Monthly Archives: Декабрь 2010

самара өлкәсе мәскәү вакыт зонасына туры килүе турында азатлык радиосы сайтында “комментарий”ым

http://www.azatliq.org/content/article/2246609.html ка яздым, (әле менә хәзер моны монда язганда ук ул анда чыгарылмагандыр әле):

(илдуска һәм самарларга һәм башкаларга). самара өлкәсе дә, самара да чынлап та мәскәү һәм мәскәү өлкәсе белән бер зонага туры килә, татарстан да шул зонага туры килә. ул зонаның уртасы 45 градуста, шуңа күрә аны саранск, пенза, түбән новгород, волгоград зонасы дип атап та булыр иде, нәкъ уртасындагы шәһәрләр буенча атасаң. татарстанның бер өлеше – актаныш, минзәлә, азнакай, бөгелмә, җәлил, әгерҗе, урыссу тирәләре – башка зонага чыгып тора, мәскәү өлкәсенең дә мәскәүдән көнбатыштарак өлеше башка зонага чыгып тора, ә самара өлкәсе тулысынча шул мәскәү зонасына керә диергә була – аның бер генә авылы да башка зонага эләкми, әз генә басу-кыры гына башка зонага эләгә: http://maps.google.ru/?ie=UTF8&t=h&ll=54.364158,52.500000&spn=0.046607,0.110378&z=13 – бу картада зона чиге уртада 52,5 градус буенча өстән аска башкача әйткәндә көньяктан төньякка бара. зоналар картасын http://planetolog.ru/map-world-big.php?id=WAT&scheme=1 дан карасаң була.

менә шулай дидем, һәм бу сүзем “азатлык”тагы ул мәкалә авторы шамил баһаутдинга да икән әле, чөнки ул язган:

Самар вакыты (SAMT) Мәскәү вакытыннан +1 сәгатькә аерыла. Ул Самар өлкәсе һәм Удмуртия республикасында 2010 елның 28 мартында бетерелгән иде.

ә ул зонаның булса да алай дөрес булмавы турында бер ни дә әйтмәгән.