Monthly Archives: Май 2010

сак булыңыз, електр белән магнит кыры нурланышы зыйаны

сәләм.
интернетка “адсл” модем белән керәбез бит. менә шулның чыбыгында интернет ешләп утырса, шул чыбык буенда улдан бер йарты метыр йыраклыкта >14:30 : хәтта 3 кенә сәгать <йокылау нык зыйанлы дигән шигем бар. 14:30 : монның турында укыдым: “днк”ларны боза имеш, шулай булса, монны бигрәк тә баласыз йәш кешеләргә зыйанлы дийеп санап буладыр.
мин үземнең умырткада бик-бик әз генә сызлау сизәм, әмма бәлки мон бик озак комьйутер каршында бөкрәйеп утырганныңкы гынадыр.
тагын микродулкынлы мичнең пыйаласы үтәкүренмәле тишекле-тишекле булса, шул тишекләрендән микродулкыннар чыгып шул ал йагында торый зыйанлы бугай.
мин монда башлыкта “електр белән магнит кыры нурланышы” дийеп йаздым, мон хәзерге татар фәнни телендә кабул ителгән, урыс теле белән туры килә торган әйтелеш, әмма минеңкендә “белән” сүз бөртеге генә артык, “нурланыш” кына дийергә дә буладыр, чөнки гади йактылык нуры инде ул шундай нәрсә йагъни електыр-магнит кырыныңкы, әмма фән телендә “гамма” һәм башка нурланыш та бар, радиоактив нурланыш дийеп тә әйтелә.

миннең сайтларны урладылар бугай

бер-ике көн элек флешкам ачылмай башлады. бүген сүтеп карасам – дөрес җыйылмаган. кемдер ачып эчендәге төп өлешене алыштыргандыр дийеп борчылам. анда миннең барча сайтларның архивлары бар иде. шул исәптән татарча текстлар буйынча эзләгеч.

ул флешка хәзер дә ачылмай. йанып чыккан флешкамы икән мон. монның эчендә ниләр бар икәнене берәр ничек белеп буламы икән. миннең флешкамы икән, алыштырылганмы икән.

сугышка каршы… сүз иреге…

9ынчы май тирәсендә бөек ватан сугышын күбрәк искә төшерәләр. һәм андый бүтән булмасын иде диеп тә әйтәләр. мин ул фикер белән килешәм. һәм, мин уйлыйм, хәзерге заманда нинди идеология белән безнең илгә басып керергә мөмкиннәр, алла сакласын, мин уйлыйм, “бу илдә хәлләр начар, халык иза чигә, хөкүмәт белән уртак тел тапмый” кебекрәк сылтау белән. > 19:52 : бу фикерне балтач районы форумында да язган идем: http://forum.baltasi.ru/viewtopic.php?pid=5301#p5301, хәрефләре бозылган, әйбәт копиясен тапсам интернетка куермын, алла бирса. < мин уйлыйм, чынлап та, андый гаепләү мөмкин, шуңа күрә, хөкүмәткә тәкъдимнәрне күбрәк һәм курыкмыйчарак язырга кирәк, һәм тәнкыйтьләрне. әмма урыс интернетында күп язалар бугай инде тәнкыйтьләрне. мин дә алла бирса урысча блогымда тәкъдимнәр һәм тәнкыйтьләр язырмын бер аз, татарчасында да нәрсәдер язырмындыр. һәм язганым да бар инде.

түшәмдәге балчыкта вакыт үткәч һава үткәрә торган йуллар йасаладыр

мондай фикерем бар: түшәмгә җәйелгән балчык озак торгандан соң җылыны-суыкны әйбәтрәк үткәрә башлайдыр, чөнки улда йуллар йасаладыр. ә ул җылыны-суыкны начар үткәрергә тийеш. йуллар йасала дигәнем: җылы, суык һава гел үтмәкче була бит инде. һәм етә-етә вакыт үткәч йуллар йасаладыр инде. ә улны болгатып алгач йаңадан җылыны саклай, суыкны кертмәй башлайдыр.
йагъни шундай фараз, һипотеза.