Monthly Archives: Июль 2011

дөнья бетүе вакыты

http://matbugat.ru/news/?id=1917да бүген мин язган «№8 (776179) / 26.07.2011 / 11:36» коммент:

20:15 тә аллаһ ахырзаман вакытын яшерергә телим димәгән икән. менә мисал өчен урысча тәрҗемә, кулиевныкы: Я едва ли не скрываю Час от Самого Себя, но он непременно настанет, чтобы каждому человеку воздали тем, к чему он стремился.
порохова тәрҗемәсе:
Уж близится, поистине, тот Час,
Хотя держать его сокрытым (Я намерен),
Чтоб возымела всякая душа
По мере своего усердия (в делах Господних).
крачковскийныкы: Поистине, час приходит, Я готов его открыть,
Османовныкы: Воистину, [Судный] час непременно настанет, но Мне угодно скрыть [время] его наступления, чтобы воздать каждому человеку по заслугам его.
( минем сайтта: http://qdb.tmf.org.ru/kitap/quran/Kul/Kul_20.html )

менә инглизчә тәрҗемәләр:
http://www.islamawakened.com/Quran/20/15/default.htm
– төрлесе төрлечә, кайберсендә яшерергә телим димәгән.

һәм мин аның гарәпчәсен тикшергән идем, яшерергә теләгән булып чыкмаган иде. менә монда карый аласыз: http://corpus.quran.com/wordbyword.jsp?chapter=20&verse=15 “пачти яшерәм” генә дигән.

шуңа күрә мин ахырзаман вакыты турында белгәнемне әйтәм: ул мизгел саен бетеп тора, {безнең дөньяда ахырзаман беткәнен без күрмәгәндә} без (бу дөнья белән бергә) мизгел саен тарихның ахырзаман булмаган тармагына эләгеп барабыз.
ә тарих, дөнья бер туры сызык буйлап кына акмый, ә мизгел саен чиксез күп >август-3 12:01 : ялгыш яздым, белмим, бәлки чиксез күп түгелдер август-24 17:18 : ялгыш төзәткәнмен, элек белгәнмен һәм дөрес язганмын, чиксез күп < агымга тармаклана, аларның күпчелегендә дөнья бетә.

мин моны кайдан белдем – үзем уйлап чыгардым, вакыт буйлап сәяхәт турында фантастик хикәяләр укыгач, уйлый-уйлый торгач, дөньяның вакыт буйлап агышы тармаклана дигән фикергә килдем, аннары инде дөнья бетүенең шушылай булуы аерым ачык, һәм бу коръәнгә дә, күп хәдисләргә дә каршы килми, ә моңа каршы килгән хәдисләргә мин ышанмыйм.


коммент тәмам, бер төшеп калган хәрефне өстәдем. башлыкны “дөнья бетүе вакыты” диеп куйдым – “ахырзаман” сүзен кулланмадым, чөнки “ахырзаман”ның мәгънәсе дә бик үк төгәл түгел кебек булып тоелды, әмма хәзер уйлыйм, ярыйсы икән, һәм андагы сүз тәртибе төркичә (ягъни шулай ук татарча) түгел, ә фарсыча (ягъни шулай ук гарәпчә һәм һинд-европача һәм семитча). төркичәсе “заман ахыры” йә “заман ахыр”. бу сүз тәртибе турындагы фикер өчен “тел-сүз” бүлегенә кертәм.

2017апр2: тагын коммент яздым: “чиксез күп” дип уйладым, чөнки, безнең дөньяның ничаклы вак өлешләргә бүленә алуы төгәл билгеле түгел дип уйладым. дөньяның бер версиясендә минималь өлешләр булса да, дөньяның башка версиясендә бәлки алар юктыр. әмма коръән буенча җир 7 катлы гына дип уйлыйм, шулай булгач, минималь өлешләр бардыр. ягъни, дөньяны зурайтып караганда, ул шашка яки шахмат уены шикелле, анда минималь исәпкә алына торган ара бар, һәм минималь исәпкә алына торган вакыт арасы бар, әмма бу безгә хәзер төгәл билгеле түгел. ул минималь өлешләр булса, дөньяның якындагы чикле өлеше һәр вакыт берәмлегендә билгеле бер чикле сандагы версиягә генә аерыла ала. әмма дөнья чиксездер, ул чиксез өлешләргә аерыла аладыр, әмма ерактагыларының тәэсире безгә килеп җитми, һәм алары безнең өчен мөһим түгел. һәм, минималь өлешләр булган очракта да, бу әле законный, физика кагыйдәләренә туры килә торган дөнья турында гына. әмма бит әле могҗизалар да булырга мөмкин, һәм шашкаларны ике шакмакның арасына да куеп була, шуның шикелле, дөнья да физика законнарыннан чыгып китә ала, әмма анысын инде санап тормаска була, ул инде безнең дөнья булмый, яки ул могҗиза, шуңа күрә исәпкә алынмый дип санап буладыр.

вордпрессны тәрҗемәләү туктап тора әле

вордпрессны тәрҗемәләү туктап тора әле: тел файлларын иске версиядән яңасына күчергәч, тәрҗемәләгеч программада һәр ясалган тәрҗемәне яңадан сайлап чыгасы булып чыкты, шуны кулдан эшләмәйчә генә төзәтергә теләп туктап калган идем. алла бирса, төзәтеп, тәрҗемәләүне дәвам итермен.
тел файлын яңа версиягә күчергәндә ул 3 файлга бүленде.

июль-23 19:21 : яңа файлларны тәрҗемәләүне көйләдем. 19:43 : 53% ы тәрҗемә ителгән, әмма бу дөрес сан түгелдер, чөнки урысча тәрҗемәләр дә бар бугай һәм шәһәр файлы тәрҗемәләгечкә салынмаган әле.

Хәзерге татарстан рәсми татар теле фәнендәге синтаксик һәм морфологик анализлар дөрес түгел

хәзерге татар теле фәненең бөтенләй дөрес булмавына бер дәлил.
менә мин хат язам, шунда мондый урын бар:

Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Мансуров Роберт Мияссарович ка

Менә моны бит инде хәзерге әдәби-рәсми татар телендә мин язган шикелле язмайлар, ә “… җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәләневичкә” диеп ягъни “ка” кушымчасын кушып язалар. Һәм, хәзерге лаексыз “фәнни” исемен йөреткән синтаксик һәм морфологик анализда моны болай анализлайлар: “Фәләневичкә” – юнәлеш килештә, “җитәкчесе”, “Фәләнев”, “Фәлән” сүзләре – баш килештә. Әмма менә бу очракта моның алай түгеллеге катырак аңлашыла. Чын күңелдән әйтим, нормаль кешегә аңлашылырга тиеш! Минем өчен бу бер кайчан да ачыш булмады, мин моның дөрес түгеллеген мәктәптә моның белән очрашкач ук белдем, һәм башка нормаль кешеләр дә моны әллә кайчан аңлайдыр диеп уйлайм. Ләкин мин шак катам, ничек бу шулай татар теле фәнендә ята??? Чын миңгерәүләр генәме анда галим булып чутланып йөрей? Минем хәтта моның турында язып торасым да килмәй, бу шул чаклы аерым-ачык нәрсә! Хет шунда әллә ниндәй әкият язсыннар дәреслеккә, моның дөрес түгеллеге шул чаклы ачык, мин моны кемне дә булса бутар диеп курыкмайм да хәтта! Әмма ни гаҗәп, ничә еллар буе дәреслекләрдә шушы яткан һәм ята.
Мин уйлайм, мәктәптә ул татар теле грамматикасын йә инде бөтенләй өйрәнәсе түгел, йә дөрес итеп өйрәнәсе. Хәзер бер каршы сүз әйтмәйчә укыган укучылар бөтенесе аңгыра буламы инде? Ә олимпиадаларга акыллы кеше дигән исем күтәреп барып анда шушы сүзләр белән килешүчеләр наданнарның да наданы буламы инде?
Башка, гадәти очракларда исем-фамилия булмай, гади татарча сүз тәртибе белән бара торган аергыч белән аерымланмыш бара, һәм анда да ахырдан килә торганы ягъни аерымланмыш “юнәлеш килеш белән төрләнгән” ә аергычлары “баш килештә” диеп атала, яки кай бер очракта “сыйфат” диеп аталып, килеш белән төрләнеше юк диеп атала.
Әмма килешләр дә юк, сыйфат та юк, алары турында Алла бирса аерым язырмын.
Минем боларның җыенысы турында да интернетта әйткәнем бар инде.
Гадәти җөмлә өлеше мисалы: “мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Гали Вәли улына”. Монда да “улына” сүзен “баш килештә” диеп атайлар, ә “җитәкчесе” сүзен нәрсә диеп атайлар? Мин моны белмәйм дә, бәлки “аергыч булып килгән исем” диеп атайлардыр, мин уйлайм, “сыйфатлашкан исем” диеп атай алырлар иде, әмма минем әйтәсе килгән бу фикер өчен анысы мөһим түгел, ә шунысы мөһим – аны юнәлеш килештә диеп атамайлар, һәм юнәлеш килештә бары тик бер генә сүз – “улына” сүзе генә диеп карайлар. Бу һич тә дөрес түгел, әлбәттә. Бу әйбер турында кушымча ягыннан түгел, ә аергыч ягыннан карап мин “хәзерге татар теле дәреслекләрендәге иң зур хата бугай бу” язымтамда кыскача әйттем инде.

Моны аңлатыр өчен бик күп мисаллар табып булыр иде, әмма минем менә хәзер моны язасы килде, чөнки безнең татар мәктәбе урыслашкан, мин татарча укуны яклайм, ә кемдер бәлки татар теле дәресләре аркасында гына татар телен начар диеп уйлагандыр, инде татарча укуы җайсыз дигән сүз чыкты, менә монда һәм монда, мин аларга катлаулы җөмләләрне аңлаешлы итер өчен фигуралы җәя куллану мөмкинлеге турында әйттем, ә кайбер җөмләләр, китаплар әйбәт тәрҗемә ителмәгән. Тагы бер урысча сөйләшә торганы үзенә урысча язуы уңайлырак булуын әйткән иде, ләкин инде мин урысча сөйләшә торган кешене исәпкә алып тормайм, ул инде урыслашкан. Җәя куллануны интернетта мин forum.belem.ru да бер тәкъдим иткән идем инде, 251енче сөйләшүдә.

Башлыкны “хәзерге татарстан рәсми татар теле фәнендәге синтаксик һәм морфологик анализлар дөрес түгел” диеп куйдым, әмма татар теленең рәсми фәне Татарстанда гына инде шуңа күрә аны бер төрле әйткәндә “дөнья күләмендә” диергә дә булыр иде, һәм әмма шушындай хаталар татар телендә генә түгел, урыс телендә дә бар, ләкин аергыч турында сүз барганда аергыч та аерылмыш шикелле үк кушымча ала. Әмма мин “дөнья күләмендә” диеп әйтмәйм, чөнки бөтен дөнья галимнәре андай башсыз түгелдер. Башка тел грамматикалары арасында җүнләбрәк язылганнары бардыр, я булгандыр, һәм бит рәсми булмаган, минем шикелле, фикерләүчеләр аны белә, бардыр андайлар, минем шикелле уйлаучылар әмма моны рәсми фәнгә кертеп җибәрә алмаучылар я ныклап торып шул юлда көрәшмәүчеләр, алар да “бөтен дөнья” эченә керә бит. Мондагы “дөнья күләмендә” дигән сүзем миңа бик ошап бетмәй, әмма шулай әйтү кабул ителгән, әмма андагы “дөнья” сүз бөртеге “Җир шары” дигән мәгънәне аңлата.

Төп сүземне дәвам итим. Ә ничек дөрес соң – дөресе болай: “ка” кушымчасы, әлбәттә, ахыргы сүзгә генә кушылмай, ул бер ничә сүздән торган блокның ахырына кушыла. Шуңа күрә хәзерге әдәби-рәсми татар язу кагыйдәләре дә дөрес түгел, чөнки сүз араларында буш урын калдырылганнан шул төштә мәгънәви объектлар урнашкан дигән хис туа, әмма ул алай түгел.
Менә мисал китерәм, фигуралы җәя белән күрсәтәм:
{Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәлән улын}а.
{Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәләневич}кә.
Монда дөрес итеп языр өчен я кушымчаны аерып язырга кирәк, я “Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәләневич” дигән блоктагы бөтен сүзләрне кушып язырга кирәк, әлбәттә, икенче вариантын куллану уңайсыз булыр иде.
Сүз уңаеннан, инглиз телендә кушымчалар бик әз, бездәге күп кушымчалар эшләгән эшне анда “предлог”лар эшләй, шул ук кушымча шикелле нәрсә инде ул, ләкин алар арттан кушылмай, ә алдан кушыла, алар да кайвакыт инглиз телендә берсе артлы берсе бара, әмма барча телләрдә дә ул предлогларны аерым язу кабул ителгән, шуның өчен инглиз теле язылышы дөрес булып чыга.

рәсми {татар теле латин язуы} өчен тәкъдим

http://www.matbugat.ru/news/?id=4528 да
№12 (774710) / 02.07.2011 / 12:58 комментында мин әйттем:

латин графикасына үзгәрешләр тәкъдим итәм:
1. йегет дигәндәге е урынына í язырга (, әмма электрон дигәндәгесендә e не калдырырга).
2. калын и белән нечкә и авазлары өчен аерым хәреф кулланырга. бу авазларның мәгънә аеру мисалы: бит белән бИт, кит белән кИт, тир белән тИр.

һәм шушыны ук
http://www.azatliq.org/content/article/24251708.html да
02.07.2011 13:47 комментында яздым.

хәзер минем бу тәкъдимем турында тагы фикерләрем бар, шуңа күрә дә, гадирәк сәбәпләр белән дә мин бу тәкъдимемне монда язам, һәм монда фикерләремне язырмын алла бирса, һәм ул ике коммент яннарында бу биткә сылтама язырмын, алла бирса.

хәзерге татар телле яңалык сайтлары

мин бүген яздым:
хәзер интернетта булган татар телендәге сайтларга яңалыклар сайты буларак карау, тәнкыйтьләү, кимчелекләрен күрсәтү, адресы http://блогы.рф/2011/06/09/яңалыклар-блогы-язышырга-чакырам/.
мин ул язманы яңалыклар блогы язышырга чакыру итеп язган идем башта, июньнең 9ынчы көнендә, кыска гына иде, бүген менә шундый интернетны күзәтү өстәп куйдым.