Татар интернетчыларына да керә башлаган бер яман гадәт турында. Бер көнне “Азатлык” радиосы сайтында бер мәкаләгә бер комментарий яздым, ул комментарийда бер сылтама гына иде. Шул комментарийны чыгармадылар. “Азатлык” радиосы сайты белән мондый хәл бер тапкыр булды инде, мин аның турында да шушы блогта язган идем. Ул вакытта мин үз гаебемне дә таныдым, сылтама гына түгел, ә шуңа өстәп бер аз аңлатма да язасым калган диеп, әмма бу юлы мин ул фикеремне онытып җибәреп тагын сылтама гына яздым. Ул юлы язырга теләгән сылтамаларым шул көе чыкмыйча калды, мин аны тагын язмадым, язсам бәлки чыгарырлар да иде. Ә хәзер ул сөйләшү ябылгандыр инде. Шулай бер никадәр вакыт үткәч ябалар фикер калдыру мөмкинлеген ул сайтта. Тагы аңлатма: ул сайтта фикер язгач ук чыкмай, ә тикшерелгәч кенә. Әмма мин аларның да хаксыз булуларын дәлилләгән идем! Аларның сайтларында фикер калдыру турында кагыйдәдә сылтама гына язылса ул язуны чыгармыйбыз диелмәгән. Менә ул хәл турындагы язмам: менә шулдай ул “азатлык” радиосы сайты. Һәм андый хәл бер генә тапкыр булмаган иде инде, тагын берәү булган иде: www.azatliq.org/content/article/2078847.html да http://matbugat.ru/news/?id=2773
дип яздым, чыгармадылар. Болар икесе дә бер үк мәкалә, комментарийлары төрлечә, берсенә кергән кешеләр икенчесендәге комментарийларны да укысын диеп язган идем.
Төп фикерем: сылтамаларны “Google”, “Yandex” кебек интернет буенча эзләгечләрдә сайтның рейтинг-дәрәҗәсе артсын дигән максат белән генә бетермәгез! Бу әшәкелек! Сылтама – ул интернеттагы бик мөһим нәрсә, ул интернетың скелеты дииме соң, нерв җепселләре диимме.
Бер тел белеме турындагы форумда шундый хәлгә очраганым бар. Ул форум инглиз телендә. Ягъни Европа культурасынлы кешеләр форумы. Ул хәл турында да яздым, инглизчә блогымда… менә бу язымтамда: Etymology of “earth” and “great groups of words”. Бу “Азатлык” радиосындагылар да Европада торалар. Тагын бер шушындый хәл тагын бер инглизчә форумда булды, анысы турында да инглизчә блогымда әйттем: “topix com” is premoderated and there is bad moderation .
Менә, “Азатлык”тагы бу мәкаләдә: www.azatliq.org/content/article/2087211.html фикер калдырдым: яздым: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=714
. Шушыны чыгармадылар. Бу ” Яндекс татарча да эшли башлады ” дигән мәкалә. Ә forum.belem.ru/index.php?showtopic=714 – ” Yandex татарча ” дигән тема-сөйләшү. Ул темада мин язган идем: “… мин ясаган, әле ясалып бетмәгән татарча эзләгечнең (izlaw.tmf.org.ru) кирәклеге кими инде болай булгач. …”. Азатлыкка мин бер аз үпкәләдемме шунда, кимсетеп-сансызлап карарга тырыштыммы шунда, мин ул мәкаләгә башка фикер язмадым. Әмма хәзер менә искә төште әле шул. Бу мәкаләне бит инде күп кеше радиодан тыңлагач кереп укырга мөмкин, һәм сайтның алгы битеннән. Ә минем инде Яндекска чаклы бер татарча эзләгеч ясаганымны алар белмәйчә кала. Ә шул сылтама булса иде анда, алар шуннан кереп аны белә алыр иде. Тагын “Азатлык” укучыларын, фикер алышырга теләүчеләрне югалтудан да куркадыр бәлки, чөнки алар ул татарча укытучылар форумын ошатып шунда фикер алышырга күчергә мөмкин. Тагын мин ул темада яздым: … татар кушымчаларын да аңлый икән! … күренә, “китап” эзләгәненең нәтиҗәсендә “китабы”ны да калынайтып күрсәткән.
Менә шушы фикеремне дә күрә алмыйча калганнардыр күп кеше, ул мәкаләгә күп кеше кергәндер, чөнки мөһим тема. Ә хәзер шушы ук фикерне “Азатлык” сайтында мәкаләдә, комментарийда түгел, башка кеше әйтте, www.azatliq.org/content/article/2094158.html да: … Әйтик, “Рамил” дип җыям икән, система бу “рәсемнән” “Рамилнең”, “Рамилгә” кебек сүзләр ясый алмый. …
. Менә шушыны бүген генә күрдем дә, шушы “Азатлык”ның минем теге сылтаманы чыгармауларына ачуым кабарып китте әле.
Әмма ул фикеремне мин “Азатлык”та да элеккерәк мәкалә битендә әйткән идем: www.azatliq.org/content/article/2078847.html дә:
гугл татарчаны бик яхшы аңлый димәс идем. яндекс белән бер чама. китап, китаплар, китапка диеп эзләп карагыз. китапка дигәндә шул конкрет форманы гына таба. ә инглизчә books диеп эзләгәндә book дигәнне дә таба. …
Татарча Яндекс турында мәкаләләре чыккач, шушы ук төштә аңа сылтамалы комментарий да яздым, ул чыкты:
бүген татарча яндекс ачылды, аның турында азатлыкта да мәкалә чыкты. һәм бүген тикшереп карасам, яндекс татар кушымчаларын аңлый башлаган икән.
азатлыкта мәкалә: http://www.azatliq.org/content/article/2087211.html .
(әле генә әйттем инде, шушы ук мәкаләгә http://matbugat.ru/news/?id=2773
диеп язганым чыкмаган иде.)
Һәм ул кушымчалар турындагы фикеремне мин интернетта инде казакча Яндекс чыккач ук язган идем, massagan.com сайтында, ул хәзер ачылмый әле, һәм монда да әйттем: forum.belem.ru/index.php?showtopic=548 :
28.11.2009, 17:33
яндексның казакча эзләве яхшы эшлиме икән соң? казакча форумда сорармын алла бирса. мин дә күп телләргә ярый торган эзләвеч механизмы ясаган идем, үзем ясаган кукмара районы сайтында, шул механизмга татарча сайтлар өстәү механизмы да ясыйсым килә, әмма ул эшне уйладым гына әле бер ничаклы, яза башламадым әле, кем беренчерәк-алдарак өлгерер икән татарча сайтлардан эзләү ясарга, минме, яндексмы >2009-12-7: , әллә башкалармы<?!
28.11.2009, 18:19
http://www.massagan.com/forum.php?mod=view…mp;topicid=2043 :
Цитата
qdb Жазған уақыты: 2009-11-29 00:26:37
сәләм. http://yandex.kz ны казакша га тэрҗимә иткәннәр. һәм казак ча изләw дә йасаганнар дийеп укыганым исемдә калган. шынлап та ул казакша езләй ме? мәсьәлән, “казак” дийеп язып езләгәндә казакка, казактан, казакты, казакша, казакшага, казактар, казакшаны, казакшалар, казакшаларга, казакшалаштыру, казаклармы кебек сузлэр кергэн жыйын веб битлэрене бер рейтингка тезэме
28.11.2009, 19:54
юк бит, казакча йандекс эзләгече эәләми бит әле!
чагыштырып карагыз:
…