“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. 4енче өлеш: бәйләнеш өстәү.

Сәләм. “Пси урнаштыру, кулланучы теркәү” дигән теземнең 4енчесен язырмын хәзер. 1енчесе – интернеттан алу турында иде, 2енчесе – урнаштыру һәм кулланучы теркәү, 3енчесе – күп кешеле сөйләшүгә керү. Хәзер “контакт” өстәү турында язырмын. “Контакт” ул джаббер челтәрендәге үзенең торышын, хәзерге хәлен сиңа күрсәтеп тора торган кулланучы адресын аңлата. Торышы, хәзерге хәле дигәнем – “сөйләшеп була”, “сүндерелгән”, “китеп торам” кебек хәлне аңлата. Контакт булып торган адрес белән язышып та була.
Контакт йагъни бәйләнеш өстәр өчен “Пси”ның төп сайлагында “Общее”да “Добавить контакт”ка басасы:
псиның төп сайлагы
Мондай тәрәзә чыгыр:
бәйләнеш өстәү
“Jabber ID:” дигән төшкә сез өстәргә теләгән адресны йазасы да “Добавить”ка басасы. Бу төштә “Добавлен контакт …” дигән хәбәрнең “OK” кнопкасына басасы. Менә болай ул сезнең бәйләнеш исемлегендә урнаша, әмма аның белән хәзер үк сөйләшеп булмай, һәм тоташканмы икәнен белеп булмай:
исемлектә яңа адрес
Әмма сез шушыны өстәүгә, ул кешегә аның рөхсәтен сорау китә. Әле генә күрсәткән бәйләнеш өстәү тәрәзәсендәге “Запросить подписку” дигән галочканы алып атып аны шунда ук соратмаска да була.
Сорау киткәч, ул ул кешедә, аның да программасы “Пси” булса, менә болай күренә:
хәбәр килгән
Псиның төп тәрәзәсендә астта сезнең исем күренә һәм тамгасы янып сүнеп тора. шуңа ике катлы чирткәч, бер тәрәзә ачыла, анда йазылган: “Бу кеше сезнең торышыгызны белеп торырга йазылырга теләй, сез риза булсагыз Өстәү-Авторизацияләү кнопкасына басыгыз.”.
торышын белеп торырга рөхсәт соравың
Ул кеше, шул Өстәү-Авторизацияләү кнопкасына басса, сезгә аны белеп торырга рөхсәт иткән була. Һәм шул чакны аннан сезгә дә хәбәр килә, рөхсәт сорап. Һәм ул “… ны синең бәйләнеш исемлегеңә өстәдек” дигән тәрәзәгә “OK”га да баса:
адрес өстәлде
Ә менә сиңа хәбәр килүе болай була:
хәбәр килгән
Син өстәгән адрес турысында кишер төсендәге өчпочмаклы өндәүле тамга янып-сүнеп тора. Аңа ике тапкыр чиртәсе. Мондай тәрәзә чыга:
торышыңны белеп торырга рөхсәт сорау
Анда язылган: “[Системное сообщение] Запрос подписки на присутствие.”, “Разрешить”, “Отклонить” кнопкалары һәм башка кнопкалар. “Разрешить”ка басыгыз. Шуның белән бәйләнеш өстәү тәмам. Хәзер аның белән сөйләшеп була. Бу исемгә ике катлы чиртсәгез, ул кеше белән сөйләшү өчен тәрәзә чыга:
сөйләшү тәрәзәсе
Монда астагы турыпочмаклыкта әйтәсе сүзегезне йазасы. Җибәрер өчен “Enter” клавишасынга басасы. Күп кешеле сөйләшүдә дә шулай.

Псиның төп тәрәзәсен ябып куйсагыз, аның сайлагына почмактагы сәгать янындагы тамгадан кереп була:
сайлак

Шушының белән миннең мон аңлатмам тәмам бугай.

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.