Psi (Ψ , Пси) программасы урнаштыру, яңа кулланучы теркәү. Бу программа – xmpp-jabber системасында сөйләшү өчен.
Башта ничек моны рәсми сайтыннан “качать” итеп (копияләп) алырга икәнен күрсәтәм. Браузерда адрес яза торган урын бар:
Шул адресны бетереп, “Пси” программасы сайты адресын язасы.
psi-im.org
диеп языгыз. Бу адресның чын рәсми сайтныкы икәнендә шикләнсәгез, “Википедия”ны карагыз: Psi (урысча), Psi (instant messaging client).
Язгач, “Enter” клавишасына басасы. Сайт ачыла, менә күренеше:
Монда “downloads” дигән язуга чиртегез (“качать” итеп аласы файллар дигән сүз).
Менә бу бит ачыла:
Монда “Microsoft Windows” дигәненә чиртеп, файл алырга тәкъдим чыккач, “Сохранить” итегез ягъни ул файлны “исәпләгеч”егезгә саклатыгыз. 17,4 мибибайт икән. аны алмайча аның урынына “zip archive only” дигәнен дә алып була икән, анысы кечкенәрәктер, “зип” файллары белән эшли белсәгез, ошаса, анысын алыгыз.
> июль-16 : Таттелекомдагыларга тәкъдимем: “Кукмара ру” серверында 0.14 версиясе копиясе бар, киләселәре дә бәлки булыр: http://kukmara.ru/forum/viewtopic.php?pid=997#p997 . <
Аннары урыс теле файлын алырга кирәк. Уң яктагы “Русский” дигән язуга чиртегез. Менә бу бит ачыла, монда 2 файл аласы бар икән:
😀 нәрсә язып утырам соң мин! “Ссылка” гына да язып була бит! Ягъни менә шушы биттән, шушы мин яза торган тексттан шул сайттагы шул битләргә күчерә торган язу. Хәзер язам. Тегесе дә әрәм түгел аның, интернетны өйрәтү. Менә күчкеләр: урыс теле файлларын моннан аласы ( psi-im.org/download/lang/ru ) , төрле “свежий” пси программасы (төп куйгыч, урнаштыргыч файлы) исемлеге ( psi-im.org/download ).
“Psi translation – Русский” һәм “Qt translation – Русский” дигән язуларга чиртеп 2 файлны саклатыгыз.
Менә шуларның берсенә чирткәч нинди язу чыга:
“Сохранить” кнопкасына басыгыз. Барчасы 3 файл саклатасыз бит инде. Килеп-күчеп сакланганнарын, өчесен дә, бер папка-савытка салып-күчереп куйыгыз, “Копировать”, “Вставить” итеп. Күчергәч алар моның шикелле торыр, менә мин монда аларны “Установочные” дигән савытка салдым:
Шушыларның төп куйгычына 2 катлы чиртәсе, җибәрер өчен, операцион система ул программаны эшләтергә гадәттә рөхсәт сорый, аны “OK” кебек “Ярар” мәгънәле кнопкага басып рөхсәт итегез. Бу куйгыч программа эшләп киткәч, менә болай тел сайларга сорый, “OK”га басыгыз (урыс теле инде сайланган булса):
Июль-15 17:13 : Моның дәвамын яздым: 2енче өлеш: урнаштыру үзе белән кулланучы теркәү үзе .