Monthly Archives: Июнь 2012

бер таблитсаны күчерү

бер таблитса ны бер майсиквельдан файлга саклап, икенче майсиквельга шул файлдан кертү.

mysqldump -u testscript -p testscript mysql1_tawos > tawos.sql
бу аңлата: “testscript” исемле кулланучы исеменнән “testscript” исемле җыентыдагы “mysql1_tawos” таблитсасыны чыгару. “>” – линукстагы стандарт тамга, команданың җавабын җибәрүне аңлата, бу очракта ул “tawos.sql” файлына яздырыла.

хәзер бу файлны икенче компьтерга копияләдегез ди.
mysql -u script -p script < tawos.sql
“script” исемле кулланучы исеме белән, “script” исемле җыентыга җибәрү. “<" – линукста җибәрүне аңлата, бу очракта "tawos.sql" файлы эчтәлеген. ә аның эчендә майсиквель әмерләре. һәм ул әмерләр "mysql1_tawos" таблитсасын төзей һәм тулдыра.

майэскуэльда кулланучы ясау

майэскуэльда кулланучы ясау:
CREATE USER 'jeffrey'@'localhost' IDENTIFIED BY 'mypass';
GRANT ALL ON db1.* TO 'jeffrey'@'localhost';

( http://dev.mysql.com/doc/refman/5.1/en/grant.html дан )

инглиз телен аңласагыз аңлашыла бугай инде бу…

“localhost” – шушы майсиквель эшләгән компьютерның үзен аңлата, “jeffrey” дигән кулланучы шушы компның үзеннән язса гына майсиквельга керә ала булып чыга.
“ALL” – бөтенесе дигән сүз, барча әмерләрне аңлата.
“db1.*” – “db1” мәгълүмат җыентысындагы барча таблитсыларны аңлата.

(июнь-18:) ничек җыентыны ясарга.

mysql да күпләп таблитсы бетерү

mysql да күпләп таблитсы бетерү, мисал өчен, “wp2_” диеп башланган 190 таблитсаны – моны команда язып кына эшләп булмый ди, пыхыпы скрипт язарга була, интернетта бар әзере дә.

кушымчаларны аерым язырга кирәк

( http://vk.com/wall17077748_1057 белән https://www.facebook.com/permalink.php?story_fbid=214542655333937&id=100003512218112 дә яздым инде, копиялим)

татар теленең орфографиясен үзгәртергә кирәк дигән идем ( http://vk.com/wall17077748_1052 ). мин уйладым. нигез кагыйдә – барча кушымчаларны аерып язу булырга тиеш.

мин берничә кушымчаны карадым.

1) иң таралган кушымча бугай – (с)ы(н). моны бәлки кушып язырга да буладыр диеп уйларга була, әмма мин мисал күрсәтәм, аерып язасы икәнлегенә: “юан эчәк” дигән термин бар. хәзер моны “ы” кушымчасы белән язам: “кеше юан эчәге”, менә монда “е” кушымчасы “юан эчәк” дигән объектка карата кулланылган, “эчәк”кә генә түгел. шулай булгач, ул “эчәк” кә генә ялганган тойгы тудырып аңа гына кушылып язылырга тиеш түгел. аерым язылса яхшырак. ә “кеше юанэчәге” дигән вариант әйбәт түгел, чөнки андый кагыйдә булса, “юанэчәк” дигәндә дә, ягъни “ы”сыз, кушып язасы була, ә андый сүзләр күп… әмма берничә шушындый сүзне кушма сүз диеп караганда? мин шикләнә башладым. ә кушма сүз кебек әйбер түгел, ә гади сыйфат ролендәге сүз шулай кулланыламы икән? мисал өчен “матур китап” – “бала матур китабы” кебек, әмма чын мисал бармы? була ала бугай: агач шкаф – өй шкафы – өй агач шкафы, әмма бу да чын түгел әле. менә таптым ! : яссы телевизор – кытай яссы телевизоры. мондый сүзләр күп булыр ул, аларның җыенысын кушып ягъни “яссытелевизор” диеп язу дөрес булмастыр. бу да гап-гади генә сыйфат түгел шул, мондый очракларда гел шундый “сүз ясагыч” нәрсәләр була ахрысы. тагы мисал.. кызыл чәчәк – голландия кызыл чәчәге. менә монысы гап-гади “кызыл” дигән сыйфат инде. таптым ! “кызылчәчәк” диеп язу дөрес булмас, шуңа күрә, аны да, “ы” кушымчасын да аерып язасы: “голландия кызыл чәчәг е”.

2) “ак” кушымчасы. монысы сүз ясагы кушымча. ә менә моны кушып язарга да була бугай.. чөнки : мисал: “тарак” – “тара”+”ак”. моны бер кайчан да “тиз тара” кебек ике өлештән торган әйбергә ялгамыйлар. ягъни “тарак” дигән сүз генә бар, “тизтарак” кебек сүзләр юк… әмма була ала шул… әмма булса да аны инде яңа сүз, кушма сүз була диеп карарга була, һәм кушып язарга, кушма сүзлә сирәк, ә “ак” кушымчасы белә тагы да сирәк я юк.

2015-гыйнвар-25 :

кушымчаларны аерып язу өчен тагы бер мисал: “парлы сүз булмау – дәлил түгел. {парлы сүзләр генә сызык белән языл}мый.” – https://vk.com/wall-10892530_238?reply=246 дан, бу минем сүздән.