әле: ьы белән йы урынына татар телендә е хәрефе кулланыла бугай: лагерьы – лагере була. ләкин аны лагерьы дип укырга кирәк булып чыга. ләкин күп кеше моны белмидер. лагере не, мәгънәсен аңламыйча укыганда, лагере дип укыйсы килеп тора, чөнки лагерьы дип укыйсы дигән кагыйдә өйрәтмәделәр бугай. ләкин чынлыкта лагере дип язалар, әмма лагерьы дип сөйләшәләр. кайбер белмәүче кешеләр лагере дип тә сөйләшәдер. әмма мин андый сүзләрнең калын сүз икәнен беләм һәм аларга калын кушымча ялгыйм, һәм калын кушымча ялганырга тиеш икәнен беләм. һәм калын кушымча ялгана да, аңа дәлил булып лагеренда дигән язылыш тора. андый язылышлар кулланылышта бар. лагерендә дип язучылар һәм сөйләшүчеләр да булгандыр, әмма анысы – хата.

е хәрефенең кулланылышына башка мисаллар моңа дәлил булып тора. “радие” – шулай дип язалар бит, “радийы” дип язмыйлар бит. ә укылышы “радийы”. әмма монысы й дан соң. сүз уңаеннан, ел сүзе дә йыл дип укыла. гомумән, я хәрефе дә йа дип тә укыла, йә дип тә укыла, ю хәрефе дә йу дип тә укыла, йү дип тә укыла, контекстка карап. е да шулар шикелле бит. йы дип тә укыла, йэ дип тә укыла. әмма урысча йомшак тартыктан соң татар телендә а, у авазлары кулланылмый, чөнки а кушымчасы юк, у кушымчасы фигыль нигезенә ялгана, әмма русча йомшак тартык белән беткән фигыль нигезләре юк. ә менә ы кушымчасы шундый тартыктан соң кулланылырга мөмкин.

2019-01-24 :
Ӹӹ хәрефен кулланырга була.
лагерьу, лагерьа дип язу ярамый, чөнки ь урынында аерып, кистереп укыла. сеньор дигән сүз бөтенләй дә сеньёр дип укыла.