Category Archives: {татарча {интернет форумнары}} тарихы

кукмара районы форумы, форум хезмәте скрипты

кукмара районы форумы, форум хезмәте скрипты. панбыбы. punbb. мин моны хәзер үз компьютерымнанн хостингка күчерәм. шуңа күрә бөтен кешегә дә ачырга уйладым.
http://qdb.tmf.org.ru/%d1%84%d0%b0%d0%b9%d0%bb%d0%bb%d0%b0%d1%80/punbb-kukmara-tmf-2012-12-12.tar.gz 6218398 байт (5.9 мибибайт) > дек-13 22:13 : адрес үзгәрде: http://qdb.tmf.org.ru/fayllar/punbb-kukmara-tmf-2012-12-12.tar.gz < .

(моңа кукмара ру скрипты дигән категоряне дә куям, чөнки ул аның белән берләштерелеп эшли иде ничектер… )

(бу адрес хәзер (12 дек 2012) төнлә эшләмәс, хостингка күчерелмәгән әле)

“матбугат ру” да блог шикелле

игътибар, мондагы кайбер күчке буйынча ачкач мөселманга харам сүрәтләр бар, улларны тыйдырып куйыр өчен файрфокс интернет актаргычы белән ешләй торган реклама тыйгыч бар.
матбугат ру” да блог шикелле: календаре бар, комментарий йазып була. категорийәләре бар, гәҗитләр буйынча һәм темалар буйынча. гәҗитләр дийгәнгә журналлар белән телевиденийе дә керә. тема дийгәнем рубрика. “матбугат ру” гадий шәхсий блог түгел. мон гаммәвий мәгълүмат чарасы. йазмалары төрле гәҗитләрдән алып куйылган, бер аз үзенеңкеләре дә бар. редакторы, админы, хуҗасы данил сәфәров. матбугат ру ның үз йазмаларыны ул йазадыр. техник йакларыны йасаучы башка булышыучылары бар, ул бер төркем, “команда” шикелле, ул сайтта сайт йасау тәкъдиме дә бар, башка рекламалар да бар, күп түгел инде, төрле концерт, сайт рекламалары дийеп истә, татар сайтлары, камал театры сайты кебек, әмма ул сайт урысчадыр бәлки, хәзер карыйм… ә хәзер үзгәргән, йазмалары арткан, ә “матбугат ру” да афишалары кабатлана, камал театры сайты татарча ачылды да, “открыть русскую версию сайта?” дийеп сорады. күчке куйдым, блог дийгән сүз түгел. миннең браузерда беренче урында татар теле күрсәтелгән. монга карап сайт ачыу өчен скрипт йасаган ийдем “кукмара ру” сайтларында, улның турында “форум белем ру” да әйткән ийдем>2010-03-15 7:38 : ечке кодларыны күреп булывы турында әйтмәгән булганмын ийкән әле, менә әле генә йаздым.<, ул скриптларны күрсәтермен алла бирса.>2010-03-15 7:38 : күрсәтәм: сынаулык тел сайлау коды, кукмара ру чатындагы тел сайлау.< “кукмара ру”га күчке куйдым, улның хәзер алгы бите форум, чөнки чын алгы бите йаңартылмаган, ә ул чын алгы бите блог шикелле бер аз, һәм “кукмара ру”да блог хезмәте бар, менә мон миннең блог шунда урнашкан, улда әле һаман миннең 3 телдәге 3 шәхсий дәфтәрем генә.
“матбугат ру”да урысча сайт рекламалары да бар. хәзер әйтәм ниндәй рекламалар: “булмас ру” – татарча сайт, “татар моңы” конкурсы бите, урысча, татар телен йаклап тавыш биреү сайты, урысча, бер телекоммуникатсийә компанийәсе сайты, урысча, бер урысча ешмәкәрлек, икътисад темасынга бугай гәҗит, хәзер ачып карамадым, “татсонг ру” сайты – ечтәлекләре татарча, башлыклары урысча сайт, “матбугат ру”ның сайт йасау хезмәте битенгә реклама.
мон йазманы “татарча интернет форумнары” тарихынга да кертәм, бер аз күбрәк әйтим: кукмара ру ның алгы бите хәзер форум, вакытлычадыр, алла бирса, һәм иң башта да форум белән ачылып киткән ийде, “форум белем ру” да төп сайты “белем ру”га караганда елегрәк ачылды.
13:09: “матбугат ру”ның беренче йазымтасы вакыты 2008-03-20. матбугат-ру ның алгы бите блог шикелле түгел, улда йазмалар вакыт буйынча түгел, елеккерәк йазмаларга күчке йук, барча иң соңгы йазмалар да түгел. блог кебек урыны улның “соңгы йазмалар” битендә.
ә менә “азатлык орг” сайты блог шикелле түгел, улда барча йазманы бер җепкә тезелгән хәлдә күреп булмай.
безнең гәҗит” сайты скрипты “матбугат ру”ныңкы шикелле.
бер {гәҗит сайтлары тарихыны йазасы} булырдыр… улларның иң “борынгы”лары татарстан йәшләре гәҗите, азатлык радиосы, йаңа гасыр телевиденийесе сайтларыдыр.

татар-ча форумнар тарихы, 4енче йазымта

“Информатика татарча” форумы: http://offtop.ru/minempochta/.

беренче татарча форум кайсы соң дисәгез: “йулдаш” сайтында күпмедер вакытка татарча сөйләшүле һәм татарча интерфейслы форум булып алган. аннары татарча сөйләшүле һәм татарча интерфейслы “туган тел” форумы чыкты, ул да бетте инде. менә шулар… аннары татарча сөйләшүле һәм әз генә татарча интерфейслы “Информатика татарча” форумы чыкты, ул хәзер кулланылмай, аннары татарча сөйләшүле һәм татарча интерфейслы “форум белем ру” чыкты.

кичә генә ачылган бер йаңа форум, татарча интерфейслы: http://tarkhanova.ru/tatforum/.

тагын бер “форум24” тәге форум: Башлангыч сыйныфлар укытучысы Халидә Фоат кызы форумы – буш дийәрлек.

күптән түгел генә ачылган ике форум: {Татарча почта} форумы һәм Татар, урыс, удмурт, мари телле форум хезмәте форумы, буш дийәрлекләр.

бер ничә ай елек ачылган форум: аралаш ру форумы – аз кулланыла.

“вконтакте”да {шактый күп татарча сөйләшүле} форумнар бар икән, кызганыч: игътибар, теркәлгән кеше генә керә ала! : http://vkontakte.ru/board10808586 , http://vkontakte.ru/board2179003 , http://vkontakte.ru/board5328748 , http://vkontakte.ru/board4281707 , http://vkontakte.ru/board6413854 , http://vkontakte.ru/board1834290 .

{татарча {интернет форумнары}} тарихы, 3

еһ, теге вакытта йазган йазмамны беттереп аттым бит. мин инде форумнар турында шактый йазган идем иң беренче тапкырлар йазганда, аларны беттереп, айырым-айырым йазымталар итеп йазырга уйладым, искесене бутамасын дийп беттердем, беттерәсе калмагандыр да.

“йаху” төркемнәренгә хәтле “тмг” булган дидем бит әле, мин улны бер көнне күрдем (чатка чакырыулар йазыр өчен татар сайтларыны езләгәндә), хәзер адресыны белмәйм инде, ул кунак китабы бугай, әйтермен әле адресыны алла бирса. … менә таптым да: “Tatar e-Mail Group’s (TMG) Home Page” – “татар йе-мэйл төркеме төп бите”. кунак китабы гына булмай инде мон уллай булгач, йе-мэйл төркеме – ул форум инде. кунак китабы менә анда. форум үзе башлам йазымталар һәм җаваплар айырып күрсәтелгән хәлдә http://www.geocities.com/Athens/9724/threads.html да, бер исемлек белән дә бар. анысында җавапларны башлыгындагы “Re:” дигән йазывы буйынча танып буладыр. берсендә дә вакыты күренмәй, хәзер ачып карыйм. җаваплар әз, күбесе бер генә йазымтадан тора, йагъни монда игъланнар дийергә була. хм. булмады. беренчеләрене ачып карагач та, ахыргысыны ачкач та, уллар йук булып чыкты. теле: монда да иңглиз теле күпчелектер, татар теле дә бар бугай, кырым татар, төрек телләре дә бардыр. кунак китабындагы иң беренче йазма вакыты: 1998-01-26 01:37:26, төп биттәге санагыч 1998-01-23 тә куйылган дийелгән, ул санагыч хәзер ешләмәй, сан күрсәтәсе рәсемнәре йук.

аннары, йулдаш форумы >2010-май-4 :, www.yuldash.com/forum/ , хәзер инде ул юк, булганы башка, < заманыннан соң, бер заман мондый форумнар чыккан иде: латин йазыулы “туган тел” сайты һәм форумы>2010-май-4 :, tugan-tel.noka.ru/forum/ , хәзер инде ул юк, архивта: http://web.archive.org/web/*/tugan-tel.noka.ru/forum/ < , “тыенвы” ийәрчен каналы сайтындагы форумда >2010-май-4 :, www.tnv.ru/index.php?cat=az , хәзер инде ул юк, булганы башка, < татарча сөйләшүләр шактый иде, “информатика татарча!” сайты форумы, анда сөйләшүләр бик күп булмады, улдан ары бер заман “форум белем ру” чыкты, >21:05 тә өстәп йазам: йакынча шушы вакытта “башкорт инфо” форумы чыкты, ул хәзер “башкорт ком”, форумының теле дә, интерфейсы да башкортча.< >2010-02-04 да төзәтеп йазам: улдан ары чыгыу вакыты буйынча тезеп форум24 бушлай форум хезмәтендә тимур форумы> 2010-май-4 : timurinter.forum24.ru , хәзер инде беткән. < чыккан>2010-02-05:, улның интерфейсы әле дә татарча түгел<, улдан ары “балтач районы форумы” чыккан>2010-02-05:, улның интерфейсы соңрак тәрҗемә ителде<, улдан ары мин йасаган “татарча мөселманча форум”>2010-02-05:, улның интерфейсы татарча булып чыкты, әмма әле дә тәрҗемә тәмамланмаган<, форум24 тә акйегет, кушлавыч, үз серверында мин йасаган {кукмара районы форумы}, форум24 тә карйауды, мишәбаш авылы мәктәпләре, укытучылар җәлилова гөлназ һәм халидә фоат кызы форумнары< чыкты. тагын народтагы сайтларда йандекс форумнары торды, әмма улларда сөйләшеү йук дәрәҗәсендә булды, уллары да йартылаш урысча. “гестбук” бушлай кунак китабы хезмәтендәге һәм йандекстагы кунак китабы хезмәтендәге кунак китаплары күп чыкты, хәзер инде “мбук” дигән кунак китабы хезмәте популяр, һәм бик күптән түгел генә чыккан бугай тагын берне күргәнем бар. йандекс белән гестбук кунак китапларында татар хәрефләре ешләмәй, һаман да. бер көнне чатка игъланнар йазырга татар сайтлары езләгәндә тагын бер форум таптым: “татарская газета” форумы, бүген улны карадым, беренче йазмасы вакыты 28-03-03 16:31 . тагын хәзерге вакытта “укоз” хезмәте сайтлары күп, ләкин улларның форумнары һәм кунак китапларында татарча сөйләшеү шактый әз… >2010-май-4 10:04 : мон абзацтагы форумнарга күчкеләр куйырмын хәзер, хәзер әле исемнәре генә. 10:36 : булды. <

интерфейсларының татарча булуы турында: хәтерләвемчә, бер заманны йулдаш форумы татарча интерфейслы булып алган, тыенвының иске форумының татарча интерфейсы бар иде бугай>.. булмаган икән, соңрак-асттарак йаздым… әй бәлки булгандыр да! ул сакланмаган..<, хәзер карармын алла бирса, “туган тел” форумы тулысынча дийәрлек татарча булып чыкты бугай, улда иңглизчә йазмалар күрүемне хәтерләмәйм әле, “форум белем ру” чыкканда әз генә тәрҗемә ителмәйчә калган иде бугай, хәзер дә тәрҗемә ителеп бетмәгән урыннары бар (урысча), бик күренмәй торган (рәсем асты йазулары, мәсьәлән). “туган тел” форумы бер йылдан артык бугай ешләмәй инде, әмма бер(йакынча) ике тапкыр ешләп алды. “тыенвы” алгы бите тарихы менә анда. тыенвы доменында 2002 йыл февралендә саклатылганыннан алып 2003нең ийүненең 19ындагысынга чаклы сайт йасалуы баруы турында хәбәр генә, 2003енче йылның сентябыренең 23ендә саклатылганында беренче тапкыр сайт күренә (улга кадәргесе 2003-06-19). анда форумга күчеп була, сайтны да, форумны да татарчага күчереп булмай. форум адресы www.tnv.ru/index.php?cat=az , улның тарихы менә улда, беренче саклатылганы вакыты 2004-10-14, ул биттә инде 5 бит сөйләшүләр җыйылганы күренә. “тыенвы” алгы битендә татарча версийәгә күчке беренче тапкыр 2004-12-06 да саклатылганында (улга кадәргесе 2004-09-20), татарчасының адресы http://www.tnv.ru/index.php?cat=q , улдагы форумга күчке адресы http://www.tnv.ru/index.php?cat=qq , улда форум интерфейсы татарчага тәрҗемә ителмәгән, соңрак нишләгән икән, менә тарихы , өч кенә тапкыр саклатылган, улларда интерфейс тәрҗемә ителмәгән>… йук, уллай түгел икән! шул өч саклатылганы да ?cat=qq урынына ?cat=az ны ача, йагъни урысчасыны, архивта охшаш дип бәлки берләштергәннәрдер… менюлары да урысча… ничек инде ул охшаш булсын… төп бит айырым сакланган бит әле… форум түгел, сайт менюсы гына татарча булса да зур айырма бит…< . “форум балтаси ру” интерфейсыны тәрҗемә итүне мин башлап җибәрдем, улдан ары, мин тәрҗемә итеп беттергәнче үк, улны шул форумдагы балтачлар үзләре айырым тәрҗемә итеп, үзләренеңкене кулланды, мин үз тәрҗемәмне беттердем, улны кукмара районы форумында кулландым, шуллай ук “бушлай форум хезмәтен”дә бар, әмма улда чын зур форум берәү дә йук. тыенвының йаңа форумы интерфейсы урысча гына, теркәлгән кешеләр өчен дә шуллайдыр, ул пыхыббы 2, “туган тел” форумы да шул, шулның латин йазулы тәрҗемәсе бар инде дөнйада, алып куйып (алып куйсалар) буладыр, әмма мин улны “туган тел” сайты авторыннан сорап ала алмадым… : “пыхыпыбыбы” сайтыннан кара дигән иде бугай, улда йук, булмаса йә бирмәсә дөрес тә, ул үзенчәлекле латин йазуы иде, әйбәт түгел… һәм: ул тәрҗемә phpbb сайтындагы сылтамалардагы чит ил бушлай форум хезмәтләрендә бар. … тыенвы форумының татарчасы саклатылмаган да бугай, урысчасы адресына күчерә икән… менә тыенвы алгы битенең татарчасының тарихы. ә.. мин йулдаш форумы белән бутаганмындыр – йулдаш форумы интерфейсы бер вакыт татарча булганы күренә… ә… мин улның бер вакыт татарча булуыны әйткәнмен икән инде мон йазымтада ук өсттә. өр-йаңа татарча форум күрдем бер көнне – татар конгрессы сайтында, сөйләшүләре йук дәрәҗәсендә, бер-ике генә иде, “форум балтаси ру”ныңкы шикелле скрипт улда һәм тәрҗемәсе дә шулныңкы. тагын “друпал” сайт системасы форумының татарчаларыны күргәнем бар: башта казан шәһәре икенче татар гимназийәсе сайтында, улдан ары тдгпу сайтында булгандыр, күптән түгел генә “кукмара районы порталы” ачылды, ул гел татарча, урысча варианты йук. “балтаси ру” да хәзер гел татарча, урысчасы булып алган иде. “матбугат ру” мәкалә асты комментарийларында сөйләшеү бик актив хәзер, улда форум шикелле, тагын “азатлык” радиосы сайтындагы комментарийларда сөйләшеү актив. башка гәҗит сайтларында актив түгел, берничәсендә комментарий йазыу мөмкин дә түгел… татар конгрессы форумында “балтаси ру” “админ”ы теркәлгән, ә “кукмара районы порталын”да – “белем ру” админы… казан икенче татар гимназийәсе админыдыр да бәлки… хәзер карадым күрә алмадым әле, спамерлар күп теркәлгән, башка йулыны белмәйм, “белем ру” да друпал белән йасалган, әмма форумы “IPB”, улның форумы сайтыннан елегрәк ачылды, мин йасаган “кукмара ру” форумы да сайтынннан елегрәк ачылды… “спамер” дигәч, сүз уңайыннан, “туган тел” форумы шуллар аркасында йабылды, мин йасаган “татарча мөселманча” форум да бар бит әле… ул phpbb3, улны да спамерлар баса башлаган иде, “каптча”сында комачау чүбене арттырдым, хәзер татарчалаштырылган “phpbb3” ак йегет авылы мәктәбе форумы да бар, “phpbb3” не мин тәрҗемә итә башлаган идем, бер заманны ак йегет авылы мәктәбе сайты админы (“Razani”) улны айырым үзе тәрҗемә иткән икән, бер өлеше кыйагазда гына дийе, улның турында сөйләшеү “татарча мөселманча форум”да бар. “татарча мөселманча форум” “кукмара ру” га чаклы ачылган иде инде ул, әмма адресы башка иде, үз домены йук иде, хәзер 3 өлешле бушлай үз домены. >йакынча 21:06 да өстәп йазам: тагын “татар инфо” һәм “татфорум ат тт”(чын домены хәзер “татфорум инфо”)да берән-сәрән татарча сөйләшүләр булгандыр, улларда хәзер форум бүлекләре исемнәре ике телдә йазылган, әмма татарча сөйләшеүләр улларда бик аз, белевемчә, шулларга охшаш урысча башкорт форумнары да бар…<>18-е 15:00 : тагын “емтеесес ру” форумында татарча йазымталар булгалай бугай хәзер… улдай берән-сәрән татарча сүзләр булган форумнар күп инде ул…<

хәзергә җитеп торыр, дәвам итермен алла бирса.>21:03: чынлыкта мин “җитеп торыр” дип йазганнан соң да шактый йаздым улны.<

татар форумнары тарихы, 2енче йазымта.

“йаху” төркемнәрендәге tatar-I ны ачтым, анда җайлы гына иң беренче йазмаларыны ачып була икән ачтым, күпчелек сөйләшү инглизчә икән анда 1998енче йылның нойабырендә: http://groups.yahoo.com/group/tatar-l/messages/1 . һәм мондагы сөйләшүләр интернеттагы кайдагыдыр кунак китабы шикелле җирдәге сөйләшүләрнең дәвамы булып аңлашыла… “tmg” мы шунда…

ә теге йулдаш форумында чынлап та сөйләшү татарча булган дип йазмаганмын икән әле. менә ул форумның төрле вакытта саклатылганнары исемлеге: http://web.archive.org/web/*/www.yuldash.com/forum/. “Feb 08, 2002” дигән иң беренчесендә 14 сөйләшүнең 11 е татарча бугай, 1се урысча бугай, калганнары аңлашылмый. чөнки анда йазымталарның башлыклары гына күренә, йазымталар үзләре айырым адреста, алар саклатылмаган.

“йаху”дагы теге “татары” төркеменең 2001енче йылның сентябырь айы йазмаларыны ачтым әле: http://groups.yahoo.com/group/tatar-l/messages/2844 . анда да күпчелеге иңглизчә. ул биттәге 30 йазманың 7есе татарча, 1се кырым татарча, 5есе төрекчә бугай, калганнары иңглизчә.

татар форумнары тарихы – 1 .

сәләм.

мин 2001 енче йылны казанга укырга баргач интернетка керә башладым. “йулдаш” танышыулар сайтындагы кунакханәдә татарча аралашыу булывы миннең истә калган, чынлыкта улда татарча форум да булган. хәзер ул сайтта улдай татарча аралашыу йук инде. күптән бетте инде ул, урысчалашты. хәзер кунак китабының иң елекке битенә барып карадым, ул 2003енче йылга хәтлек кенә бара.

2001енче йылда ни кыйәфәтле булганыны бер сайттан карап була, интернет архивында, улда “кире кайтыу машинасы” бар.

шул архивтан карап белдем, “йулдаш” сайтында татарча кунакханә генә түгел, форум да булган икән. шуллай торды-торды да ул, бер заман мин кереп караганда урысчалашкан иде. һәм тагын мин шулны ачыкладым, елек улдагы форум да, кунакханә дә икенче(башка) скрипыт белән йасалган булган.

хәзер теге архивтан карамакчы булам, кайчан ул скрипытлар алышынган икән, һәм кайчан ул форум белән кунакханә урыслашкан икән. урысчалашывының сәбәпләрене ачыкламакчы булам. скрипыт алышыныумы икән.

мон “йулдаш ком” дагы форум иң беренче татарча {интернет форумы} булдымы икән. аралашывы татарча булган. интерфейсы ничек булган икән.

хәзерге вакытта улдагы форумның адресы мондай: forum.yuldash.com, кунакханәсенең адресы мондай: www.yuldash.com/index.php?m=5 , “www”сыз да шуллай ук ачыла, ул начар сыйфат, чөнки бер үк әйбер ике адреслы була, езләвечләр өчен начар. йаңа адрес буйынча мон форум теге архивка кермәгән әле, мон йаңа адреска күптән түгел генә күчкәндер. “йулдаш ком” ның төп битенең дә ул архивта иң ахыргысы 2008нең 4енче февраленеңке, чөнки ул архивта саклатылган сайтлар ул архивның сайтында йарты йыл узгач кына чыгарыла дийе, әмма уллай да, хәзер инде бер йылдан артык вакыт узган. шул иң ахыргы төп биттәге форумга күчке дә искечә.

елеккеге кунакханәсенең адресы мондай булган: www.yuldash.com/cgi-bin/board.cgi?guest , иске {форум адресы} мондай: www.yuldash.com/forum/ . иске {форум адресы}ның иң ахыргы саклатылганы төп битнең хәзер карап була торган иң ахыргысыннан бер аз соңраккы икән: 2009-май-27. “йулдаш ком”ның төп битенең иң елекке саклатылганы вакыты 2001-декабырь-14, кунак китабының – 2001-декабырь-15, форумының – 2002-февраль-08.

мон йулдаш ком форумыннан башка “йаху” сайтында “группа” дигән форумнар өлешчә, аралашывының бер өлеше булса да, татарча булывы мөмкин, улларның интерфейсы татарча булмагандыр инде, чөнки йахуда әле хәзер дә татар теле йук, белевемчә, булса белер идем инде мин улны, алла бирса. улда “tatar” дигән сүз буйынча шул “группа”ларны езләдем, таптым, берсе 10 йыл елек барлыкка килгәнлегене күрдем, әмма анысының исеме урысча: “tatar-l”, улларны актарып карарга кирәк әле, аралашыу теле ниндәй булган икән улларда елек.

тагын бәлки берәр җирдә татарча аралашыу булгандыр 2001енче йылда һәм елегрәк. хытытыпы-вывывы-хытымыельләр чыкканчы икенче төрле {компьйутер челтәрләре} һәм форумнар булган, ул форумнар йакынча “быбыес”, “ньйусгрупс” дип аталганнар, иңглизчәсе “bbs”, “newsgropus”. улларында татарчалары булганмы икән. бәлки булмагандыр да. әмма мин мон йазмамда хытытыпы-вывывы форумнар турында йазмакчы идем.

әлегә җитер, мон йазымтаны тәмамлайм. мин бер ничә көн елек мон татар форумнары тарихы турында бер йазымта-мәкалә йазмакчы идем, улдан ары улны төзәтә-төзәтә озак еш булывыны аңладым, һәм менә шушылай бер категорийә йасап, шунда “күп серийәле” итеп йазырга уйладым.