кар бетте диергә була. тау артында калган, 2 өй арасында калган, безнең өй артында калмаган, әмма анысын бәлки әни җыйыштыргандыр.
Monthly Archives: Апрель 2011
шәхси форумны бетермәкчемен
шәхси форумны бетермәкчемен. qdinar.tmf.org.ru – шәхси форум, уңайлы булып чыкмады бугай ул, аңа сылтаманы бетерәм, блогта форум урынына бит ачам, сораулар, тәкъдимнәр өчен. форумда 1 генә сөйләшү бар. 19:29 : бит ачтым: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/dinarga-soraw-taqdim-suz-lar/ “динарга сорау, тәкъдим, сүзләр”, ә форумда бер генә бүлек бар иде, ул “Динарга сораулар, тәкъдимнәр” диеп атала иде.
тагын бер блог ачып җибәрәм
тагын бер блог ачып җибәрәм. кызыклар.блогы.рф . минем татарча блогспотта блог бар иде, әмма мин анда язмыйм инде, ул иске блог, ә монысы башка темага блог була, алла бирса, язырмын бу блогка да, ул блогка да, тагын минем урысча бер һәм инглизчә бер блог бар һәм урысча һәм инглизчә иске, хәзер язмый торган блоглар бар.
тагын азатлык радиосы сайтына тәнкыйть
http://www.azatliq.org/content/article/3556045.html та яздым:
http://www.youtube.com/watch?v=kyJco3ewCDk ны карагыз, сайлау бөтенләй дөрес булмаган, чөнки булырга тиешле кандидатларны алып атканнар.
дип. сылтамасын алып атканнар! сылтамасын бетереп кенә чыгарганнар. гомумән, сак булыгыз, премодерация анда.
2011-сентябрь-19 15:58 : моңарчы язган бер тәнкыйть язмам: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2010/07/14/tatar-internetcolaronga-da-kira-baslagan-bir-yaman-gadat-turonda/.
татар теле дәреслеге язырга кирәкме?
“Туфан Миңнуллин: “Үз халкың өстеннән донос язу – халкыңа хыянәт итү”” та язган идем:
К. Динар №18 (764582) / 30.03.2011 / 20:48 :
(комментаторларга:)
мин уйлыйм, урысларга татар телен мәҗбүри укытасы түгел һәм татарларга урыс телен мәҗбүри укытасы түгел.
мин дә бөтенләй белмәгәннәр өчен татар теле дәреслеге яза алыр идем бугай, ләкин минем аны язасым килми 🙂 , өйрәнмәсеннәр татар телен 🙂 диебрәк уйлыйм ни өчендер. ләкин язарга теләсәм дә анда проблемалар бардыр әле, әйтелгән : конкурс аша үтү кебек.
бер урыс кешесе җүнлерәк дәреслек язган иде, мин дә күргән идем аны китап кибетендә. бер кеше әйтте бер форумда: аны ди, урыс кешесе булганга рәсми дәреслек итеп чыгарттырмаганнар, ниндидер начальник үзе язган аннары ди.
сез ни әйтерсез? татар теле дәреслеге язырга кирәкме? инглиз теле, урыс теле дәреслекләре бар бит… шпионнар, агентлар, башка төрел икейөзлеләр өйрәнмәсен өчен минем аны язасым килмидер. урыслар арасында “икейөзле”ләр күп бугай бит, урыс булып кыланып йөриләр бугай. шпионнар кирәк булса татар телен болай да өйрәнә ала инде ул бер караганда. һәм татар теле дәреслекләре булу ул бер караганда киресенчә татар телен саклыйдыр да, чөнки үсү юнәлешендә тәэсир итә.
Бу коммент бетте. Минем фикер аннан соң бер аз үзгәрде. Дәреслек ясарга була диеп уйладым, әмма тагы уйладым, менә хәзер мин татар телен белүчеләр әз булу сәбәпле бер форумга спамер программаларга каршы җайлы гына тикшерү куйдым, татарча җавап бирергә кирәк, шулай ук “булмас ру” тикшергече дә татар телен куллана. Тагын мин уйладым, бәлки, Алла бирса, башта татарлар өчен татар теле дәреслеге язырмын диеп, минем хәзерге татар теле дәреслекләренең дөрес булмавы турында берничә тапкыр әйткәнем бар инде, мисал өчен: “хәзерге татар теле дәреслекләрендәге иң зур хата бугай бу”, “татар телендә килешләр”.
2016-02-08 : спамерларга каршы сорау бирү программасы татарча гына түгел, урысча да эшли, инглизчә дә эшли! минеке шикелле кеше әз керә торган блогларга кереп, сорауга җавап табарга да иренә ул спамерлар! табып, сразу бер 100 ләп спам язсалар да, ул аларга бик яхшы түгел, чөнки мин аларны бетереп атам, сорауны алыштырам. аларга мин бетереп барган саен автоматически язып бару гына кирәк булгандыр!
ни өчен мин татфакка кермәдем
“Татар теле КФУның Филология институтында укытылачак” та мин язган комментарий:
К. Динар №103 (764508) / 30.03.2011 / 12:28 :
ил №59 (76872) / 27.03.2011 / 18:53
дуурдоом. татарлар – наданнар.
ничек инде ул?? кер, укы. неет.
мин 2001енче елда укырга кердем. мин ул вакытта татфакка керергә теләмәдем. чөнки мин мин-минлекләндем диергә була. мин татар теле дәреслекләрендәге һәм фәнни китаплардагы наданлыкларны күреп, бу хәзерге татар галимнәре минем укытучы булып аталырга лаек түгел диеп уйладым. анда укырга керсәм шул наданнарны акыллы диеп тану була диеп уйладым. мин луччы татар теле буенча фикерләремне гади генә юл белән интернетта язам, үземнең блогта-мазар. “рәсми” галимнәр аны күрмәмешкә салыша икән – гөнаһысы үзләренә. һәм тагын минем татфакта әдәбият укыйсым килмәде 🙂 . әмма керәсе калгандыр да бәлки, ул татар теле галимнәренең фәнни китапларында минем өчен яңа фикерләр юк түгел иде бугай… ялгыш фикерләр белән беррәттән, бер тирәсе. тагы анда бәлки рун язуын өйрәтерләр иде, иске татар телен бәлки, ә болай минем үземнең аларны өйрәнеп утырганым юк әле.
2020-11-3: 2001-нче елда, вузга укырга кергәндә, дин тотмый идем. 2003-нче елның август-сентябрендә, (3-нче курс башланганда) дин тота башладым.
шулай ук интертатта да комментларны чыгармыйлар…
“татар информ” сайтында комментарий чыгармауларын, хәтта бәлки урлаулары турында әйткән идем. шулай ук “интертат”та да коммент чыгармадылар. http://intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=1716:2011-04-01-12-42-15&catid=119:2010-11-30-19-29-29&Itemid=501 битендә
“татар телен укытуны туктатуны таләп итеп”
дөрес түгел. алар урыс теле дәресләре санын арттыруны сорады.
дип яздым, җомга көнне, бүген дүшәмбе, мин аны язганнан соң анда инде яңа мәкаләләр чыкты, ә минем коммент чыкмады.
апрель-8 12:16 : хәзер коммент чыккан.
нофоллоуны бетердем, каптча ясадым, кабатланган комментны рөхсәт иттем.
нофоллоуны бетердем, каптча ясадым, кабатланган комментны рөхсәт иттем. каптча турында узган язымтада әйттем инде. аннан башка мин мартның 21ендә комментарий сылтамаларында “нофоллоу”ны беттердем, моның турында әле генә бер комментта да әйттем, һәм урысча блогымда әйткән идем. һәм бүген бугай, йә кичә, бер үк текстны ике тапкыр язып булмый иде, шуны вордпресс кодын төзәтеп ычкындырып куйдым, менә бу төштә чөнки бер кешегә ике тапкыр “юк” диеп җавап яздым, икенчесендә булып чыкмаган иде.
теркәлүне ачтым, үзем “captcha” ясадым
бу блог хезмәтендә теркәлүне ачтым, үзем “captcha” ясадым. “каптча” мондый: сорауга җавап бирәсе.
мин моны монда ялгыш кына җибәрдем, wp.kukmara-rayon.ru га язам диеп уйладым, әмма анда язу хокукым ни өчендер беткән икән. монда да язам инде хәзер.
2011-04-07 16:19 : каптча эшләмәй икән әле. 16:54 : һәм ул каптча булып кына эшләмәс алла бирса, ә антиспам булып, чөнки монда чын кеше әмма спамерларга да каршы торырга кирәк, ә “каптча” чын кешене үткәрергә тиеш. 17:59 : антиспамны төзәттем.
Татар-информ сайтыннан һәм гомумән комментарий җибәргәндә сак булыгыз
Бер вакытны, якынча узган елның ахырында, “Татар-информ”ның татарча сайтында мин комментарий яздым, мөселман хатын-кыз киеме турында. Аны чыгармадылар. Аннары мин әйткән фикерне хәтта ниндидер тапшыруда әйттеләр, шуның мәкаләсен дә чыгардылар. Ул фикерне хәзер үк төгәл хәтерләмим әле, соңрак язырмын, Алла бирса.
Шуның өчен мин күптән инде сайтларга комментарий җибәргәнче аларны копияләп саклап калдырам, ләкин менә бу очракта, кызганычка, саклап калдырмадым.