бүген дә кар йауды, иртәнге йакта, хәзер дә йава. еремәй, йата.
Monthly Archives: Октябрь 2009
кар, боз
3 көн тирәсе инде тыштагы кәстрүл, тәлинкәләрдәге су каткан көйе тора, бүген беренче кар йава.
кырау, бозлану
кичә һәм өченче көнне иртә белән кырау төшкән иде һәм су каткан иде.
коры…
сәләм. быйыл җәй татарстанда коры булды бит.
ул корылык җәй көне генә булмады, узган кыш ук булды, кар әз йауды. көздән үк. хәзер дә йаңгыр әз, сирәк йава бугай.
әллә теге “мин йәш чакта күк тә зәңгәррәк иде, чирәм дә йәшелрәк иде” диләр бит әле, шулай гына шулай тойыла гына мы икән – йуктыр, алай гына түгелдер инде…
беренче кырау
йәкшәмбе көнне иртә белән беренче кырау төшкәнене күрдем, йагъни, һава температурасы су кату дәрәҗәсеннән үткән…
нишләптер бу татарча “блог”та вакыт дөрес булмаган
нишләптер бу татарча “блог”та вакыт дөрес булмаган. +1 вакытында торган, ә булырга тийеш – +4. (төзәттем инде.) +3 түгел, чөнки бу скрипт җәйге вакытны автоматик исәпкә алмай икән. кышкы вакытка үзем күчерәсе була +3 кә. бәлки йаңа версийасы автоматиктыр да.
халык саны имеш…
http://tatyash.ru/get.php?11361|23.htm#0 :
2050 елга җир йөзендә халык саны 9,1 миллиардка җитәчәк (хәзер 6,8 миллиард). Шуның кадәр кешене ашату өчен азык-төлек җитештерү күләме алдагы берничә дистә ел эчендә 70 процентка артырга тиеш икән. БМОның авыл хуҗалыгына кагылышлы докладында шулай диелә. Әлеге доклад октябрь аенда Италиядә узачак “2050 елда дөньяның тамагын ничек туйдырырга” дигән форумга әзерләнгән.
улдай проблема йук ул, чөнки ризык булмаса кеше саны арта алмай да. ризык җитмәү ризык кисәк, көтелмәгәндә кимесә йә кеше саны кисәк, көтелмәгәндә артса гына була ала. әмма бу йазмада шуның кисәклеген булдырмаска тырышу турында сүз бара да инде…