Monthly Archives: Октябрь 2011

кар яуды

хәзер кар яуган да, ятып та калган, бу көздә беренче тапкыр явуда ук, җиргә төшкәч үк эремәйчә, ятып калган

ноябырь-9 9:44 : ул кар әкрен генә 1-2 көндә юкка чыкты. кичә иртәнге якта, өченче көнме шунда, тагы кар яуды, күбрәк булып.

интернетта мин

“интернетта мин” дигән битне нәшер иттем. мин инде моны берничә атна элек яздым, әмма анда берничә аңлатмасыз сылтама калган бит, менә шуларны язып бетерергә иренеп ачмыйча торган идем, һәм әле язылмыйча калган сылтамалар да бардыр. бүген ниһаять чыгардым. аңлатмасыз сылтамалар актив түгел иде, шуларны активлаштырдым да, нәшер иттем.
менә ул бит: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/internetta-min/ .

compaq d51s кә стандарт “блок питания” тоташтыру

compaq d51s (evo d510) кә стандарт {компьютер “блок питания”се} тоташтыру.
мин интернеттан урысча һәм инглизчә сайтларны карый-карый һәм уйлап, белемемне кулланып, тоташтыра алдым, менә схемасын сыздым:
мин иске “материнская плата”дан зур “питание” ( бу сүз бөртеге әдәби татар телендә “туену”, әмма мин бәлки “туклану” диер идем… ) “разъём”ы алып, ватык “компак” “быпы”сының “разъём”ын бер аз чыбыгы белән кисеп алып, “переходник” ясадым.

өстәмә “ачкыч” сүзләр сүз бөртекләре (әдәби телдәге “сүз” сүзе миңа ошамый әле… мин ул мәгънәне “сүз бөртеге” диеп язам, әллә ничә йыл инде ), моны инглизчә блогыма язганчы, бәлки монда эзләп килерләр: “how to connect standart atx power supply to compaq evo d510 ( d51s ) motherboard”. Урысча да языйм әле: “как подключить стандартный блок питания atx к материнской плате компьютера compaq evo d510 ( d51s )”. ачкыч сүз бөртекләре генә түгел, фразалар (татарча “әйтем”, “сүз”ләр диергә буладыр) яздым инде, инглизчә белән урысча аерым язып тормасмындыр, алла бирса.