Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

>2012-март-29 20:00 : гәҗиткә чыккан версия комментта, карагыз. <

http://forum.kukmara-rayon.ru/viewtopic.php?pid=2169#p2169 дан копияләм язам, анда бу мәкаләнең тулырак, элеккерәк, 2 тапкыр зуррак 2 варианты да бар:

http://vk.com/wall-27354449_231 дан копияләп язам:

гәҗиткә мәкаләне а4 га сыйдырып язырга кушканнар иде. менә моны яздым:

Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

Кукмара 1нче мәктәбендә төп фәннәрне урыс телендә укыта башлаганнар. Шулай итеп, Кукмара татар балалары 18 яшькә кадәр атна буе һәм көне буе диярлек урыс телендә сөйләшергә мәҗбүр ителә. Әмма бу мәктәптә тарих фәнен татар телендә укуны калдырганнар, ди. Кукмара халкының күбрәге татар булса да, без мәктәпсез калдык. Безгә татар телле мәктәбебезне тизрәк кире кайтарырга кирәк. Чөнки тизрәк кайтармасак, ул бөтенләйгә урыс телле мәктәп булып кала ала. Алла теләсә… Алай булса, бу Кукмарада чын татарларның юкка чыгуына китерәчәк, урысча сөйләшүче татарлар гына калачак. Урысча сөйләшүче кешеләрнең, мәктәп коллективының рухы үзгәрә.
Зур Кукмара белән Иске Пенәгәр мәктәпләре дә урыслашкан ди. Манзараста яңа ачылган мәктәп – урыс телле. Хәзер безгә иң якын татар мәктәпләре Пычак белән Байлангардадыр. Кукмара мәктәпләренең бөтенесе: 4 мәктәп, һәм училище белән кичке мәктәп урыс телле хәзер.
Чыгарылыш имтиханын урыс телендә генә рөхсәт итүче закон чыккан елны – 2008дә – безнең мәктәп урысча укытуга күчкән.
Татарстанда 9нчы сыйныфтан соң да “Бердәм дәүләт имтиханы” үткәрелә, һәм ул урыс телендә, ул Россиядә юк, Татарстанда сынап карау гына икән. Шулай итеп, Татарстанда гына сакланып калган диярлек татар телле, чын татарларга һөҗүм бара диеп уйларга була.
Кайбер кеше урысча укуны яклый һәм моны имтиханга әзерләнү өчен кирәк ди. Мин мәктәптә укыганда без дә югары уку йортларына керер өчен урысча имтихан бирдек. Мәктәптә татарча укып та аңа әзерләнү мөмкин.
Хөкүмәт безне шулай итеп урысча укырга мәҗбүриләгәндә, без бер сүз әйтмичә генә урысча укуга күчергә тиеш түгел. Мин уйлыйм, безнең мәктәп коллективы шушы хәлгә матбугатта ризасызлык белдерергә тиеш иде. Ризасызлык белдерү өчен vk.com/club27354449 төркеменә керә аласыз.
Татарча укуы уңайсыз диюче кешеләр бар. Мин моны беләм, өстәмә җәя тамгалары кулланып, яки кайвакыт кушымчаларны аерым язып, бу хәлне төзәтеп була. Мин моның турында шәхси сайтларымда яздым. Гарәп язулы татарча китапларда кушымчаларның аерым язылганын күргәнем бар, һәм структурасы буенча төрки телләр шикелле булган япон телендә кушып язу белән аерып язу юк. Европа телләрендәге предлоглар аерым языла, урыс һәм гарәп телендәге килеш кушымчалары үзләре өстәлгән берничә сүзнең ахырына гына түгел, һәрберсенә өстәлә. Программалау телендә ifa < 5then диеп язасы булса ул дөрес булмас иде.
Ислам диненә ышанучылар, Коръәндәге 30:22, 49:13 аятьләрен карагыз. Төрле телләр булуы – Аллаһының теләге. Халыклар Аллаһка буйсынуда узышсынга. Халыклар телләре белән дә аерыла, кеше чит халык кешесе булып кыйлана алмый. Без Аллаһы ясаган әйберне үзгәртергә тиеш түгел, 4:119 аятен карагыз. Һәм, Коръән китабында нәфес белән җан ул бер үк нәрсә, нәфес ул начар әйбер генә түгел, без акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ил законнарына буйсынудан соң, җаныбыз теләгәнне дә эшләргә хокуклы. Без урысча укуга беренче чиратта җаныбыз белән риза түгел бугай.

Кукмара беренче татар гимназиясендә укыган Корбанов Динар.

“вконтакте”да беркетелгән документларны бу блогта да беркетәм:
Татарча укуны кайтарыйк 3.odt
Татарча укуны кайтарыйк 3.doc
Татарча укуны кайтарыйк 3.docx
> мар-13: үзгәреп бетте инде, бетерәм. <

яшел төс белән күрсәтеп өстәдем. … тагы күп үзгәрешләр бар, редакциядәгеләр һәм мин ясаган, вконтактеда һәм форумда карагыз. … ул үзгәрешләрне монда коммент итеп өстәдем.

март-15 : яңа версия: Татарча укуны кайтарыйк 32а.doc март-29 12:44 : бу дөрес файл түгел икән бит! кайбер хәрефләр урынында сораулар! бетерәм.

март-29 18:41 (19:58гә чаклы чыкмыйча калган әле): гәҗиттә чыккан версияне беркетәм: Татарча укуны кайтарыйк 32a.doc .

5 thoughts on “Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

  1. qdinar Post author

    редакциядәгеләр белән мин ясаган кайбер үзгәрешләр:
    а) “мәктәбендә” урынына “гимназиясендә”
    ә)))) “башлаганнар, бары тарих фәнен генә татар телендә укуны калдырганнар”
    б) “атна буе һәм көне буе диярлек” урынына “дәресләрдә һәм өйдә дәрес әзерләгәндә”
    в) “сөйләшергә *һәм уйларга* мәҗбүр ителә”
    г) “Кукмара” урынына “поселок”
    д) “без *үз телебездәге* мәктәпсез калдык”, “татар телле мәктәбебезне” урынына “аны”
    е) “ул … кала ала” урынына “аның … калу куркынычы бар”
    ё) бу бетте: “Алла теләсә… Алай булса, бу Кукмарада чын татарларның юкка чыгуына китерәчәк, урысча сөйләшүче татарлар гына калачак”
    ё2) мин аның урынына моны тәкъдим иттем һәм ул кабул ителде: “Россия өлкәләрендә, Татарстан шәһәрләрендә татар мәктәпләренең ябылуы яшьләрнең урыс теллегә әйләнүенә китерде, безгә моннан гыйбрәт алырга кирәк”
    ж) “*Күрше* Иске Пенәгәр”
    җ) “Зур Кукмара белән” бетте, аның урынына арттарак “Зур Кукмара мәктәбендә математика русча укытыла башлаган”
    з) “бөтенесе: 4 мәктәп, һәм училище белән кичке мәктәп” урынына “бөтенесе, шулай ук лицей белән кичке мәктәп”
    и) “елны – 2008дә –” урынына “2008 елда”
    й) безнең *1нче урта* мәктәп *тә* урысча укытуга күчкән
    к) ” “Бердәм дәүләт имтиханы” үткәрелә, һәм ул урыс телендә” урынына “укучылар бердәм дәүләт имтиханы бирәләр, анысы да урыс телендә үткәрелә”
    л) сынап карау [-гына-] {+өчен генә+} икән
    м) монысын әле генә күрдем, мин моңа риза түгел әле: укуга [-күчергә-] {+күчерергә+} тиеш түгел
    н) “тиеш түгел” дән соң мин өстәргә тәкъдим иттем: “, чөнки безнең илдә демократия”
    ң) “… 49:13 аятьләрен” урынына “… 49:13 аятьләрне”
    о) “Халыклар Аллаһка буйсынуда узышсынга” урынына “Аллаһка буйсынуда узышсын өчен төрле халыклар бар”
    о2) бу төшне абзацы белән үк сызып атканнар иде, мин дини сүзләр язырга хакым булуын якладым, аннары бу абзацны аңлашылмый диделәр, мин үзгәрешләр тәкъдим иттем
    ө) кеше чит [-халык-] {+милләт+} кешесе булып …
    п) Аллаһы [-ясаган әйберне-] {+ясаганны+} үзгәртергә (мин үзгәрттем… )
    р) {+моны сез+} 4:119 [-аятен карагыз.-] {+аятендә укый аласыз.+}
    с) бетте: “Коръән китабында нәфес белән җан ул бер үк нәрсә, нәфес ул начар әйбер генә түгел”
    т) “Корбанов Динар” урынына “Динар КОРБАНОВ”

    Reply
    1. qdinar Post author

      тагы бер үзгәртү ясыйм:
      “Ислам диненә ышанучылар” урынына “Мин мөселман буларак әйтим”.

      Reply
    2. qdinar Post author

      тагы бер үзгәртү ясыйм:
      “Аллаһка буйсынуда узышсын өчен төрле халыклар бар” дигәч өч нокта куям (бер нокта урынына).

      Reply
    3. qdinar Post author

      http://forum.kukmara-rayon.ru/viewtopic.php?pid=2334#p2334 :
      ниһаять мәкалә чыкты. миндә булган ахыргы версиядән кечкенә генә аермалары бар:
      а) “Мин мөселман буларак әйтим” урынына “Мин мөселман буларак әйтәм”
      ә) “Кукмара беренче татар гимназиясендә укыган …” урынына “Кукмара беренче татар гимназиясен тәмамлаган …”
      б) “Һәм, без акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, …” урынына “Һәм без, акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, …”
      в) “Аллаһка буйсынуда узышсын өчен төрле халыклар бар” дигәч өч нокта түгел, бер нокта чыккан.
      г) “Динар КОРБАНОВ” дигәч нокта беткән, ул бәлки элек үк беткән булгандыр инде.
      Мин тапкан аерма шушы гына бугай инде.

      Reply
      1. qdinar Post author

        Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк
        Кукмара 1нче гимназиясендә төп фәннәрне урыс телендә укыта башлаганнар, бары тарих фәнен генә татар телендә укуны калдырганнар. Шулай итеп, Кукмара татар балалары 18 яшькә кадәр дәресләрдә һәм өйдә дәрес әзерләгәндә урыс телендә сөйләшергә һәм уйларга мәҗбүр ителә. Поселок халкының күбрәге татар булса да, без үз телебездәге мәктәпсез калдык. Безгә аны тизрәк кире кайтарырга кирәк. Чөнки тизрәк кайтармасак, аның бөтенләйгә урыс телле мәктәп булып калу куркынычы бар. Россия өлкәләрендә, Татарстан шәһәрләрендә татар мәктәпләренең ябылуы яшьләрнең урыс теллегә әйләнүенә китерде, безгә моннан гыйбрәт алырга кирәк. Урысча сөйләшүче кешеләрнең, мәктәп коллективының рухы үзгәрә.
        Күрше Иске Пенәгәр мәктәбе дә урыслашкан, Зур Кукмара мәктәбендә математика русча укытыла башлаган ди. Манзараста яңа ачылган мәктәп – урыс телле. Хәзер безгә иң якын татар мәктәпләре Пычак белән Байлангардадыр. Кукмара мәктәпләренең бөтенесе, шулай ук лицей белән кичке мәктәп тә урыс телле хәзер.
        Чыгарылыш имтиханын урыс телендә генә рөхсәт итүче закон чыккан 2008 елда безнең 1нче урта мәктәп тә урысча укытуга күчкән.
        Татарстанда 9нчы сыйныфтан соң да укучылар бердәм дәүләт имтиханы бирәләр, анысы да урыс телендә үткәрелә, ул Россиядә юк, Татарстанда сынап карау өчен генә икән. Шулай итеп, Татарстанда гына сакланып калган диярлек татар телле, чын татарларга һөҗүм бара диеп уйларга була.
        Кайбер кеше урысча укуны яклый һәм моны имтиханга әзерләнү өчен кирәк ди. Мин мәктәптә укыганда без дә югары уку йортларына керер өчен урысча имтихан бирдек. Мәктәптә татарча укып та аңа әзерләнү мөмкин.
        Хөкүмәт безне шулай итеп урысча укырга мәҗбүриләгәндә, без бер сүз әйтмичә генә урысча укуга күчерергә тиеш түгел, чөнки безнең илдә демократия. Мин уйлыйм, безнең мәктәп коллективы шушы хәлгә матбугатта ризасызлык белдерергә тиеш иде. Ризасызлык белдерү өчен vk.com/club27354449 төркеменә керә аласыз.
        Татарча укуы уңайсыз диюче кешеләр бар. Мин моны беләм, өстәмә җәя тамгалары кулланып, яки кайвакыт кушымчаларны аерым язып, бу хәлне төзәтеп була. Мин моның турында шәхси сайтларымда яздым. Гарәп язулы татарча китапларда кушымчаларның аерым язылганын күргәнем бар, һәм структурасы буенча төрки телләр шикелле булган япон телендә кушып язу белән аерып язу юк. Европа телләрендәге предлоглар аерым языла, урыс һәм гарәп телендәге килеш кушымчалары үзләре өстәлгән берничә сүзнең ахырына гына түгел, һәрберсенә өстәлә. Программалау телендә ifa < 5then диеп язасы булса ул дөрес булмас иде.
        Мин мөселман буларак әйтәм, Коръәндәге 30:22, 49:13 аятьләрне карагыз. Төрле телләр булуы – Аллаһының теләге. Аллаһка буйсынуда узышсын өчен төрле халыклар бар. Халыклар телләре белән дә аерыла, кеше чит милләт кешесе булып кыйлана алмый. Без Аллаһы ясаганны үзгәртергә тиеш түгел, моны сез 4:119 аятендә укый аласыз. Һәм без, акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ил законнарына буйсынудан соң, җаныбыз теләгәнне дә эшләргә хокуклы. Без урысча укуга беренче чиратта җаныбыз белән риза түгел бугай.
        Кукмара беренче татар гимназиясен тәмамлаган Динар КОРБАНОВ

        Reply

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.