Monthly Archives: Ноябрь 2011

мунча пиче эченә йылга комы салып буламы

мунча пичендәге ташлар арасына йылга комы салу яхшымы икән? мин уйлыйм, ул ташлар белән мунча стенасы арасындагы контактны яхшыртыр иде. кирпеч мунча һәм ташлар күз алына киләдер, әмма бу фикер миңа безнең хәзерге мунча пичен күргәч килде, ул тимер (корычтыр) стеналы (торбадан ясалган), эчендә таш урынына янган кирпечләр. миң аның ташлары яхшы җылынмый кебек тоелды.

реаль саннар турындагы иске сайтымдагы язмам турында

реаль саннар турындагы иске сайтымдагы язма(лары)м турында. мин анда хәзерге математикада кабул ителгәненең дөрес түгеллеге турында язган идем. әллә ничә ел элек инде ул. шуннан соң, бер ел тирәсе элек, мин моның турында дедекинд язмасын укыдым. каты дәлилләгән. әмма барыбер, мин үз фикеремдә калам бугай… минем вариант дөрес димәйм, әмма ул вариант та бердән бер дөрес түгел бугай, шулай булгач, бары бер ул дөрес түгел булып чыга, чөнки анда аксиомалар турында дөрес язылмаган булып чыга… алла бирса, язырмын әле.