сәләм. әйләндергечкә үзгәреш кертү, аннары эзләгечнең яңа версиясен ясау, аннары тәрҗемәләгеч ясау планнарым бар. әмма нигә һаман башламадым – мин уйлайм, мин компьютерымда шпион программалар бар һәм минем “супер-пупер” кодны урлайлар, минем нәрсә язганны карап утыралар диеп куркам. операцион системаны яңадан куерга, руткит эзләгеч программалар белән тикшерергә, “тере диск” белән тикшерергә иренәм. һәм мондый кеше мин генә түгелдер. менә шулай шпионнарның > июнь-30 22:32 : һәм хакерларның < зыяны бик зур булып чыга.
Monthly Archives: Июнь 2011
“барлык” белән “барча”ның кайсы әйбәтрәк
миңа “барча” аңлаешлырак, төзелеше, мәгънәсе күбрәк аңлашыла, әмма “барлык” матуррак, ләкин монда “лык” кушымчасының ничек эшләвене мин аңламайм, бәлки чынлап та ул монда мәгънәсез генә, сүзне үзгәртер өчен генә торадыр… интернеттан ике сүзлектән белүемчә казак телендә “бар” һәм “барлык” кулланыла икән, үзбәк телендә “һәммә” һәм “барча”. татар телендә болар барысы да бар. шуңа өстәп “җәмгы” белән “бөтен” дә бар, бәлки тагы бардыр.
яңгыр ява! самолётлар да бетте…
менә бит аллага шөкер, ныклап яңгыр ява! самолётлар да берничә атна элек кимеп куйды. димәк, узган елгы яңгырсызлык бәлки чынлап та ясалма булгандыр һәм аны шул самолётлар ясагандыр.
коръәннең ногъмани тәфсиренә тәнкыйть
бүген мин әйткәнне копиялим:
менә бу минем сайттагы коръән китабы: http://qdb.tmf.org.ru/kitap/quran/Kul/Kul_75.html > 2013-апр-16 : минем сайтта ул коръән юк, сылтаманы пассивлаштырдым. башка сылтама: http://crimean.org/islam/koran/kuliev/75 <.
әйткән:
3. Неужели человек полагает, что Мы не соберем его костей?
4. Конечно! Мы способны восстановить даже кончики его пальцев.
ногманида болай:
Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: “Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен”, – диләр).
Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга.
вот шулай арттырып язылган ногманида, гарәпчә чын коръәндә булмаган сүзләр өстәлгән.
копия тәмам. мин кешеләр безнең бу тормышта яшәгән тән калдыкларыннан терелтелә диеп уйламыйм. минем моның турында интернетта әйткәнем бар инде.
кириллицадан латиницага конвертер ясаучылар өчен тикшергеч текст
кириллицадан латиницага конвертер ясаучылар өчен тикшергеч текст:
http://qdb.tmf.org.ru/файллар/kirillitsadanlatinitsagaaylandirgicnisonaw.html.
мин ясаган конвертер аны ничек әйләндерә:
http://qdb.tmf.org.ru.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/файллар/kirillitsadanlatinitsagaaylandirgicnisonaw.html. бу әйләндерелгәнен хәзер саклатып куеп күрсәтәм, әмма ул инде бер-ике ай нәкъ шушы көе торды: http://qdb.tmf.org.ru/internettansaqlatolgan/2011/06/kirillitsadanlatinitsagaaylandirgicnisonaw-2011-06-01_14:24.html .
өстәмә “ачкыч”-тамга-билге сүзләр: татар теле, латин язуы, кирилл язуы, әйләндергеч, күчергеч, тест, сынау, орфография, дөрес язу, яңалиф.