мин тагын эзләгеч ясый башладым.

мин элек эзләгеч ясый башлаган идем, әмма ясап бетермәдем, хәзер тагын ясап карыйм. элеккесенә якынча 200 битне генә индекслаттым да, мин аны “ташладым”, ул әкрен эшли иде.

бу блогта “хезмәтләр” дигән бүлек (рубрика, категория) ачтым әле. мин вконтактеда “Инглиз-татар тәрҗемәләгече һ.б., акча җыешу” дигән группа ясадым, шуның сайты булсын өчен кирәк бу бүлек. мин ул төркемне бер ничә ай элек ясадым, ә бер атна тирәсе элек исемен алыштырдым.

һәм, әле генә бу блогтагы “мон блог тарихы” рубрикасын “бу блог тарихы” дип төзәттем, әмма адресын калдырдым.

һәм тагы әле генә бу блогта адресларда була торган category ны bulok кә, tag ны tamga га үзгәрттем, әмма икенчесен әле бер дә кулланганым юк.

1 thought on “мин тагын эзләгеч ясый башладым.

  1. qdinar Post author

    бер сайт төзәтергә заказ килде дә, 5 көн буе шуның белән утырдым әле, эзләгечне ясамадым, һәм әле ул эш бетмәде. буш вакытта бераз вордпрессны тәрҗемә иттем.

    Reply

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.