менә бездә дә кар йава хәзер, 2-3 минут елек башланды бугай. әмма кичә кич белән 2-3 бөртек кар төшкәнене һәм бүген иртә белән ә-әз генә кар йауганыны күргән идем.
апрель-29 8:53 : ул көнне, 27-се, ул бер 10-20 минут йауды бугай, аннары җирдә йатып та калмады.
Monthly Archives: Апрель 2010
кар эреп бетте
бүген кар ереп бетте бугай инде, койаштан безнең өй каплап торганы да. ә каршыдагы тауда күренә әле. менә хәзер каршымда быйыл беренче тапкыр чебен очып йөрей.
йаңгыр йава
хәзер йаңгыр йава.
ә бүген иртүк төнлә, әз генә йактыра башлауга уктыр, сәгать 3:30 тирәсендә, быйыл беренче бугай йаңгыр йауды.
апрель-20 18:32 : 3 тә 30 да вак йолдызлар күренмәй башлай иде ул чакны, иртәгәсе көнне күрдем, бугай.
мин татарча езләвеч йасадым һәм ачып җибәрдем!
сәләм.
мин татарча езләвеч йасадым һәм ачып җибәрдем!
мин улның турында иң беренче белем ру форумында игълан иттем:
Мин беренче татарча эзләвеч ясадым, менә ачам!
Әмма анда хәзер 2010-04-02 12:09 да 6 гына бит индексацияләнгән-актарылып куелган әле.“беренче” дигәнем шул мәгънәдә: “китаплар” дип эзләгәндә “китапка” дигән сүзле бит тә табыла.
әмма татар хәрефләре белән эшли белә торган эзләвечләр бар инде, әмма алар “китаплар” дип эзләгәндә “китаплару”, “китаплара” дигәнне генә табалар, ягъни урыс теле кушымчалары белән, бу мисалда бу мәгънәсез, юк сүзләр, кайвакытта гына файдалы була: “ат” дигәннән “аты”ны тапса мәсьәлән.
мин бу эзләвечтәге алгоритм белән үзем ясаган “кукмара ру” сайты өчен эзләвеч ясаган идем.
хәзер менә барча татарча сайтлар өчен ясадым.12:20 дә язам :
тагын бу эзләвечнең сыйфатлары:
табылган битне эзләвечнең архивыннан карап була, бу ул бит үзе ачылмаса файдалы.
бу эзләвечтә нәрсәләр эзләнгәне язылып бара, аларны һәркем карый ала. > 12:34 : хәзерге гадәттәге эзләвечләрдә аларның иң ахыргылары гына күрсәтелә. ә монда бөтенесе язылып кала. <
табылган бит исемлегендә битнең зурлыгы, адресы, рейтингы, тәрәз башлыгы, сакланган вакыты күрсәтелә.
хәзерге гадәттәге эзләвечләрдән аермалы буларак, монда сакланган битләр вакытлыча кэш кына түгел, ә архив. вакыт үткәч бетми, ә сакланып кала. мондый сыйфатлы бер генә сайт беләм – “архив орг”, анда сирәк битләр кенә эләгә, татарчалары бигрәк тә сирәк бугай, чөнки аларның дөнья күләмендә рейтингы кечкенә, шуңа күрәдер. >17:17 : бу мин ясаган архивның “архив орг” тан аермалы кимчелеге: монда стиль, рәсем файллары кебек кирәкле файллар сакланмый, ә коры html гына.<
бу эзләвечнең начар сыйфаты, хәзерге гадәттәге эзләгечләргә караганда җитешсезлеге: табылган битләр исемлегендә бит адресы янында ул битнең кайсы төшендә нинди сүз табылганы күрсәтелми.
бу өстәмәне 12:33 тә язып бетердем.