Минем Ислам диненә ышануым кимеп китте әле. Минем Исламга ышануым Коръән китабының хатасыз булуына, шул исәптән фәнгә туры килүенә һәм шуңа өстәп, анда Мөхәммәд пәйгамбәр заманында кешеләр белмәгән фәнни әйберләр язылган булуына нигезләнгән. Хәзер – кичә мин бер аятькә яңадан игътибар иттем: 86 нчы сүрәдә. Башта ул урынның татарча Ногъмани тәфсирен күрсәтим:
4. Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр.
5. Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды?
6. Халык кылынды ятакка коелган судан.
7. Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан.
8. Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер.
( http://kitap.net.ru/sura/86.php сайтыннан )
Монда 7 нче аять сүзен-сүзгә тәрҗемә ителмәгән. Чынлыкта анда “умыртка һәм кабырга арасыннан” дигән. Сүз уңаеннан, бу тәрҗемәдәге 6нчы аятьтәге “ятакка” дигән сүз чынлыкта Коръәндә юк.
Хәзер бу урынның гарәпчәсен күрсәтәм:
إِن كُلُّ نَفْسٍ لَّمَّا عَلَيْهَا حَافِظٌ
فَلْيَنظُرِ الْإِنسَانُ مِمَّ خُلِقَ
خُلِقَ مِن مَّاءٍ دَافِقٍ
يَخْرُجُ مِن بَيْنِ الصُّلْبِ وَالتَّرَائِبِ
إِنَّهُ عَلَى رَجْعِهِ لَقَادِرٌ
( http://www.crimean.org/islam/koran/arabic/86/7 сайтыннан )
Хәзерге фән буенча ничек кеше умыртка белән кабырга арасыннан чыккан судан яки сыеклыктан ясалган? Кабырга бит ул югарыда, аның белән умыртканың арасы да югары була. Аннары кабырганың алгы ягының иң астыннан умыртканың иң астына “диагональ” итеп сызык сузып, шул сызыктан өстәрәк урынны да умыртка белән кабырга арасы диеп санарга мөмкин. Хатын-кызның күкәй күзәнәкләре шулай югарыда урнашкан булырга мөмкин. Ярар, менә бит бер соравыма үзем дә җавап таптым. Өлешчә булса да туры килгәч, бу аятьне дөрес диеп санап була инде. Фикеремне дәвам итәм. Ә ир кешенең күкәй күзәнәкләре әллә кайдагы астагы күкәйләрдән чыга бит? Коръәндә су турында әйтелә, ә сыеклыгы да аста ясала, “простата” бизендә, минем белүемчә.
Бер Гуглның кеше тән төзелеше картасы сайтына кереп чыгасым бар әле, әллә ничә ел инде линукста утырам, ул карта чыкканда линукста идем инде, шуңа күрә бер дә кереп караганым юк әле.
март-29 8:51 : мәкаләнең исемен үзгәртәм. элекке исеме “Кызганыч, иманым кимеп китте әле”, адресы “qozganoc-imanom-kimip-kitti-ali”.