сайтларны ТР 1999ынчы ел законы латин язуына әйләндергеч ясадым

http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=711&view=findpost&p=6065 дә язганымны копиялим:
хәзер без яза торган кириллицадан >2011-1-22 23:13: кыстырып куям, әмма менә бу блогта күп вакыт мин куллана торган кириллица турында түгел бу, аның кайбер өлешләре дөрес әйләндерелмәс моның белән< ТР 1999ынчы ел законы латин язуына әйләндергеч ясадым:
http://forum.kukmara…row.tmf.org.ru/

тарих өчен бу әйләндергечнең ул битне хәзер ничек әйләндергәнен саклап куйдым:
оригиналы: http://qdb.tmf.org.r…1-22-00:33.html
әйләндерелгәне: http://qdb.tmf.org.r…1-22-00:33.html

7 thoughts on “сайтларны ТР 1999ынчы ел законы латин язуына әйләндергеч ясадым

      1. qdinar Post author

        мөхәммәд пәйгамбәр аны мактаганны яратмаган диеп укыган идем. мөхәммәд пәйгамбәрнең холкы сезгә яхшы үрнәк дигән аллаһы.
        мин дә шулай, мактаганны яратмайм, әмма яратканым да бар, әмма мактаганны яратканда мин үземне бер аз начаррак хис итә идем…

        һәм менә “афәрин” дигән сүзнең төзелешен, килеп чыгышын беләсе килә әле…

        “рәхмәт” әйтергәме диеп тә уйлап тордым. әйтергә уйладым.. әмма рәхмәте дә мактавы да әрәм шикелле дә…

        мине шушы ук очракта тәнкыйтьләп тә була, әйләндергечнең алгы битендә бу юк, кайбер искәрмә сүзләр эшләми, башка битләрне әйләндереп карасаң, тагы, мисал өчен, АЕА кебек сүз AYeA га әйләнә икән… төзәтермен алла бирса. текст кертеп һәм реферер буенча әйләндереп булмый. реферерны ясыйм әле менә хәзер…

        Reply
          1. qdinar Post author

            эшли. зур ә хәрефе кирәгенчә түгел икән.
            тагы язасы бар әйләндрегеч аркылы барлык диярлек сайтларга язып булмаганын. мондый нәрсәләрне форумда әйтермен… хәзер бу конвертер өчен тема ачам, казак, япон теленнән тәрҗемә иткеч темалары бар инде анда.. менә тема ачтым: http://tmf.org.ru/viewtopic.php?f=4&t=87 “сайтларны ТР 1999ынчы ел законы латин язуына әйләндергеч”.

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.