безнең татар теле галимнәре сүзләрне болай бәйләп күз алларына китерә, анализ ясый:
инглиз теле грамматикасында да бу ысул бар: https://en.wikipedia.org/wiki/Dependency_grammar
моңа караганда дөресрәк ысул да бар, әмма ул әле татар теле галимнәренә килеп җитмәгәндер:
инглиз теле грамматикасында ул бар: https://en.wikipedia.org/wiki/Government_and_binding_theory .
юу ике ысул да чагыштырып күрсәтелгән мәкаләне дә карагыз: https://en.wikipedia.org/wiki/Phrase_structure_grammar .
әмма бу да дөрес түгел. морфемаларны аерып карарга кирәк! менә болай:
инглиз теле грамматикасында мин моны ачык күрмәдем, әмма әле генә күрсәткән икенче мәкаләдә икенче сызымда ( https://upload.wikimedia.org/wikipedia/en/7/7c/HeSmashedTheVase1.png ) үткән заманны аерып күрсәткәннәр, әмма кушымчасын аерып сүз кебек язмаганнар, башка сызымнарында сүз төрләнешләрен, кушымчаларын бөтенләй аермаганнар.
икенче төрле әйткәндә , хикмәт шунда: кушымчалар алар язуда гына кушылып языла! чын тел ул бит язу түгел!
мин моның турында интернетта күп яздым инде, кушымчаларны аерып язырга кирәк дип.
26 нчы ноябрь 18 11, һәм 2020-ноя-2-дә төзәттем : инглиз грамматикасында да кайбер кушылып бетмәгән кушымчаларны аералар икән: https://en.wikipedia.org/wiki/Dependency_grammar#Prosodic_dependencies :
әмма монда да would will+ed итеп күрсәтелмәгән, known know+ed итеп күрсәтелмәгән.