таблитса эчтәлеген карау

сәләм. мин майсиквель белән шөгыльләндем, ә блогка язмадым. мин инструкцияләрне карый-карый гына пхп скриптлар ясадым, терминалда эшләмәдем. һәм менә бүген терминалга кереп бер чсаган таблитсамны карамакчы булдым. шунда миңа үземнең язган шушы язмаларым да булышты. һәм менә нинди проблема килеп чыкты: татар, хәтта кириллица хәрефләрен “?” белән күрсәтте. әмма мин моны чиштем. башта ничек таблитса эчтәлеген караганны әйтәм:
узган язмаларда әйткәнчә, кердем, таблитсаны сайладым, аннары таблитса төзәелешен карадым.
аннары болай иттем:
select * from mysql1_tawos;
ләкин, әйткәнемчә, хәрефләр дөрес чыкмады. аннары мин әйттем:
SET CHARACTER SET utf8;
аннары тагы:
select * from mysql1_tawos;
эшләде!

инглиз телен белгән кешегә җайлы аңлашыла бу әмерләр. селект – сайла. фром – урысча “из”. сет – кую. характер – хәреф. сет – җыйылма.

игътибар. кызганыч, сез минем язмаларны укып кына моны тикшереп карай алмайсыз әле, чөнки мин бу эчтәлекне таблитсага ничек язасы икәнен монда язмадым.

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.