Мине http://forum.belem.ru/ да тикшерү арткылы гына яздыра башлаганнар!
Бер язмамны төзәткәннәр, анда миңа йала йакканнар, күрсәтермен! Тагын әле моңарчы мин башлаган темада миңа бер нахак атака, йала йагу йазып, мин аңа каршы торгач, ул теманы йабып куйган иде Белем авторы, әле шул соңгы сүзендә дә йала йагыу бар иде, әле анысына җавап бирмәгән!
Язманы төзәтү, модерация арткылы үткәрмәү – бала-чагалык! Мин аларны үз сайтымда әйтә алам ич!
Тагын да башка йазмаларымны үзгәртмәделәрме икән әле, белмәйм, чөнки миннең бер йазмамны өлешчә бетергән, һәм монның турында минга хәбәр килмәде! Монның турында хәбәр итмәү үзе үк гаеп.
Менә ул сөртелгән сүзем:
Белем авторы, http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=734 “урыс теленең [формаль] мәҗбүрилегеннән котылу хәрәкәте-юнәлеше.” темасын ябуың белән килешмим! син моны ябырга тиеш түгел. син моны япмасын өчен, сине ничектер тәрбияләргә, акыл кертергә кирәк, әмма миннән булмас инде ул, “тем более” күп кеше киреләнергә ярата, син дә бәлки шулайдыр.
так. ни өчен аны ябырга ярамый:
1. син кешеләргә дискомфорт ясыйсың, мәсьәлән, миңа.
2. син ул теманы шул теманың бер “ветка” ягъни сөйләшү тармагы аркасында гына яптың – мин күрсәткән майл.ру дагы сөйләшү турында сөйләшү өчен генә. әмма ул тема бит киңрәк. калган мөмкин тармаклары, киләчәктә ул темада сөйләшәсе башка сөйләшүләр хәзер мөмкин түгел. алар өчен яңа тема ачарга да куркып торам.
3. нәфесеңне тыярга кирәк. модерировать итү мөмкинлекләре белән уйнау – нәфес теләкләре. мин инде синең андый теләкләрең булганны күптән сизеп алдым: төрле-төрле көйләнешле форум бүлекләре ясаганга, кайберсендә иске темалар күренми, кайберсенә кайбер кеше генә керә ала, кайберсендә җәһәт җавап юк. мондый комфортны чикләү минемчә “садизм” диеп атала. әмма ярар, мин аларын яңа “ипб” форумын куйгач, шуның белән идарә итү буенча тренировка ясагансың диеп кабул иттем, ләкин аны бер куеп карап нәрсә икәнен аңлагач, нормаль көйләнешкә дә куеп була бит. тагын син бер вакытны мине юкка гына “банить” иттең. ул вакытта ук әйттем бугай инде. спам булмаса, законга каршы килгән әйбер булмаса, рәсми булмаган, мораль законнарга каршы килгән әйбер булмаса, бернәрсәне дә тыясы түгел. ә тыю ул нәфес теләге, үзеңнең “власть”еңне күрсәтү теләге. әгәр синең, форум администраторының характеры билгеле булса, бу синең форумнан кешеләрне этәрергә мөмкин.
Хәзерге күренеше:
Белем авторы, http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=734 “урыс теленең [формаль] мәҗбүрилегеннән котылу хәрәкәте-юнәлеше.” темасын ябуың белән килешмим! …
Үзгәртү сәбәбе: форум кулланучыларына янау һәм аларны кимсетү форум кагыйдәләре белән тыелган
Әгәр миңа премодерация ягъни сүзләремне тикшергәннән соң гына чыгару туктатылмаса, мин бу форумда сөйләшмәячәкмен. Мин моның турында хәзер ул форумда әйтермен. … Менә әйттем:
Юк, яңа тема ачу гына түгел, булганына язганы да тикшерүдән соң гына чыгарыла дигән!
Әгәр миңа премодерация ягъни сүзләремне тикшергәннән соң гына чыгару туктатылмаса, мин бу форумда сөйләшмәячәкмен.
Сүз уңаеннан, мин ул форумда иң күп язымта язган катнашучы идем, һәм ул сыйфатсыз язымталар түгел.
2010-сентябырь-6 : хәзер инде нормаль язам, әмма бетерелегән кайбер сүземне кире язып карамадым әле.