велосипедта йөрүчеләр өчен: тәгәрмәч артык тыгыз әйләнергә тиеш түгел! аны әз генә әйләндереп җибәргәч, ул әйләнгән җиреннән катып калырга тиеш түгел, ә туктап, үзенең авырлыгы белән бер аз булса да кирегә китергә тиеш, яки, авыррак өлешен күтәреп, ычкындыргач, хәтта бер отражатель авырлыгы белән дә әйләнеп китергә тиеш, һәм ул авыр урыны аска төшкәч тынычланырга тиеш. һәм ул артык буш та булырга тиеш түгел – селкенеп торырга тиеш түгел.
кайвакытта велосипед белән узып китүче кешеләрне күргәч шушы нәрсә искә төшә, күп кеше моны белмидер һәм зерәгә артык көч куеп йөриләрдер дип борчылам.