Monthly Archives: Декабрь 2009

кар, бәс

теге салкынайткан көннән соң бер ничә көн үткәч бер кат кар йауды, һәм шул салкынайткан көннән бирле салкын тора һәм шул көннән бирле әкренләп агачларга, җиргә “бәс” утыра башлаган иде, ул бәс инде 5-6 көн тора… “бәс” сүзен мәктәптән өйрәндем, сездә ничектер, урысчасы “иней”.

мон “блог”та күчкеләр, теркәлүдә йаңа “каптча”

мон “блог”та күчкеләр, теркәлүдә йаңа “каптча”.
кичә иске сайтымга күчкеләр куйдым, qdb.narod.ru белән qdb.110mb.com га. менә хәзер генә блог хезмәтендә йаңа блог йә кулланучы теркәлә торган җирдә йаңа сынау рәсеме куйдым. спамерлар күп теркәлгән иде, бер беттереп аттым, тагын теркәлделәр, хәзер менә беттерәм, алла бирса, карармын, теркәлерләрме икән тагын, теркәлмәсләрдер, алла бирса.

җил

сәләм.
менә хәзер җил көнйак-көнйак-көнбатыш йагыннанрак исеп алды бугай бер вакыт буйы. бу сайтымда әйткәнемчә, әнә, җил капланган иде, йаңа боз сарайы төзелгәннән соң.
башыма бер фикер килде, урысча йазам, чөнки бу урысларга, чөнки бу боз сарайлары төзү инициативасы россия башлыклары-хакимийәтләреннән, газпромнан да иде бугай йә финанславы гына, олимпиадага әзерлектер дә, һәм хәзер мондый проблема петербургта бик актуаль – анда шәһәр уртасында бийек бина төземәкче булалар… кагыйдә…:


йакынча кагыйдә:
чагыштырмача зур бина төзергә теләгәндә аны бит инде шәһәрдән, өйләрдән читтә, басу-кырда, буш урында төзейсе, әмма анда да инде чирәм, печән, иген, көтүлек җирләре әрәм була…

һәм искә төште әле, урысча менә йаздым да инде, урысча йаза башлаган булгач; теге җилне бит улны ул боз сарайы гына капламады, безнең мәктәп тә инде җил каршысындарак тора иде, ул җил боз сарайыны әйләнеп узып исүен безгә таба дәвам итә алмай, һәм безнең мәктәп белән боз сарайы арасындагы аралык йүнәлешендә борыла да икенче-бүтән урам буйлап китә… хәзер монысыны да урысчасынга өстәп куйам.

менә әле, монда йаңа тыныш билгесе уйлап чыгардым дийергә була: “урысча йаза башлаган булгач” дигәч ике өтер куймакчы идем, куймадым инде әлегә, гадәти нокталы өтер куйдым инде анда, менә шул, рәттән ике өтер куйырга була бит…

кешеләрнең рөхсәтен сорасалар да була инде, анысы билгеле…

мин әйтәм, кешеләрдән дә сорасалар була инде… моның турында форумда да йазган идем, әнә. һәм җилнең башка йактан исеп алуын әйттем.

җил башка йактан гел исә башласа минга әйбәтрәк тә бу йактагы күпчелек кешегә начаррак инде ул, һәм инде ул елекке җил булмай, башка төрле була, минга тегесе ошай иде… исмәстер әле гел уллай, алла бирса… һәм шушылай искәләп алса әйбәт булыр иде дә, болай да исмәстер шул инде ул, алла бирса…
тагын мин әйттем урысча өлешендә: җайлы гына әзер инфраструктураны кулланмакчылар дийеп, әле дөрес булмаган, төзәтәм: кешеләр күп торывыны кулланмакчылар.

йарар, җитеп торыр әлегә, берәр фикер калгандыр бәлки.

4:43 , комментарийга гына йаза башлаган идем, монда күчерәм әле:
габдулла тукайның ниндәйдер шигыре искә төшә, тып-тыныч, төнге саф һава дигән сүзләр белән, “су анасы” бугай. саф һава килде инде җил башка йактан искәч, баш йахшырак ешләп китте.

һәм мин гомумән кукмара посёлогы уртасында һәм башка “торак пункыт” үзәкләрендә шәһәрләшү, урбанизацийәгә каршы, мин хөкүмәт тарафыннан йасала торган йасалма хәрәкәт турында әйтәм. модага ийәреп шәһәр булып кыланып начарлыклар ешләү әшәкелек инде ул… зур зур “шәһәрчә” биналар төзейселәре килә икән, рәхим итсеннәр, читтә, нигә инде әллә кайчаннан бирле тора торган кешеләргә зыйан килдерәләр, уллар үзләре төзей ала кирәк дийеп санасалар, мин монның турында йаздым инде елекке сайтымда, әнә. тагын бер ике әйберне әйтим әле: бездә аптека артында бер кечкенә генә агачлар, чирәмнәр үскән урын бар иде, ул бер “микрозаповедник” иде дийеп уйлыйм мин, безнең йак кешеләре өчен, мин генә түгел уллар да шуллай уйлагандыр, һәм анда шәһәрләшү йасап куйдылар, бер ниндәй бакчасыз бер йорт салып куйдылар, анда бакчага урын йук, һәм улда йорт салыу законсыз да булган, имеш. хәзер дә шуннан йырак түгел бер ике катлы йорт йанында “клён”нар үскән агачлыкны беттереп бина төзергә маташалар. “клён” дийеп сөйләшәм инде мин улны, татарча ул “америка өрәңгесе”. җыйынысы шушы шәһәрләштерү сәйәсәте дийеп уйлайм мин, минне мон җирәндерә…
(2009-12-12: монда иң өсттә йазган җил йүнәлешене бер аз төзәттем, бер “көнйак”ыны беттердем.)

2010-8-6 23:31 : урысча абзацларны моннан бетердем.