татар телендә килешләр

“матбугат ру”да “ӘБИМЕ”, “ДӘҮ ӘНИМЕ”? мәкаләсе “коммент”ларында мин әйттем:
Динар 08.09.2009 09:57:19 :

урыс, иңглиз, гарәп телләрендәгечә килеш татар телендә – 0 . башкача бер ничә төрле ысул белән “килеш” дигән сүзгә мәгънә билгеләп була йә исә аларны “килеш1”, “килеш2” һәм башкача атарга, аларның һәркайсы буйынча санаганда саны төрлечә була.

… моны мин кемнеңдер сүзене укып йә ишетеп әйтмәйм, үзем уйлап чыгарган, авторлык хокукы өчен хәзерге заманда улның иң беренче әйтелүе дә кирәк санала, анысы да бар, миннән иртәрәк болай ук матур итеп әйтмәгәннәрдер дә матбугат-фәнни еш-мазарда, минем белүемчә, йук, ә мин җитәрлек беләм… бер гади дәлил: мәктәп дәреслекләрендә ул йук.
әмма килеш саныны төрле галимнәр әллә кайчан инде төрлесә санаган, кайберсе йук дип тә әйткән. әмма нишләптер ул мәгълүматны дәреслекләргә кертмәйләр. урыс теле тәэсире һәм акылсызлыктыр инде ул.

8 thoughts on “татар телендә килешләр

  1. qdinar Post author

    http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=714&view=findpost&p=5084 :

    Yandex …

    “қазаққа”ны дөрес таба, ә “қазақшаға”ны дөрес тапмый …


    Сүз уңаеннан, ә мин уйлыйм, татар телендә килешләр юк. Моның турында Галимҗан Ибраһимов та шулай уйлаган , хәтерләвемчә. Һәм тагы 1-2 галимдер бәлки. Димәк, алар моның турында минем шикелле үк күп уйлаганнар диеп уйлыйм )) . Моның турында минем блогта язымта (матбугат ру дагы комментым копиясе): татар телендә килешләр . Моны аңлатып язасы бар әле…

    Ә мин ясаган эзләгеч барча кушымчаларны исәпкә ала диергә була…

    Reply
  2. Pingback: Корбанов Динар сүзе » Blog Archive » бу блогтагы “тел-сүз” бүлеге турында

  3. qdinar Post author

    http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=439 : qdb (мин), “Җибәрелгән 12 December 2008 – 03:38” :

    минем күптән бер фикерем бар инде. матбугат.ру да бер комментарийда мин шул фикерне әйттем, http://matbugat.ru/news/?id=708 да:
    Цитата
    Динар 07.12.2008 20:17:18

    татар грамматикасы дөрес түгел ул, дөрес түгел йә шикле булуын галимнәр үзләре дә беләләр, фәнни китапларда йазалар, ә шулны шулайдыр дигән гипотеза гына ул дип әйтеп тормайча мәктәпләрдә укыталар. дөрес булмаган нәрсәне йатлавы авыр инде ул. мәсьәлән, татар телендәге килеш урыс телендәге килеш белән чагыштырганда йук нәрсә дәрәҗәсендә ул чынлыкта.

    Reply
  4. Pingback: Корбанов Динар сүзе » Blog Archive » татар теле дәреслеге язырга кирәкме?

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.