kukmara.ru пыхыпы программалары ечләрене һәм башка файлларыны ачтым.
монда: http://qdb.tmf.org.ru/minyasaganprogramlar/kukmara.ru/.
kukmara.ru пыхыпы программалары ечләрене һәм башка файлларыны ачтым.
монда: http://qdb.tmf.org.ru/minyasaganprogramlar/kukmara.ru/.
сәләм.
минем үзем уйлавымча җирдән чыгарылган йагулыкны йандыру “парник еффектын”га килдерәме йукмы – мин анысын белмәйм ләкин минем үзем уйлавымча ул кислородны киметергә мөмкин, мин аны әнә иске сайтымда йазган идем, аннары монда урысча блогымда йаздым, шул кислород кимеү, әгәр чынлап та булса, табигатьне көчсезләндерәдер, җилләрне киметәдер, чөнки бәлки ул җилләр тере табигать йәрдәме белән йөрейдер, ә тере табигатькә дөрес ешләр өчен кислородның ничаклы булуы мөһим. алла сакласын, җилләр кимесә ул салкын йакларда салкынрак, ессе йакларда ессерәк, түбән урында сулырак, йугары урында сусызрак булуга килдерә, чөнки аларны җил болгатып тора. >2010-июль-21: мин урын дигәндә урын белән вакытны әйтәм, 4 үлчәмле дөньядагы урын, татар телендә “дә” кушымчасы да урын белән вакытны айырмай. ә җәйен йагъни ессерәк вакытта ессерәк, кышын ягъни салкын вакытта салкынрак – континенталь климат дийеп атала.<
ә менә кеше ешчәнлеге парник еффекты барлыкка килдереп климатны җылыта дигәнгә минем бер аз киресенчәрәк фикерем бар, енергийа саклану законы буйынча җир астында сакланып йаткан енергийа тышка чыгарылгач, йандырып җылылыкка әйләндерелгәч, аңа җирдән читкә инфракызыл нур булып очып китүе җиңелләшә, шулай итеп, енергийа кимей, шулай булгач җир шары гомумән алганда суынырга тийеш булып чыга, "парник еффекты" вакытлыча гына җылытып соңыннан гомумән алганда суытырга мөмкин.