иңглиз теле дәресе йазып карайым әле.

🙂
тәәк.
иңглиз теле шактай җайлы. татар телендәге шикелле улда да “женский род”, “мужской род”лар йук, әмма әз генә бар, саналмас дәрәҗәдә. әәз генә татар телендә дә очраштыргалай инде ул, мәсьәлән, тавык белән әтәч 🙂 . >2011-09-26 10:58 : тавык белән әтәч – ул урыс телендәге “род” түгел дә бөтенләй. шулай итеп, татар телендә “род” юк, әмма инглиз телендә әәз генә бар – “ул” сүзенең төрлечә әйтелеше, алла бирса, бүтән вакытны сөйләрмен. 11:21 : әмма юк, бәлки, иңглиз телендәге шикеллерәк, әмма андагыдан кимрәк, “род” татар телендә дә гарәп, урыс теленнән кергән сүзләр кулланылышында бардыр, мәсьәлән, “мөгаллимә” сүзе. <
сүз бөртеге ахыры үзгәреүләре шактай аз төрле, урыс, нимес телләре белән чагыштырганда. татар телендәге шикелле кушымчалар да әз.
Хәзер сүз бөртекләре өйрәтәм 🙂 .
эпыл – алма.
ай – мин.
> 2011-08-27 14:42 : “ай”ны татарча “ай” кебек әйтәсе түгел, ә урысча укыган кебек әйтәсе, ягъни “а” авазы “ачык” диимме соң, авызны ачыбрак әйтелә. <
иңглиз телендә дә урыс телендәге шикелле “мин” сүзенең баш килеше башкача, урыс телендә дә бит ул “я”, башка килешләре “мен” дийеп башлана. иңглиз телендә дә башка килешләре “m” дийеп башлана.
иңглиз телендә йазылыш катлаулы.
“ай” – “I” дийеп йазыла, урыс хәрефе ийтеп караганда “И” – мон һәр вакыт зур хәреф белән йазылырга тийеш йагъни җөмлә уртасында да. һәм ул “i”-“I” хәрефе күп вакыт “ай” дийеп укыла. интернетта “I” ны “i” дийеп тә йазалар.
иңглиз алфавиты турында да әйтим инде. ул латин алфавиты. “и” хәрефе “i” һәм “I”, берсе кечкенәсе, берсе зурысы, хәзерге урыс, татар йазыуларындагы шикелле кулланыла, зурысы җөмлә башында, исем башларында, кыскартма хәрефләрендә, тагын кайсыдыр очракларда да кулланыладыр, иң мөһимнәрене әйттем бугай. урыс теле белән зур хәреф кулланыуда айырма бар.
эпыл – алма – монлай йазыла: apple. ул сүз бөртегене истә калдырыу өчен, татар телендәге “алма”дагы л белән м ның урыннарыны алыштырып м ны п га алыштыргач охшай һәм урыс телендәге “йаблоко”ның башындагы “й” сыны һәм ахырындагы “ко”сыны алып аткач охшай.
“ай”ны истә калдырыр өчен – урыс телендәге “йа” дагы ике хәрефнең урыннарыны алыштыргач шул ук була.

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.