сәләм.
“мускул”да “таблица”ны CREATE TABLE әмере белән йасыйсы була. create – барлыкка килдереү, table – таблица. таблицаны татарча исемлек дийеп тә буладыр…
башта карыйм, м.җ. да ничә таблица бар. бер mysql куллануычысының бер ничә м.җ.сы була ала, һәр бер м.җ. да бер ничә таблица була ала. башта майсиквельга кереү: mysql , улдан ары м.җ.ны сайлап алу, куллана башлау: use dinar; , улдан ары таблицаларны карау: SHOW TABLES; show – күрсәт, tables – таблицаларны. show tables; әйтте: Empty set (0.00 sec) .
сезнең инде алддан әзерләгән м.җ.гыз dinar түгелдер, use dinar; дип керәсе булмай, хәтерләмәсәгез, show databases; дип карагыз, аннары use …..м.җ.исеме…. ; кулланыгыз.
хәзер бер йаңа таблитса йасайсы була. улның өчен create table ……….. ; кулланасы.
create table kitap ( isim varchar(100), aftor varchar(50) ); – kitap дигән (йагъни китап) таблитса йасау, ул таблитса – китаплар исемлеге була, ул исемлектә һәр бер китапның исеме һәм авторы йазылган була. isim varchar(100) – иң күбе 100 хәрефтән торган, “isim” дип аталган йазыуны аңлата. шуллай итеп, йазыу урыннарының исемнәрене өтер аша тезеп чыгасы, һәр бер йазыу урыны исеменнән соң буш урын белән улның ниндей төрдәге йазыу булуы күрсәтелә. varchar – үзгәрүчән озынлыктагы һәм хәрефләрдән тора дигән сүздән чыккан: var – variable дан, үзгәрүчән, char – character дан, тамга, хәреф. җәйә ечендәге саны иң зур озынлыгы.
create table xaywan ( isim varchar(30), xujaso varchar(30), porodaso varchar(30), jinisi char(1), tugankono date, ulgankono date); – җенесне аңлатыр өчен бер хәреф җитә, мәсьәлән, н – ана, т – ата, шунга күрә бер хәрефле төр кулланылган, char(1). date – вакыт йаза торган урын була. 1 генә хәреф булганда char(1) кулланылган, ә елеккегеләре рәвешенчә varchar(1) түгел, чөнки char(1) varchar(1) дән кимрәк урын алып тора исәпләвечтә. char ның varchar дан айырмасы шунда инде: ул үзгәрүчән озынлыкта түгел, шунга күрә күп вакытта тизрәк ешләргә мөмкин, әмма ул әрәм булырга мөмкин, күп өлеше күп вакытта буш торса, мәсьәлән, char(10) дигән йазыу урынынга һәрвакыт 2 дән алып 6 га кадәр генә озынлыктагы йазыулар кертелсә, “димәк”, char(6) кулланып булган. әгәр char(10) дигән урында исемлектәге 100 әйбернең 7 сенең генә мон сыйфат-үзлеге-йагы-үзенчәлеге 10 хәрефкә җитсә, калганнары 3 хәрефле булса, бәлки varchar(10) бәлки йахшырактыр.
әйткәнчә xaywan исемлегене йасаттым, “Query OK, 0 rows affected (0.04 sec)” дийде. “0 rows” – 0 “йул” дигән сүз, йәгъни, исемлектә бер әйбер дә йук әле.
хәзер инде “show tables;” башкача җавап бирә:
+-----------------+ | Tables_in_dinar | +-----------------+ | xaywan | +-----------------+ 1 row in set (0.00 sec)
“1 row in set” – җыйылмада 1 йул бар дигән. “Tables_in_dinar” – “dinar ечендәге таблитсалар” дигән сүз.
хәзер сез теге әмердә ниндей йазыу урыннары йасаганыңызны онытсаңыз, белергә кирәк булса, йә башка кеше йасаган исемлекнекене беләсеңез килсә, мондай әмер белән була: describe xaywan; монлай җавап йазды:
+-----------+-------------+------+-----+---------+-------+ | Field | Type | Null | Key | Default | Extra | +-----------+-------------+------+-----+---------+-------+ | isim | varchar(30) | YES | | NULL | | | xujaso | varchar(30) | YES | | NULL | | | porodaso | varchar(30) | YES | | NULL | | | jinisi | char(1) | YES | | NULL | | | tugankono | date | YES | | NULL | | | ulgankono | date | YES | | NULL | | +-----------+-------------+------+-----+---------+-------+ 6 rows in set (0.01 sec)
“Field” – “йазыу урыны”, “Type” – йазыу урыны төре, “Null” – буш, йук дигән сүз, мон очракта нәрсә аңлатканыны төгәл белмәйм. “Default” – әйтелмәгәндәгесе. “YES” – “әйе”. “Extra” – өстәмә. “Key” – “ачкыч”. мон чыгарылган исемлек – xaywan таблитсасындагы йазыу урыннары исемлеге.
мон йазма шулның белән тәмам.