Monthly Archives: Август 2015

корыган ботак җыючы робот ясау идеясе

робот ясаучылар өчен идея: урмандагы корыган ботакларны, агачларны җыя торган роботлар ясап карау.

сентябрь-4 : мин моны экономияле роботлар була дип уйламыйм, бигрәк тә корыган агач җыйган вакытта компьютерда да нәрсәдер эшли торган кешеләр белән чагыштырганда, әмма андый компьютерлар да хәзерге заманда юк диярлек. шуңа күрә, бу күбрәк просто чишәр, булдырып карар өчен бер кызык мәсьәлә.

сен-11: хәзерге вакытта беркем дә корыган агачларның бөтенесен җыеп бетерү белән шөгыльләнми, бары тик кирәк булганча гына җыялар. хәтта гугл гласс шикелле эшләгән вакытта ук карап һәм эшләп була торган компьютерлар булса да, бәлки кешеләр бу эш белән шөгыльләнмәс. (андый компьютерлар булса, кайбер туйдыра торган эшләрне эшләү рәхәтрәк булыр иде). ул җыелган агачны яндырудан чыккан энергия аларны җыю өчен роботлар тоткан энергиядән күбрәктер, әмма ул роботларны төзәтеп торырга, ясарга да кирәк бит әле. һәм, әмма, бу корыган агачларны җыю урман янгыннарын киметәдер, алай булса, мондый роботлар файдалы булып чыгадыр.

бу язманың урысчасы бар.

ноя-5: кырмыска ояларын һәм корт ояларын җимермәскә тырышырга тиеш. ноя11: һәм кош ояларын.

мин бүген казанга барып кайттым

150 сум билет, якынча, бер якка. 20 сумлык автобус билетын 2 тапкыр алдым. 150 сумлык ашамлык алып шуны 2 тапкыр кафега кереп ашадым: 1 батон – 30 сум, 1 бутылка сөт – 65 сум, 1 шоколад – 55 сум. бөтенесе 150*3+20*2=490 сум тирәсе тотканмын.

больницага бардым. 2003 нче елның январеннән бирле булган авыртуым буенча. моңарчы мин аңа диагноз да куйдыртып бетермәгән идем әле.

2014 тә январьдә барганда ничаклы тотканмын: https://vk.com/wall17077748_2857?reply=2867 : поезд бәясе шул ук булган, 150*2, автобус бәясе почти шул ук булган, 19*2(?), ашамлыклар: 25+32+28+35+8 – 128 сумлык алганмын.