интернетта мин

“интернетта мин” дигән битне нәшер иттем. мин инде моны берничә атна элек яздым, әмма анда берничә аңлатмасыз сылтама калган бит, менә шуларны язып бетерергә иренеп ачмыйча торган идем, һәм әле язылмыйча калган сылтамалар да бардыр. бүген ниһаять чыгардым. аңлатмасыз сылтамалар актив түгел иде, шуларны активлаштырдым да, нәшер иттем.
менә ул бит: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/internetta-min/ .

1 thought on “интернетта мин

  1. qdinar Post author

    мин моны яза башлап бер атна тирәсе вакыт узгач “mckhayr” да блогында шушыңа охшаш әйбер язды, ләкин анда аның шәхси булмаган сайтларына сылтамалар да бар… әмма минеке дә шулай инде… әмма аныкында вконтактеда ул алып барган группаларга да сылтамалар бар, минекендә юк, аныкында үзе ясаган аватар, смс сайты кебек әйберләр күрсәтелгән, минекендә минем андый сайтлар күрсәтелмәгән, әмма анда блог язсам йә күп фикерләр язсам – күрсәттем. һәм калганнары – социаль челтәрләрдәге адреслары гына, күп түгел. аның миңа теркәлергә яратмавын әйткәне бар, чынлап та аның теркәлгән сайтлары әздер.

    Reply

qdinarка җавап калдыру Җавап язудан баш тарту

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.