татарча блогларга сылтамалар блогыннан алып атам, болар бетте: rafilblog.archagrad.ru, takyldyk.ru, tatarblog.com, ranil.ru
төзәтәм: shomrt.co.cc -> shomrt.com
Monthly Archives: Июнь 2014
татар телендә килешләр юк…
мин татар телендәге исемсыманнарга ялганып исемсыман китереп чыгара торган торган күп-күп кушымча, бәйлек, кисәкчәләрнең һәм -ла- кушымчасы белән башка кушымча җыелмаларының сыйфатларын бер таблица итеп куеп карадым, һәм хәзер мин сезгә ышанычлы итеп күрсәтә алам, татар телендә килешләр юк икәнен! татар телендә исемсыманнарның арт ягына ялгана торган әйберләрне берничә төркемгә бүлеп карап була, ләкин анда “килеш” булып аерылып тора торган төркем юк! аларны аерым сүзгә яки кушымчага охшашрак булуларына карап менә мондый 12 төркемгә бүлдем, аерым сүз дигәннәрен алар белән кулланылучы кушымчалары белән бергә күрсәтәм:
1. аерым сүзләр, әмма бик актив кулланылалар:
га бәйле, дан башлап, га//ның чаклы, га карамастан, га караганда, /ның буенча, /ның хакында, /ның хакындагы, ка каршы, тан башка, тан элек, га/ның тикле, га/ның кадәрле, /ның асты, /ның өсте, /ның алды, /ның арты, /ның яны, чагы, чак, /ның арасы, /ның буе, /ның уртасы, /ның тышы һәм башкалар
2. аерым сүзләр, әмма формасы үзгәргән (кыскарган):
дан бирле ( <- биреле), /ның турында ( <- турысында), /ның шикелле (шәкелендәге/*шәкеленле)
3. шундый ук аерым сүзгә караганда башка мәгънә, башка кушымча белән кулланыла:
/ның аша (ны ашып), дан алып (ны алып), га бәйләнешле (бау белән бәйләнешле әйбер - кулланылмый), /ның төсле (... төстәге), /ның буйлап (... буеннан/*буенлап), /ның хакта (/ның хакында), /ның аркасында (/ның тәненең аркасында - башка мәгънә), дан соң (ның соңында), дан тыш (ның тышында), /ның аркылы (га арткылы)
4. өстәмә кушымча таләп итә, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар:
га таба (таб-а), га хәтле (хәттин ашу)
5. өстәмә кушымча таләп итә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар:
га кадәр
6. алмашлыктан соң өстәмә кушымча таләп итә, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар:
/ның саен (сан), /ның хәтле (хәттин ашу), /ның сыман (аксым)
7. кушымча шикелле алдындагы сүзгә карап үзгәрә,
әмма алмашлыктан соң өстәмә кушымча таләп итә, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар:
/ның ча (чак)
8. алмашлыктан соң өстәмә кушымча таләп итә, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар:
/ның өчен (чөнки)
9. алмашлыктан соң өстәмә кушымча таләп итә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар:
/ның белән, /ның кадәр
10. кушымча шикелле алдындагы сүзгә карап үзгәрә,
әмма аерым сүз шикелле үзенең басымы бар, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә, гадәттә җөмләдә 1 генә тапкыр була:
да (тагын)
11. кушымча шикелле алдындагы сүзгә карап үзгәрә, үзенең аерым басымы да юк,
әмма басымны үзенә тартмый, гадәттә җөмләдә 1 генә тапкыр була:
генә, үк, мы (мы 2 тапкыр да була ала... : иртәме-соңмы, тегеләйме-болаймы)
12. чын кушымчалар, (әмма шулар арасына берничә берничә кушымчадан торганын да керттем):
га, тан, та, дай, дый, ның, ны, сыз, лы, чы, ла-й, лы-й, ла-п, ныкы, кы, рак, сыл, гылт, чыл, чән, лек, да-гы, лә-р, лә-ячәк, л-и-се, лә-ү, лә-ү-че, лар, ы, м, ң, ыбыз, ыгыз, лар-ы
һәм боларны мәгънәсе буенча сортлап була (игътибар, грамматик төркемнәр димим, семантик төркемнәр дим!):
рәвеш тә, сыйфат та түгел:
(1) /ның асты, /ның өсте, /ның алды, /ның арты, /ның яны, чагы, чак, /ның арасы, /ның буе, /ның уртасы, /ның тышы
(12) лар, ы, м, ң, ыбыз, ыгыз, лары, лә-ү
сыйфат; рәвеш түгел:
(1) /ның хакындагы
(3) га бәйләнешле
(12) лә-ү-че, ныкы, кы, сыл, гылт, чыл, чән, лек, да-гы, лә-р, лә-ячәк, л-и-се, чы, ның
рәвеш; сыйфат түгел:
(1) дан башлап, га//ның чаклы, га карамастан, га каршы, тан башка, тан элек, га тикле, га кадәрле
(3) /ның аша, дан алып, /ның буйлап, /ның аркасында, /ның аркылы
(4) га таба, га хәтле
(5) га кадәр
(10) да
(12) ла-й, лы-й, ла-п, га, тан, та, ны,
сыйфат та, рәвеш тә:
(1) /ның кадәрле, ның тикле, га бәйле, га караганда, /ның буенча, /ның хакында
(2) дан бирле, /ның турында, /ның шикелле
(3) /ның төсле, /ның хакта, дан соң, дан тыш
(6) /ның саен, /ның хәтле, /ның сыман
(7) /ның ча
(8) /ның өчен
(9) /ның белән, /ның кадәр
(11) генә, үк, мы
(12) сыз, лы, дай, дый, рак
- болары арасыннан 12-нчеләрен карагыз, "килеш"ләр, булсалар, шулар арасында булыр иде, менә хәзерге грамматикада "килеш" булып саналучы кушымчалар башка кушымчалардан берничек тә аерылып тормыйлар. әмма, аларның, 6 килешнең, 5 кушымчаның 4-се "рәвеш, сыйфат түгел" бүлегенә керә, һәм ул бүлектә гап-гади кушымчалар шулар гына (калганнары -ла- фигыль кушымчасы белән бергә башка кушымчалар), 1-се "сыйфат, рәвеш түгел" бүлегенә керә, әмма ул анда берүзе генә түгел.
шулай итеп:
1) хәзерге грамматикада килешләр исемлегеннән "ның"ны алып атуда мәгънә бар,
2) һәм башкача: килешләр исемлегенә ныкы, кы, рак, чән, лек, дагы, чы кушымчаларын өстәүдә мәгънә бар.
баш килешне нишләтергә? аның кушымчасы юк! ул "сыйфат та, рәвеш тә" бүлегенә керә, әмма ул "рәвеш тә, сыйфат та түгел" бүлегенә дә керә! (мәсьәлән, "китап" сүзе) гомумән, ул бу 4 төркемгә дә керә бугай, нинди сүз булуына карап! баш катырып утырасы юк, баш килеш ул кушымча түгел! һәм баш килеш булырга мәҗбүр/мохтаҗ/тиеш дә түгел, әйтәм ич, татар телендә килешләр бөтенләй юк алар дип. әмма килешләрне эзләүне дәвам итеп карыйм. баш килешне алып атканда:
1-нче вариант: 4 килеш: га, тан, та, ны. - бу нәрсә инде? бу килешләр булсынмы ни инде? бу кушымчаларның бер кечкенә генә төркеме инде.
2-нче вариант: 4 рәвеш килеш: га, тан, та, ны, 8 (я күбрәк) сыйфат килеш: ныкы, кы, рак, чән, лек, дагы, чы, ның
шушында күренә: болай 2-нче вариант дөрес түгел, чөнки аның эчендә 1-нче вариант бар! һәм сыйфат та, рәвеш тә булганнарын , һәм башкаларын өстисе булып чыга!
баш килешне өстәп караганда: 1-нче вариант: баш килешнең туры тәмамлык ролендә кулланылышын баш килеш дип атап га, тан, та, ны янына өстәргә була... әмма аны - юк, "0" кушымчаны өстәгәч, нишләп соң бәйлекләрне дә өстәмәскә ди? менә шундый мәгънәсезлекләр килеп чыга.
шулай итеп, килешләр юк икәнен күргәнсездер!
мин ясаган таблица: кушымчалар.xls. гугл докс-та: https://docs.google.com/spreadsheets/d/1rhSWtvLjcbCsTOLoPogEUc4SyCK4XQr_pFtqJl0eftQ/edit .
00:26 : һәм, сүз уңаеннан, монда исемсыманнан исемсыман китереп чыгара торган кушымчалар һәм сүзләр, әмма болар җыенысы – 4 төркемнең берсе… менә ул 4 төркем: 1) исемсыман -> исемсыман 2) исемсыман -> фигыль 3) фигыль -> исемсыман 4) фигыль -> фигыль.
00:42 : бу ике сортлау ысулыннан башка тагы бер сортлау бар, әмма ул грамматика китапларында бар инде: бу әйберләрнең урыны буенча, мәсьәлән, “мы” иң ахырда тора, аңа хәтле “үк”, аңа хәтле “гә”… моның турында уйлап язарга кирәк миңа да. (“мы”дан соң “икән” тора икән әле, әмма ул бу таблицада юк … ). 02:09 : бу (3нче төр, урнашу тәртибе буенча) сортлау ны кулланып килешләрне эзләп күрсәтмичә бу минем дәлилем тулы түгел… июнь-26 17:23 : башлыкта өндәү урынына 3 нокта куям… июнь-27 19:01 : шул позицияләре буенча килешләрне таптым бугай, әмма берничә төрле билгеләмә белән, алла бирса, скоро язырмын.
июнь-27 14:44 : “игътибар, грамматик төркемнәр димим, семантик төркемнәр дим!” – бер аз ялгышрак уйлаганмын, семантика грамматиканың бер өлешедер дип уйлыйм … 17:10: “рак” ны күчерәм, ялгыш “с. ; р. түгел” дә булган, әмма ул бит рәвеш тә… 20:41 : “/ның кадәрле”-не 4 төркемнең 2-нчесеннән 4-енчесенә күчерәм, ягъни, ул да, сыйфат та, рәвеш тә, (“с. ; р. түгел” дә булган). 20:46 : /ның чагы -> чагы; “чак” ны өстим . (мин инглизчә язма язып утырам әле, шунда 3-нче ысул белән килешләрне билгеләп утырам, шунда хаталарымны табам).