Monthly Archives: Май 2011

алмагач чәчәк аткан вакыт

бүген көн җылы инде, ә менә кичә һәм аңарчыгы бер ничә көн салкынча булды – төнләрен +10 градус тирәсе булды бугай. шул салкын көннәрнең беренчесендә коелган алмагач чәчәкләрен күреп кенә белдем, алмагач чәчәк аткан вакыт җиткәнен, моның турында язырга уйладым, чөнки мин узган ел кайчан атканын язган идем: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2010/05/14/almagaco-cacak-ata/ , узган ел иртә аткан иде, ә быел гадәттәгечә бугай. әле хәзер дә бер өлеше агачта. бәлки быел гадәттәгедән бер аз соңрак аткандыр, чөнки яз соңга калып килде диеп тә әйттеләр, мин дә шулай уйладым әмма чынлап та соңга калдымы икән, узган елгыдан соң шулай тоелды гына мы икән.

мин хәзер татарча гәҗитләрне укымыйм…

http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=737&view=findpost&p=6477:

татарча гәҗитләрне мин укымыйм, мөселман егет кешегә карарга ярамый торган рәсемнәре аркасында, шуңа күрә белмим дә, анда язалармы юкмы икәнен, ә урысчаларын укыган да юк диергә була, казанда укыганда укыштыргалый идем.

БДИны күптелләштерү, төрле телләргә тәрҗемә итү өчен

forum.belem.ru/index.php?showtopic=874 – “форум белем ру”да бүген мин язганымны копиялим:

БДИны күптелләштерү, төрле телләргә тәрҗемә итү өчен.

БДИ ны россия телләренә тәрҗемә итәсе, мисал өчен татар белән башкорт теленә. 11енче сыйныфтан соңгысы урыс телле вузларга керү өчен имтихан булса да, без татар телле вуз турында хыялланабыз бит, һәм урыс телен яхшы белүне тикшерү өчен урыс теле имтиханы бар бит инде, беләм, математикадан имтиханны урысча бирү математика өлкәсендә урыс телен белүне дә ткишерә, әмма мин уйлыйм, аны чынлыкта бик яхшы белмәгән кешене дә вузга кабул итергә була, чөнки урыс теле имтиханын яхшы бирсә, математика өлкәсендәге өлеше бик күп түгел аның, һәм мөһим дә түгел, монда математика урынына бүтән фәнне куеп әйтергә дә була инде, һәм ул терминнарны урысча укыганда өйрәнергә була.

математика һә башка фән терминнары бик мөһим булмавы шуны аңлата: укытучылар татар телендә укыган студентларга, әгәр чынлап та тел белән проблема килеп чыкса, урысча укыганнарга караганда башкача карарга тиеш, аңлатырга тиеш, татарлар да терминнар турында сорарга оялып тормаска тиеш, ул терминнар бер ел тирәсендә аңлашылып бетәдер инде.

мисал өчен, математикада математик символлар белән язылган язуны “для любого а который” кебек итеп урысча укырга өйрәнәсе.

гомумән, мәктәптә татар телендә укыган кешеләргә минемчә бер аз хөрмәт күбрәк булырга тиеш, чит илдән килеп укучыларга шикеллерәк, ул чит илдән килеп укучыларны бер-ике ел урыс теленә өйрәтәләр хәтта. татарча укучыларга группадашларына да әйтергә кирәктер бәлки, “мин татарча укыдым” диеп, чөнки без шул хәтле яхшы итеп урысча сөйләшәбез, акцентсыз да сөйләшә алабыз, ки, безнең мәктәптә урысча укымавыбыз аңлашылмый.

әйдәгез төрле сайтларда БДИны күптелләштерү өчен языйк.

һәм урыс телле вузлардан башка татарларның тдгпу(кдпу) һәм тгида татар телле специальлекләре дә булгандыр бәлки, мин белеп бетермим, мәсьәлән, татар телендә математика һәм физика укыту специальлек(специальность)ендә математикалардан керү имтиханнары татарча да булгандыр.

һәм бит әле кайбер вузга керми дә. ә аттестат алу өчен БДИ кирәк. мин моның турында сорадым, мәҗбүриме ул икәнен, ул мәҗбүри түгел икән, БДИны бирмәскә, аттестат алмаска, әмма 11 сыйныф укыганлык турында белешмә генә алырга мөмкин икән, әмма беркем дә алай итмидер, чөнки аның белән киләчәктә укырга кереп булмый, барыбер БДИ кирәк була.

коръәннең дөреслеген бер исбатлау

урысча блогымдагы “Одно доказательство истинности Корана” язмамдагы төп мәгълүматны тәрҗемә итеп язам. мин бу темага ул урысча язмамнан элегрәк татарча язган идем инде, 2003-2004 енче йыл тирәсендә, әмма латин хәрефләре белән һәм күпчелек кешегә авыр аңлашыла торган рәвештә: “җиде кат җир һәм җиде кат күк турында “һипотеза”-“бер версия”-бер аңлау, коръәнгә тәфсир.», копияләре: 1, 2.
март-19 да язган өлеше:
коръәннең 2енче сүрәсендәге 29ынчы аятендә болай диеп язылган, татарчага ногмани тәфсире тәрҗемәсе, күрше аятләре белән, әмма “җирдәге”не “җир эчендәге” диеп төзәтеп язам:

28. Ий кешеләр! Аллаһуга ышанмаска ничек булдыра аласыз? Бит сез дөньяга килгәнче мәет идегез, Ул сезне тергезде һәм Ул сезне үтерер, вә Ул сезне кыямәт көнне тергезер, аннары Аңа хөкемгә кайтырсыз.
29. Ул – Аллаһ җир эчендәге барча нәрсәне сезнең өчен халык кылды, соңра күкне төзергә теләде һәм күкне җиде кат итеп тергезде. Ул һәрнәрсәне белүче.
30. Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: “Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: “Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез”. Аллаһ фәрештәләргә: “Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен” – диде.

“халык кылды” – барлыкка китерде(килдерде), ясады дигән сүз. “мәет” – үлек. “игътикад итү” – аңлашылып бетмәй, урысча кулиев тәрҗемәсендә ул төш болай: “тогда как мы прославляем Тебя хвалой и освящаем Тебя”.

коръәннең үзендә чынлап та “эчендә” дигән мәгънәле сүз кулланылып язылган, бу сүз мөһим, шуңа күрә мин аны төзәтеп яздым.

мөхәммәд пәйгамбәр заманында кешеләр “бөек шартлау” теориясен белмәгән һәм башта иң вак кисәкчекләрдән эрерәкләре ясалып алардан тагы да эрерәкләре ясалуын һәм шул юнәлештә дәвам итүен, ә күк дәрәҗәсендәге барлыкка килгән төрле нәрсәләр – иярченнәре белән планеталар, планеталары белән йолдызлар, йолдыз җыелмалары, галактикалар, галактика җыелмаларының соңрак газ-тузан болытыннан хасил булуын белмәгән.
бүген – май-10 да язган сүзем:
менә урысча блогымда шулай диеп язган идем, әмма кичә-бүген генә минем бу фикер үзгәрде. атом турында инде борынгы грек галиме уйлаган. ә күктәге әйберләрнең атомнарда ясалуы аңлашыла инде, һәм ваграк әйбердән эрерәге ясалуы аңлашыла инде. бу фикерне урысча язмама да язырмын, алла бирса. әмма ярар, моннан башка шушы ук темага тагын 2 дәлил бар. ярар, бу сүземне хәзер урысча язмамда язганча дәвам итәм.
март-19 да урысча язганымның дәвамы:
“бөек шартлау” теориясен 20нче гасырда гына уйлап чыгарганнар. электрон, атом кебек иң вак кисәкчекләрне “җир эчендәге барча нәрсә” диеп атап була.
бу моны бу әйберләрне белүче язуын исбатлай. әгәр моны белмәүче, мәсьәлән мөхәммәд үзе язса, ни өчен ул бу рәвешле әйтер иде? барча ул заман кешеләре җир яссы һәм кояш аның тиәләй әйләнеп йөрей ә йолдызларны бары тик өстә элеп куелган бизәк диеп ышанып уйласа, ул “җирне һәм җир өстендәге барча нәрсәне” диеп әйтер иде, аллаһ кеше өчен ясаган җир, елга, урман, таулар һәм башкаларны күз алдында тотып. әмма мин мөхәммәд белмәгән әйберсен уйлап чыгарыр иде диеп уйламайм. ә әгәр ул вакытта кешеләр планеталар, йолдызларның нәрсә икәнлеген белсә яки белүгә якын булса, “җир эчендәге барча нәрсә” җир шары эчендәге ташны, тимерне аңлатыр иде, мондый текстка йолдыз белән планеталар турында белүче кешеләр ышанмас иде.

апрель-15тә язганым:
бу аять кенә җитмиме? коръәннең хаклыгын дәлилләүче шушы ук темага тагын аятьләр бар:

коръәндә күкнең газ-тузан болыты булуы [аерым ачык] әйтелә, ул татарчага “төтен” диеп тәрҗемә ителә торган сүз белән әйтелә, ә төтен бит ул газ белән корым катнашмасы, ә корым ул тузан. бу 41енче сүрәнең 11енче аятендә әйтелә: ногмани тәфсире:

8. Иман китереп изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә һич бетми вә кимеми торган җәннәт нигъмәтләре бардыр.
9. Син аларга әйт: “Әйә сез ике көндә җирне төзеп тәмам иткән Аллаһуга иман китермисезме, вә Аңа шәркләр-тиндәшләр кыласызмы? Ике көндә җирне яратучы Ул – Аллаһ барча галәмне тәрбия итүчедер, Аның тиңдәше юк.
10. Вә ул җир өстендә зур-зур таулар кылды вә ул җирнең файдаларын күп кылды, вә кешеләр һәм хайваннар өчен ризыклар халык кылды, җирне вә җирдәге байлыкны сораучылар өчен төгәл дүрт көндә халык кылды.
11. Соңра күкне халык кылырга теләде ул вакытта күк төтен иде, күккә вә җиргә теләп яки теләмичә: “Миңа итагать итегез, ягъни Мин әйткәнчә булыгыз!” Алар әйттеләр: “Йә Рабби, теләп үз ихтыярыбыз илә баш иябез”, – диделәр.
12. Күкләрне җиде кат итеп ике көндә төзеп тәмам кылды, вә һәр күк халкына үзенең әмерен вәхий белән аңлаттык, вә дөнья күген якты йолдызлар белән зиннәтләдек, вә шайтаннарның фәрештәләр сүзләрен тыңлап урлауларыннан атылгучы йолдызлар белән сакладык, бу әйтелгәннәр һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһу тәгалә эшедер.
13. Әгәр Коръәнгә иман китерүдән баш тартсалар, син аларга әйт: “Мин сезне куркытамын, ягъни әгаһландырамын Гад вә Сәмуд кавемен һәлак иткән яшен кеби каты яшен ґәзабы белән”.

ногмани тәфсирендәге кай бер сүз коръәннең үзендә юк, ә бары тик ногъмани тарафыннан өстәмә аңлатма, бәлки аларның кай берсе дөрес тә түгелдер: коръәндә “шайтаннарның фәрештәләр сүзләрен тыңлап урлауларыннан”, “яшен кеби каты яшен”, “кешеләр һәм хайваннар өчен”, “җирне вә җирдәге байлыкны” дигән сүзләр коръәндә чынлыкта юк.

менә шулай. сездә 10ынчы аять коръән дөрес түгел дигән шик тудырамы? мин аның турында теге элекке татарча язмамда яздым, борчылмагыз.

тагын, коръәндә “бөек шартлау”дан соң дәвам итүче галәмнең киңәюе турында әйтелгән: 51енче сүрәнең 47енче аяте: ногмани тәфсире, әмма “барча мәхлукның ризыкларын киң кылучыбыз” дигәнен “киңәйтүчебез” гә алыштырып язам:

46. Бу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар.
47. Без күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без киңәйтүчебез.
48. Җирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез.
49. Барча нәрсәне парлы ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне эшләтеп яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын белерсез.
50. Дөньяның алдавыннан Аллаһ юлына, Аллаһуга гыйбадәткә качыгыз, дөреслектә мин Аллаһудан, ий кешеләр, сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.

коръәннең үзендә “киңәйтүчебез” генә дигән, ногъмани өстәмә аңлатып язган шул сүзне. һәм коръәннең үзендә “Туфан суы белән”, “яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп”, “ирле-хатынлы итеп” сүзләре юк, “яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын” димәгән, ә “аңларсыз” кебек кенә әйткән. бу язманың урысчасын карасагыз, мин анда кулиев тәрҗемәсен яздым, анда ул артык сүзләр язмаган. коръәндә “без аны киңәйтүче” димәгән, ә “без киңәйтүче” генә дигән, әмма күкне төзү турындагы сүздән соң ук бер үк аяттә килгәч, күкне киңәйтүче булып аңлашыла. “куәт вә кодрәт илә” дигән җирендә коръәндә “кул белән” дигән диеп уйлайм, башка тәрҗемәләрне укысагыз күрерсез, сезне ул шикләндерәме – моның турында борчылырга кирәк түгел, чөнки татар телендә дә “кул” кебек сүз бүтән мәгънәдә кулланыла, ул әйбернең чынын аңлатмый, мәсьәлән, “өстәл аягы”. шулай ук аллаһының да “кул” диеп аталырга мөмкин ниндидер әйберләре булуы мөмкин.

бу 2 аять тә 2:29ынчы аят кебек коръәннең хаклыгын дәлилләй. мөхәммәд пәйгамбәр заманында кешеләр планета, йолдыз, галактикалар барлыкка килгәнче аларның бөтенесенең газ-тузан болыты булуын белмәгән, һәм шулай ук кешеләр галактикалар һәм башка күктәге әйберләрнең берсеннән берсе ераклашып очып китүен белмәгәннәр. бу мөхәммәд пәйгамбәрнең коръәнне үзе уйлап чыгармавын һәм аның ялганчы булмавын дәлилләй, һәм ул чынлап та галәмнең ничек барлыкка килүе турында белүченең сүзләрен җиткергән.

элек бездәге кечкенә елгаларга диңгез балыгы күп менгәнме?

балык һәм тарих белгечләренә сорау.
куйбышев сусаклагычын һәм башка сусаклагычларны төзегәнче каспий диңгезеннән кай бер төр балыклар күкәй салырга идел буйлап менеп китеп вак елгаларга хәтле менеп күкәй салган диеп әйтәләр.
мин балыкчылар белән күп аралашмадым, балык турында китап укымадым, бәлки сәбәбе шул гынадыр, әмма бер соравым бар:
нишләп соң “менә без кечкенә чакта безнең авыл янындагы елгадан диңгездән күтәрелгән балыкларны тотып икрасын ашыйдыр идек” диеп сөйләмейләр? ул сусаклагычлар бит әле 1950енче йыл тирәсендә генә төзелгән, шулай итеп минем әтинең әтисе, бабасы заманнарында андый балыклар күтәрелгән булса, аның турында сөйләрләр иде бәлки минем әтигә, һәм шундый нәрсә турында мәгълүмат гәҗиттә бер олы кеше үзенең яшь чагы турында сөйләгәндә булыр иде.
минем моңа берничә аңлатма бар: берсе бу: ул балыклар андый ук вак елгаларга менеп җитмәгән, чөнки каспий бит бик зур түгел, ә безнең елгалар аннан бик ерак, һәм ул балыкларның кайберсе шактый зур.
зур булуына бер мисал һәм сорауга җавап һәм хикәя: менә әле бу сорауны әтидән сорагач ул әйтте, әле генә, шушы елларда, вятка елгасында зур, авыр “белуга” балыгы тотканнар, эченнән кара икра чыккан. андый балык бик кечкенә елгаларга менә алмыйдыр да хәтта.
һәм тагы бер хикәяне бер җизнием сөйләде, ул кечкенә чагында, 80енче ел тирәсе буладыр, бөр елгасыннан бер >май-9 19:00 : кызыл < балык тоткан, эченнән икра чыккан, мин аңа әйттем, ул бит сусаклагычлар аркылы үтеп шунда хәтле күтәрелгән балык! диеп.
шулай итеп, ул балыклар сусаклагычлар төзегәннән соң да күтәрелүдән бөтенләй үк туктамаган, мин уйлыйм, алар шлюз аша үтәләрдер. һәм бәлки кай бер кешеләр күтәреп тә менгезәләрдер. анда махсус балык күтәргеч юкмы икән соң дигән сорау туса кемнеңдер – юк, мин аның турында укыдым, кайбер сусаклагычларда бар ди, “куйбышев”та юк.
тагын бер аз башка төрле аңлатма: шулай итеп, элек тә алар безнең якларга бик күпләп менмәгән булсалар, хәзер дә берән-сәрән генә менгәләсәләр, шуңа күрә аны бик сөйләүче дә юк.
башка аңлатмалар: ул балыклар турында сөйләргә ничектер оялалар, мөһим булмаган нәрсә диеп уйлыйлар, яки балыкчылар арасында, балыкчы әдәбиятында гына андый мәгълүмат бар.