Monthly Archives: Август 2011

бу сайттагы яңа язмаларны rss укыгыч белән күзәтеп торыгыз

мон сайттагы яңа язмаларны rss укыгыч белән күзәтеп торыгыз. әле генә уң баганада өстә шундый киңәш язып куйдым, ул мон блогның һәр битендә күренер, алла бирса. төгәле болай диеп яздым:
вакыт-вакыт бу блогны ачып карыйсыңмы? алайса, аны rss укыгыч арткылы күзәтеп торырга тәкъдим итәм. андый программада яңа язмалары сирәк чыга торган бер ничә сайтның яңалык тезмәләрен берләштереп була. мин белгән иң яхшы rss укыгыч – google.com/reader .

2012-2-23 8:9 : әле генә өстәдем: тагы бер укыгычны кулланып карый аласыз – https://mail.yandex.ru/neo2/#lenta .

2014-ноябрь-17 : 3-нче ноябрьдә digg.com/reader ны өстәдем, тагы бер заман, бәлки 2014-гыйнвар-21 дәдер, feedly.com ны өстәгән идем, ә гугл ридерны бетергән идем, хәзер аның бу язмадагы сылтамасын пассивлаштырып куям әле.

авыл мәктәпләрен япмау ысулы

авыл мәктәпләрен япмау ысулы. мин бу фикерне “белем ру” форумында әйткән идем инде. хәзер дөнья интернетлаша һәм интернетлашырга тиеш! ә интернет белән эшләп була торган эшне автобус белән алыштыру – бу прогресска, дөньяның хәзерге үсешенә каршы бару. ягъни, кечкенә мәктәпләрне бөтенләй бетерүгә яхшы альтернатива бар – үзәк мәктәптә һәм кечкенә мәктәптә (һәр класста) видеокамера белән зур монитор куерга, видеокамераны тотып төшереп тора торган кеше булса да әйбәт булыр иде, әмма, моны эшләп булмыйдыр, кечкенә мәктәпләрне шул мәктәп хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләмәс өчен ябалардыр ич инде, видеокамера тотып тора торган кеше дә булса, һәр сыйныфка ике кеше кирәк була. 10 сыйныфка – 20. ә видеокамера тотып тора торган кеше үзәк мәктәптә генә булса да бәлки буладыр. бу хәзерге заманада мөмкинме – әйе, чөнки хәзерге заманда һәр өйдә диярлек булган таттелеком интернет челтәрендә татарстан эчендәге тизлек бик зур, гади адсл модем белән, җибәрү секунд саен 300 килобайт, алу секунд саен 1 мегабайт бугай, видесурәт җибәрергә җитә, мисал өчен, ютуб видеоларын карау өчен секунд саен 55 килобайт җитә.