миңа ел саен әни белән әти бакча казырга – җирен йомшартырга куша. һәм мин казыйм… мин андагы челиләрне жәллим. көрәк белән җир кисәген күтәргәч, аннан челиләрнең киселеп калган өлешләре чыгып тора. мин узган ел һәм быел бер ысул кулланып карадым, һәм ул эшли бугай: көрәкне кертеп җибәрер алдыннан нәкъ аны казап кертәсе урынга 5-6 тапкыр көрәк белән төртәм. шулай иткәч, чыгарылган кәстә гадәттә челиләр күренми. һәм челиләр качырга өлгерсен өчен көрәкне артык каты авыштырып кертәсе түгелдер.
Category Archives: табигать
“чүп үләннәре” – кирәкле әйбер
“пермакультура” турында видеолар карадым. кешеләр әллә кайчан минем шикелле уйлаганнар. бик җайлы эшлиләр. чүп үләне – кирәк, аны өзеп алалар да, шунда кирәкле, җимеш бирүче үсемлек астына аталар, 1) ул үләннәр “сидерат” булып санала, ягъни, ашламалык – череп үсемлекләргә ашлама була, “чүп үләннәре”нең өстен кискәч, аның тамырының да күп өлеше үлеп, ашламага әйләнә ди, 2) “мульча” булып санала – ул шунда дымны (юешне, суны) кояш нурларыннан (парга әйләнүдән) саклый, 3) һәм челиләргә ризык була, ә челиләр бик тә файдалы ди, алар җирне йомшарта һәм коелган яфракларны җир астына алып төшә. 4) һәм “чүп үләннәре” кирәкле үсемлекләрне артык кояш нурларыннан саклый. 5) һәм аларның исе зыянлы бөҗәкләрне алдарга мөмкин. мисал өчен, очып баручы колорад корты шул үләннәр исенә алданып, алар арасында бәрәңге булуын белә алмый, аска төшми, очуын дәвам итә ди. ( https://vk.com/wall17077748_3176?reply=3617 дан )
кар яуды
хәзер кар яуган да, ятып та калган, бу көздә беренче тапкыр явуда ук, җиргә төшкәч үк эремәйчә, ятып калган
ноябырь-9 9:44 : ул кар әкрен генә 1-2 көндә юкка чыкты. кичә иртәнге якта, өченче көнме шунда, тагы кар яуды, күбрәк булып.
яңгыр ява! самолётлар да бетте…
менә бит аллага шөкер, ныклап яңгыр ява! самолётлар да берничә атна элек кимеп куйды. димәк, узган елгы яңгырсызлык бәлки чынлап та ясалма булгандыр һәм аны шул самолётлар ясагандыр.
алмагач чәчәк аткан вакыт
бүген көн җылы инде, ә менә кичә һәм аңарчыгы бер ничә көн салкынча булды – төнләрен +10 градус тирәсе булды бугай. шул салкын көннәрнең беренчесендә коелган алмагач чәчәкләрен күреп кенә белдем, алмагач чәчәк аткан вакыт җиткәнен, моның турында язырга уйладым, чөнки мин узган ел кайчан атканын язган идем: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2010/05/14/almagaco-cacak-ata/ , узган ел иртә аткан иде, ә быел гадәттәгечә бугай. әле хәзер дә бер өлеше агачта. бәлки быел гадәттәгедән бер аз соңрак аткандыр, чөнки яз соңга калып килде диеп тә әйттеләр, мин дә шулай уйладым әмма чынлап та соңга калдымы икән, узган елгыдан соң шулай тоелды гына мы икән.
элек бездәге кечкенә елгаларга диңгез балыгы күп менгәнме?
балык һәм тарих белгечләренә сорау.
куйбышев сусаклагычын һәм башка сусаклагычларны төзегәнче каспий диңгезеннән кай бер төр балыклар күкәй салырга идел буйлап менеп китеп вак елгаларга хәтле менеп күкәй салган диеп әйтәләр.
мин балыкчылар белән күп аралашмадым, балык турында китап укымадым, бәлки сәбәбе шул гынадыр, әмма бер соравым бар:
нишләп соң “менә без кечкенә чакта безнең авыл янындагы елгадан диңгездән күтәрелгән балыкларны тотып икрасын ашыйдыр идек” диеп сөйләмейләр? ул сусаклагычлар бит әле 1950енче йыл тирәсендә генә төзелгән, шулай итеп минем әтинең әтисе, бабасы заманнарында андый балыклар күтәрелгән булса, аның турында сөйләрләр иде бәлки минем әтигә, һәм шундый нәрсә турында мәгълүмат гәҗиттә бер олы кеше үзенең яшь чагы турында сөйләгәндә булыр иде.
минем моңа берничә аңлатма бар: берсе бу: ул балыклар андый ук вак елгаларга менеп җитмәгән, чөнки каспий бит бик зур түгел, ә безнең елгалар аннан бик ерак, һәм ул балыкларның кайберсе шактый зур.
зур булуына бер мисал һәм сорауга җавап һәм хикәя: менә әле бу сорауны әтидән сорагач ул әйтте, әле генә, шушы елларда, вятка елгасында зур, авыр “белуга” балыгы тотканнар, эченнән кара икра чыккан. андый балык бик кечкенә елгаларга менә алмыйдыр да хәтта.
һәм тагы бер хикәяне бер җизнием сөйләде, ул кечкенә чагында, 80енче ел тирәсе буладыр, бөр елгасыннан бер >май-9 19:00 : кызыл < балык тоткан, эченнән икра чыккан, мин аңа әйттем, ул бит сусаклагычлар аркылы үтеп шунда хәтле күтәрелгән балык! диеп.
шулай итеп, ул балыклар сусаклагычлар төзегәннән соң да күтәрелүдән бөтенләй үк туктамаган, мин уйлыйм, алар шлюз аша үтәләрдер. һәм бәлки кай бер кешеләр күтәреп тә менгезәләрдер. анда махсус балык күтәргеч юкмы икән соң дигән сорау туса кемнеңдер – юк, мин аның турында укыдым, кайбер сусаклагычларда бар ди, “куйбышев”та юк.
тагын бер аз башка төрле аңлатма: шулай итеп, элек тә алар безнең якларга бик күпләп менмәгән булсалар, хәзер дә берән-сәрән генә менгәләсәләр, шуңа күрә аны бик сөйләүче дә юк.
башка аңлатмалар: ул балыклар турында сөйләргә ничектер оялалар, мөһим булмаган нәрсә диеп уйлыйлар, яки балыкчылар арасында, балыкчы әдәбиятында гына андый мәгълүмат бар.
кар бетте диергә була
кар бетте диергә була. тау артында калган, 2 өй арасында калган, безнең өй артында калмаган, әмма анысын бәлки әни җыйыштыргандыр.
аллаһ ясаганны үзгәртәсе түгел дигән сүзем
http://matbugat.ru/news/?id=3629#comments да минем коммент:
К. Динар №117 (68249) / 21.01.2011 / 11:46
бернәрсәнең дә геннарына тыкшынып үзгәртергә кирәк түгелдер ул.
коръән, 4енче сүрә, 118 һәм 119ынчы аять, ногмани тәфсире:
Аллаһ шайтанны ләгънәт кылды – рәхмәтеннән сөрде. Шуннан соң Иблис әйтте: “Ий Раббым, бәндәләреңнән миңа насыйп булган өлешне алырмын, аларны үземә ияртермен”, – дип. Әлбәттә, аларны адаштырырмын һәм күңелләренә төрле батыл, ялган сүзләрне салырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен – кисәрләр, янә Аллаһ төзегән мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен – үзгәртерләр. Берәү Аллаһ хөкемнәрен куеп, шайтан хөкемнәренә иярсә, аны үзенә вәли итеп алса, дөреслектә ул кеше ачык һәлак булу белән һәлак булды, мәңгегә хәсрәттә калды.
программистлар аңлый аладыр диеп уйлыйм, нәрсәнең программасын үзгәртергә табигатьнең мөмкинлеге бар икәнен, ул аңлашыла ич инде. менә бактерияләр белән вируслар кирәк булганда ничек тиз үзгәрәләр. кеше һәм башка хайваннар һәм үсемлекләр дә ничек катлаулы итеп төзелгәннәр, аны кеше ген модификациясе ясап ясамаган бит. шулай булгач, кирәк булса, андый гына нәрсә аллаһка ышанмаган кешеләр күзлегеннән караганда үзеннән үзе ясала ала. ул бит озак дисәгез, юк, озак түгел, мәсьәлән, песи белән эт бик үк борынга заманда барлыкка килгән булып саналмый, һәм шул ук бодай да, аларны бит кеше ген модификациясе белән үзгәртмәгән, һәм үзгәртми дә, һәм мин уйлыйм, ул аларны махсус селекцияләмәгән дә, хәзер дә селекцияләмәй, ә “дворняшка”эт белән мәче барыбер барлыкка килгән һәм кеше белән яшәгәндә үзеннән-үзе кыргыйланмый. ә декоративный песиләр шундый булып калсын өчен аларны саклап торырга кирәк. җыенысына яшәү шартлары үзгәрүе тәэсир итә. әгәр шул ук бодайларны яхшы шартта үстерсәң ул үзеннән үзе дә яхшыланадыр бәлки. ә коры һавада үскәне дә берничә елдан соң җайлашадыр. бырыбер артык корыда үсә алмый бит ул. һәм аның инде коры һава торышына җайлашканнарың орлыклары бәлки бардыр да, булса ул элекке ссср җирендә дә булыр иде, мәсьәлән, үзбәкстанда чүл бит, ссср галимнәре яңа сорт чыгару белән дә шөгыльләнгән, әллә кайда эзләп йөрергә кирәк түгелдер дә.
һәм буш урыннар ята дигән сүз дөрес түгел. буш түгел ул. чөнки кыргый табигать була анда, ул да яшәргә тиеш, аңа да урын кирәк.
сүз уңаеннан, мин уйлыйм, кыргый табигать үзеннән-үзе мөмкинлекләрне иң оптималь куллана, мәсьәлән, урман, чүп үләннәре кеше утырткан үсемлекләрдән зуррак булып үсә. шулай булгач, шул кыргый үсемлекләрне чабып алып та аларны куллану мөмкинлеге бар.
мон йыл каларат корты йук
мон йыл (бы йыл) колорад корты йук. кыш салкын булды, шунда өшегәннәрдер.
бөтен күктә төтен
бөтен күктә төтен, кояшка карарлык. йыракта урманнар яна. быйыл корылык. бу төтен әле бүген генә безгә килеп җитте.
август-4 22:39 : һәм төтен исе килде. хәзер дә болар бар, әмма кимрәк.