мәктәп-институтлардагы татар теле грамматикасы дөрес түгел

мин прокурорга кереп {нишләп 2017-нче елда татар теле дәресләрен бетерергә дип таләп куйдыгыз?} дип әйтергә уйладым. шулай ук, быел домен теркәгәндә мошенниклыкка юлыктым, шуның турында сорамакчы булам, кая язарга аны, кукмара районы прокуратурасынамы, әллә гомумрәсәй генпрокуратура сайтынамы дип. прокурорга керергә язылдым. язылгач, кичен уйлап яттым. бу сөйләшүдә татар теле дәресләре турында үзем прокурор урынында нәрсә дип җавап бирергә мөмкинлегемне уйладым.

элек үк белгән-уйлаган бер әйбер искә төште. татар теле дәресләре минем иң яратмаган дәресләр арасында иде. (башка иң яратмаганнары: ритмика (бию), рус әдәбияты). татар теле дәресләре турында башка укучылар да мин уйлаган шикелле уйлый булырга тиеш. (бу альтернатив, шәхси дәресләргә дә кагыла, әмма мин аларның барысын да белеп бетермим, төгәл барысы да шулай дип әйтә алмыйм). менә ул нинди уйлар:

бу грамматика тулысынча, гомумән, төптән алып дөрес ясалмаган. нәрсәсе хата: җөмләне сүзләргә бүлгәндә сүзләрнең кушып яки аерып яки сызык аша язылышына туры китереп сүзләргә бүлгәннәр, аннары һәр сүзнең эчке төзелеше тикшерелә, ул морфология дип атала, һәм шушы сүзләрнең берсенең берсенә бәйләнеше тикшерелә, анысы синтаксис дип атала. (якынча әйткәндә мәктәптә 10 ел буе шушы морфология белән синтаксис өйрәнелә). әмма монда бер мөһим әйбер онытылып калдырылган шул. хата да шунда инде… ул мөһим әйбер – һәр әйбер фәнни яктан нигезләнгән булырга тиеш. мисал өчен, физикада электрон турында болай гына, ниндидер традициягә нигезләнеп кенә язмыйлардыр, электронның барлыгы дәлилләнгәндер. әмма җөмләнең сүзләргә нәкъ менә шушылай бүленеше фәнни яктан нигезләнмәгән, дәлилләнмәгән. татар теле дәресләрендә ул берничек тә дәлилләнми. шушы морфология белән синтаксис, шушы 10 ел укый торган классификацияләр шушы берничек тә дәлилләнмәгән бүленешкә нигезләнә. “классификацияләр” дигәндә сүзләрнең кулланылышы буенча һәм җөмләләрнең төзелеше буенча төркемнәргә бүленеше, һәм һәр төркемгә кергән сүзләрнең үзгәрү ысулларын күз алдында тотам. мисал өчен, исем төркемендәге сүзнең тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуы, төрләнгән булса, ничек төрләнгән булуы, сүзләрнең исем, сыйфат, фигыль һәм башкаларга, яисә, ия, хәбәр, һәм башкаларга бүленүе. шушы ук нәрсә татар теле дәресләрендә генә түгел, татарстан академиясенең татар теле институты чыгарган татар теле грамматикасында да. сүзләрнең ни рәвешле сүзләргә аерып язылуы башкача булса иде, шушы бөтен бүленешләр үзгәреп бетәргә мәҗбүр булыр иде. мисал өчен, тартым кушымчасын аерып язсалар иде, “китабы” урынына “китаб ы” дип, “ы” аерым сүз булып торса иде, исем төркемендәге сүзләр тартым белән төрләнә алмаучы булып саналырга мәҗбүр булыр иде. “китабы” сүзе кушып, бергә әйтелә, ул төштә, “китаб” белән “ы” арасында, пауза куелмый дип җавап бирерсез. әмма бу башка шундый очракларда да алай түгел шул. кайвакытта сүз уртасында да паузалар булырга мөмкин, һәм сүзләр күп вакытта берсенә берсен ялгап, араларында паузасыз сөйләнә. сүзләрнең шушы рәвешле аерылып язылуы башкача була ала һәм булган да: гарәп язуы белән язганда хәзер кушып языла торган кайбер әйберләр аерып язылган.

бу “сүз” дигән әйберләр – болытлар шикелле. ике овал формасындагы ике болыт берсенә берсе тиеп торса, аларны ике болыт дип санаргамы, юкмы? әгәр тиеп торган урыны калын булса, бер болытның әз генә биле шикелле генә булып торса, боларның икесен бер болыт дип санарга була. бу бил ни дәрәҗәдә нечкәргәч болытларны аерып карарга икәнен математик формулалар белән конкрет бер төрле генә түгел, ә күп төрле билгеләргә була. ә мөмкин бөтенләй болыт дигән әйберне карамаска, ә су молекулаларын карарга, яисә атмосфераны шакмакларга бүлеп, шулар эчендәге дымлылык дәрәҗәләрен карарга. метеорологиядә шулай шакмакларга бүлеп карыйлардыр да.

болытларны математик яктан бигеләргә була. ә татар теле грамматикасындагы сүз дигән әйберләр математика яки башка шундый нык нигезгә таянып билгеләнмәгән, ә бары тик язучы һәм укучыларның һәм грамматика язучыларның буыныннан буынына күчә-күчә, традиция рәвешендә формалашкан әйберләр. иң беренче татар теле грамматикасын язучылар гарәп, латин, грек, рус, фарсы теле кебек чит телләрнең грамматика теорияләренә охшатып язганнар. алар җөмләне сүзләргә ничегрәк бүлгән, болар да шулайрак бүлгән.

хәзерге замандагы бу сүзләргә бүленеш – ясалма. шуның аркасында, татар теле грамматикасында күпсанлы проблемалар бар. төрле галимнәр грамматиканы төрлечә язган. мәсәлән, хәзер кабул ителгәнчә килешләрнең саны 6, ләкин чынлыкта, академия ничектер моны кабул итеп, ныгытып куйганчы, төрле галимнәр килешләр санын төрлечә куйган. мәсәлән, “ча” кушымчалы форманы да килеш формасы дип санарга була бит. нишләп “урманга” ул “юнәлеш килеш”, ә “урманча” ниндидер бер “килеш” булмаска тиеш соң? тагын бер кызык мисал: сыйфат килеш белән төрләнми дигән теория бар, әмма сыйфат исемләшергә мөмкин, исемләшкәч инде ул килеш белән төрләнә башлый.

чынлыкта, хәзерге академия-университетлар системасындагы галимнәр дә, элеккеге ул татар теле грамматикаларын язган галимнәр дә ялгышкан. борынгы замандагы латин, грек, рус, гарәп теле грамматикаларын язучылар һәм просто ул телләрдә язучылар да ялгышкан, әмма ул европа телләре һәм гарәп теле белән шөгыльләнүчеләрнең ялгышлары үзеннән-үзе мөһим булмаган, кечкенә, ярап тора торган ялгыш булып чыга. (фарсы теленеке дә шулай ук булырга тиеш). ул телләрнең төзелеше башка.

ә татар телендә бу сүзләргә бүленешнең ясалмалыгы, ялгышлыгы ярылып ята (ягъни, яхшы күренеп тора), җөмләне сүзләргә ничек кенә бүлеп карасагыз да, (“сүз” урынына морфема куллану очрагыннан башка).

чынлыкта, бу проблема бик җиңел чишелә, һәм татар теленең дә, башка телләрнең дә грамматикалары чынлыкта бик гади. сүзләргә бүлеп тормаска да була бит. беркем дә сезне җөмләне сүзләргә бүлергә мәҗбүр итми. шикле, ясалма бу бүленүдән котыласы да, чалт итеп аерылып торган әйберләргә бүләсе, һәм ул әйберләр бар, ул – морфемалар. нәрсә соң ул морфема? кушымча да морфема, сүз тамыры да – морфема.

морфемаларга бүлгәч, грамматиканың бу катлаулылыгы юкка чыга. килешләр дә юкка чыга, тартым төрләнеше дә, башкалар да. килеш кушымчасы, мәсәлән, “гә” – ул үзе аерым бер әйбер дип карыйсы була. “сүзлек”ләргә дә “сүз”ләр урынына морфемаларны язырга кирәк. “гә/га/кә/ка/ә/а” кушымчасы да “сүзлек”тә урын алырга тиеш. ул “а” хәрефендә урнашырга мөмкин, ә башка версияләре шул урынга сылтарга. “а” версиясе – “китабына” дигәндәге формасы. “китаб ын а”. – монда 3 морфема. “китап”, “ын”, “а”. “китабына күрә” дип языла торган әйбер дә чынлыкта ул “китаб ын а күрә”.

бу морфемаларга бүленеш бөтенләй үк чалт итеп тормый, монда да бәхәсләшергә була, мәсәлән, “ын” кушымчасы түгел ул, ә “ы” һәм “н”дыр ул диеп уйларга була, яисә, “китаб ын а караганда” дип бүлергәме, яисә “китаб ын а кара ган да” дип бүлергәме дигән бәхәсләр булырга мөмкин. тагын, мисал өчен, нокта белән өтерләрне дә шушы морфемалар рәтенә кертеп карарга яки кертмәскә мөмкин. әмма бу очракта, бу бәхәсләрдә барлык вариантлар да күпмедер дәрәҗәдә дөрес, берсен сайлап алып эшләргә була. ә сүзләргә бүлгәндә берсе дә дөрес түгел, (“сүз” урынына морфема куллану очрагыннан башка).

ни өчен татар телендә теге европа телләренә караганда башка хәл дип әйтәм? табигый рәвештә, сез язганда бушлык калдырасыз икән, ул мәгънәдә дә аеруны аңлата. әмма татар телендә ул сүз аралары мәгънә кисәкләре араларына туры килми, ә урыс теле кебек телләрдә ул туры килә. мисал өчен, “матур китапка” дип языла. мәгънә ягыннан караганда, бу дөрес түгел, чөнки иң башта “матур китап” дигән мәгънә төзелә, ягъни, “матур” белән “китап” берсенә берсе якынрак торырга тиеш. аннары гына инде “матур китап” дигән мәгънәгә “ка” ялгана. “матуркитап-ка” булса дөресрәк булыр иде. ә урыс телендә “красивой книге”, монда “красив-ой книг-е”, бу “матур-га китап-ка” дигән шикелле, шуңа күрә, ярап тора.

урыс телендә дә татар телендәге шикелле ситуацияләр бар: “быстро бегающий” – “быстробега-ющий” булса, мәгънәсенә күбрәк туры килер иде. рус теле грамматикасында, дәреслегендә “быстро” “бегающий”ны сыйфатлый дип язалар икән, бу – дөрес түгел. чынлыкта, ул “быстро” “бега” дигән өлешен генә сыйфатлый.

мәктәптәге укучылар шушы нәрсәне сизәдер, аларның моның турында әйтәселәре киләдер, әмма алар ничек итеп, кайда моны язасы икәнен белмиләрдер. минем дә шулай булды. (бу абзацта конкрет журнал һәм кеше исемнәре юк иде әле, декабрь-13-тә үзгәртеп, шушы исемнәрен атап язам, һәм, гайбәт булмасынга, тискәре яктан шик, ышанычсызлык белдереп язылганнарына, алла бирса, шушы мәкаләгә сылтама да җибәрермен). мин “фән һәм тел” журналына бу ялгыш турында язсам да, аларның гадел рәвештә минем мондый язмамны бастырып чыгаруына ышанмадым. чөнки ул журналның редакторларының берсе җәүдәт сөләймановның да шулай ук ялгышуын күрдем, әмма ул тел буенча язмаларны тикшергәндер. һәм, ул журналны гамәлгә куючыларның берсе – татарстан фәннәр академиясе, һәм аның тел институтының 1986-нчы – 2000-нче еллардагы башлыгы мирфатыйх зәкиевның дә аларга тәэсир итүе мөмкин, ул да шулай ук ялгышкан. алар үзләрен ялгышкан галимнәр итеп күрсәтеп калдыра торган язма бастырырга теләмәсләр дип уйладым һәм уйлыйм. ә “мәгариф” журналына мондый язма туры килеп бетми бугай дип уйладым, һәм анысы да, тегесе кебек үк, хөкүмәтнеке.

әмма, минем хәзер бер фәнни журналга язып карарга дигән уй бар. әмма мин бу фикерләремне интернетта яздым инде, мин бу язмаларымның бетерелеп кенә атылуыннан яки урлануыннан курыкмыйм. һәм мин күрдем, “сүз” дигән нәрсәне кире кагу мин генә уйлап тапкан фикер дә түгел икән, хәтта йөз еллар элек тә алай уйлаган галимнәр булган, европа галимнәре.

шушы нәрсә шул чаклы минем нервыга тиде, хәзер дә ул укучыларның нервыларына тигәндер, һәм шуның аркасында да алар татар теле дәресләрен яратмагандыр. 2017-нче елда татар теле дәресләре саны киметелгәндә россия федерациясе законнары бозылды, суд моның белән килешергә мөмкин. әмма судтан да өстенрәк суд була. ислам, христиан, яһүд диннәре буенча, теге дөньяда кыямәт көнендә “суд” була. аллаһ каршында, бер дөрес булмаган әйбер белән икенче дөрес булмаган әйберне бәреп төшергәнлектән, бу президент һәм прокурорлар хаклы яки әллә ни гаепсез булып калырга да мөмкин бит. нәрсәгә сез балаларның башларын үзегезнең аңгыра китапларыгыз белән җәфалыйсыз? нәрсә хакыгыз бар? дип уйларга мөмкин бит.

ни өчен “матуркитап-ка” дип язу дөресрәк булыр иде, “матур” белән “китап” баштарак ялгана, “ка” аларга аннары ялгана дидем? чөнки “ка”ны “китап”ка баштарак ялгасак, “китапка” килеп чыгачак. хәзер бу “китапка”га “матур”ны ялгарга теләсәк, ул аңа ялгана алмый. ул бары тик “китапка” составындагы “китап” дигән өлешенә генә ялгана ала. “китапка” ул бөтенләй дә китап түгел, ул матур була алмый. “китапка” ул, мәгънәсе буенча – юнәлеш. гомумән алганда ниндидер юнәлеш матур була алса да, гадәттә мондый юнәлешләрне мондый сыйфат сүзләре белән сыйфатламыйлар. мондый юнәлеш мондый сыйфат белән сыйфатланган очракта да, андый сыйфатлау сирәк хәл булганлыктан, грамматикада моның андый җиңел әйтелә торган махсус чарасы юк, ул башкача әйтелә, мәсәлән, “аллаһка таба булган матур бер юнәлеш”, “матур бер, аллаһка таба булган юнәлеш” дип әйтеп була, ә “матур аллаһка” дип ул мәгънәне әйтеп булмый, чөнки анысының мәгънәсе башка, анда да шулай ук, “матур аллаһ” баштарак, эчтәрәк, берсенә берсе якынрак тора, ә “ка” шуңа ялгана. морфемаларның шушы ялгану тәртибен статистика белән дә дәлилләп була дип уйлыйм.

сүзләр урынына морфемаларга гына бүлгәч, грамматика шундый гади булып кала: морфемаларны яки алдан ук оешкан морфема оешмаларын берсенә берсен ялгыйсы да ялгыйсы. татар телендә гадәттә аныклаучы морфема яки морфема оешмасы сул яктан, ягъни, алдан ялгана. мисал өчен: “матур китап” – “матур” “китап”ка сул ягыннан ялганган, чөнки ул аны сыйфатлый. аннары, “матуркитап” “ка”га сул яктан ялгана, чөнки ул аны сыйфатлый: “ка” – нәрсәгәдер таба юнәлешне белдерә, “матуркитап” шушындый юнәлешне сыйфатлый. “нәрсәгә бәйләнешле ка?” – “матуркитап ка”. кайбер морфемаларны сулдан да, уңнан да куеп була, чөнки нәрсәнең нәрсәне сыйфатлавы ачык түгел, ике як та берсен берсе бертигез дәрәҗәдә сыйфатлый: “бәлки шулдыр” диергә дә була, “шулдыр бәлки” диергә дә була. “ни дәрәҗәдә “шулдыр”?” – “бәлки шулдыр”. “нәрсә бәлки?” “шулдыр бәлки”. (“шул” белән “дыр” алданрак оеша, мин монда аларның оешуы турында язмадым, шуңа күрә аларны монда кушып яздым). урыс теленнән, европа телләреннән кергән морфемалар, морфема оешмалары уң якта торып та сыйфатларга мөмкин: габдулла тукаев – кайсы габдулла? – тукаев габдулла, әмма күпчелек очракта рус телендәгечә “габдулла тукаев” дип әйтелә, шулай ук, “ов” кушымчасы төшеп калса да, фамилияләр европа телләрендәгечә уң яктан сыйфатлап килә: “габдулла тукай”. ә рус телендә, европа телләрендә сыйфатлаучы кайвакытта сул якта, кайвакытта уң якта: “красивая книга” – “красивая” сыйфатлый һәм сулда тора, ягъни, рус телендә сыйфат белән исем очрагында күпчелек вакытта шушылай торалар, татар телендәге шикелле. әмма “на книгу” дигәндә – предлоглар очрагында – “на что”? “какой на?” – “книгу” сүзе “на”ны сыйфатлый, әмма аның уң ягында тора. шулай ук предлоглы оешма үзе дә фигыльне сыйфатлый, әмма фигыльнең уң ягында тора: “играть в волейбол”. “какой играть?” – “играть в-волейбол”. гарәп телендә исә күпчелек очракта сыйфатлаучы, сулдан уңга язганда, уң якта тора.

3 thoughts on “мәктәп-институтлардагы татар теле грамматикасы дөрес түгел

  1. qdinar Post author

    бу темага элекке язмаларым:

    https://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2011/04/04/ni-ocon-min-tatfakka-kirmadim/

    https://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2011/02/22/hazirgi-tatar-tili-darisliklarindagi-in-zur-hata-bugay-bu/

    https://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2011/07/12/hazirgi-tatarstan-rasmi-tatar-tili-tatar-tili-fanindagi-sintaksik-ham-morfologik-analizlar-doros-tugol/

    вконтактеда бер әңгәмәдә “гарәп язуы белән язганда хәзер кушып языла торган кайбер әйберләр аерып язылган” дигәнемә конкрет мисал язганмын, әмма хәзерге вакытта әлеге “шура” журналы сылтамасы ачылмый:
    https://vk.com/wall17077748_568?reply=888 2012-март-22
    менә бер мисал. ләкин барча кушымчалар да аерып язылмаган, кайберләре генә: “шура” 1914-июль-15 : http://leb.nlr.ru/edoc/15802/Shura : “хайван ите нең адәм гә тәэсире.”

    https://vk.com/wall17077748_1057 2012-июнь-1
    кушымчаларны аерып язырга дигән тәкъдим

    https://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2013/11/25/grammatika-no-nicik-yasa-w-doros/

    Reply

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.