коръәндә намаз вакытлары

бер көнне мин ногъмани тәфсиреннән намаз, гыйбадәт, сәҗдә сүз бөртекләрене езләп намаз вакытлары турындагы айәтләрне копийәләп алган идем. тагын бер сүз бөртегеннән езләдем бугай, рөкугъ бугай, анысыннан намаз вакыты турында тагын артык айәт табылмады. шуларны саклаткан идем, 26 айәт. хәзер шуларны монда куйыйм әле.

2:238. Ий мөэминнәр! Биш вакыт вә җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны көтеп алып, әүвәл вакытында укыгыз, хосусан икенде намазына игътибар бирегез, бер нәрсә дә сәбәп булмасын намазны калдырырга яки кичектерергә, чөнки намазга каза юк, һәм намаз укыганда Аллаһудан куркып, нык бирелеп укыгыз һәм намазда түбәнчелек белән торыгыз!
3:17. Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаh юлында чыдамлылар, Аллаhуга вә расүлгә итагать итүчеләр, мохтаҗларга hәм Аллаh юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, Коръән укып Аллаhудан гафу сораучылар.
3:41. Зәкәръя әйтте: “Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!” Аллаh әйтте: “Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең”. Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаh әйтте: “Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен hәм кичләрен намаз укы!”
3:113. Китабий кәферләрнең иман китереп, мөселман булган өммәте ислам­ны кабул итмәгәннәре кеби булмаслар. Исламны кабул иткән өммәт, хаклыкта таза торганнары хәлдә төннәр буе Аллаhуның аятьләрен укырлар hәм сәҗдә кылырлар.
11:114. Көннең ике тарафында намазларыңны укыгыл, ягъни таң, өйлә, икенде намазлары вә кичен ахшәм, йәстү намазларын укыгыл! Тәхкыйк төрле яхшылыклар, әлбәттә, явызлыкларны җуялар, югарыда сөйләнгән Аллаh сүзләре, әлбәттә, вәгазьләнүчеләргә вәгазь нәсыйхәттер.
17:78. Ий мөэмин бәндәләрем! Төш авышкач өйлә, икенде, кичен ахшам, йәстү намазларын укыгыз! Һәм таң аткач иртә намазын укыгыз! Чөнки иртә намазында фәрештәләр хазер буладыр hәм Коръәнне иртә белән күп укырга кирәк!
17:79. Вә төнлә торып Коръән hәм намаз укыгыл! Бу намаз сиңа күп сәваблы нәфел намазы булыр, шаять сине Раббың, мактаулы вә олугъ дәрәҗәле урында кубарыр.
20:130. Кәферләрнең яман сүзләренә вә золымнарына сабыр ит һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтеп намаз укыгыл кояш чыгудан элек, вә кояш баюдан элек вә кичке сәгатьләрдә, ягъни ахшам, йәстү намазларын укыгыл, вә көн тарафында, таң һәм өйлә намазларын укыгыл, шаять Аллаһудан разый булырсың.
24:58. Ий мөэминнәр хезмәтче колларыгыз hәм бәлагатькә ирешмәгән сабый балаларыгыз, сезнең яныгызга керергә рөхсәт сорасалар, өч вакытта: иртә намазыннан элек, өйлә намазы вакытында hәм йәстү намазыннан соң, ошбу өч вакыт гаурәтдер, ул вакытларда киемнәрегезне алмаштырган буласыз, шул күрсәтелгән өч вакыттан башка вакытларда бер-берегезгә рөхсәтсез кереп йөрүегездә сезгә дә, аларга да гөнаh юкдыр. Аллаh сезгә хөкеми аятьләрне бәян итәдер, Аллаh белүче вә гадел хөкем итүче.
30:17. Аллаh hәр эшендә кимчелектән пакь, кичкә кергәндә вә таңга кер­гәндә намазлар укып Аллаhуны мактап тәсбихләр әйтегез!
30:18. Җирдә вә күкләрдә Аллаhуны мактап тәсбихләр әйтеләдер, кичкә хәтле икенде намазын вә төш вакыты авышкач, өйлә намазын укып, Аллаhуны мактап, тәсбихләр әйтегез!
32:16. Алар яннары вә аркалары белән яткан төшләреннән торып төнлә намаз укырлар вә Раббыларына дога кылырлар, Аның гәзабыннан куркып вә рәхмәтен өмет итеп, вә алар Без биргән малдан садакалар бирерләр.
38:31. Икенде намазына хәтле Сөләйманга Аллаhның рәхмәтеннән гаептән атлар бирелде, ул атлар бик җиңел, бик тиз йөрүче hәм күренештә бик тә матур атлардыр. Сөләйман атларның матурлыгына мәхәббәт итеп, аларны уйнату илә мәшгуль булды, хәтта икенде намазын онытып кичектерде.
38:32. Сөләйман үкенеп әйтте: “Мин атлар мәхәббәтенә авышып, Раббымның зекере булган намазны кичектердем, хәтта кояш баеды,
39:9. Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаhуга гына коллык кылган мөэмин, ул ахирәт гәзабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. Шул мөэмин кәфер яки мөшрик монафикъ белән бертигез булырмы? Әлбәттә, hич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: “Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр hәм батылдан бизеп хакны кабул итәрләр.”
46:29. Ий Мухәммәд г-м, шул хәлне зекер ит ки, сахабәләрең илә иртә намазы укыган вакытыңда Коръән сүзләрен ишетсеннәр өчен бер төркем җеннәрне сиңа очыраттык, Мухәммәд г-м янына якын килгәч бер-берсенә әйттеләр: “Сөйләшмичә Коръәнне тыңлап тик торыгыз”, – дип. Коръән укылып беткәч, кавемнәренә кайттылар, ишеткән Коръәннәре белән аларны куркы­тучы булганнары хәлдә.
50:39. Син кәферләрнең әйткән яман сүзләренә сабыр ит, вә Раббыңны мактап тәсбихләр әйт, намаз укы кояш чыкканчы вә кояш батудан элек.
50:40. Вә кич якта ахшам, йөстү намазларын укы вә фарыз намазлардан соң нәфел намазларын да укы.
51:18. Алар сәхәр вакытларында намаз, Коръән укып Аллаhудан гафу сорый иделәр.
52:49. Дәхи ахшам, йөстү намазларын hәм таң намазын укыгыл!
73:2. Гыйбадәт өчен төнлә уяу тор, мәгәр төннең беразын йокла, ял ит.
73:3. Яки төннең яртысыннан бераз азырагын да гыйбадәт өчен тор, яки ярты төнне гыйбадәт өчен уяу тор.
73:6. Төнлә торып намаз, Коръән уку, әлбәттә, нәфескә катырак мәшәкатьтер вә укылышта сүзләре дөресерәк hәм күңелгә тәэсирлерәктер.
73:7. Әлбәттә, көндез синең эшләрең күптер, эштән бушангач тынычланып кичләрен Аллаhуга гыйбадәт кыл!
73:20. Тәхкыйк синең Раббың беләдер, әлбәттә, син төннең өчтән ике өлешеннән аз гына кимрәк торып гыйбадәт кыласың, кайвакытта төннең яртысыны торасың, вәв кайвакыт өчтән берен торасың, дәхи синең белән бергә торып бер таифә мөэминнәр гыйбадәт кылырлар. Аллаh төнне hәм көнне белеп үлчидер, Аллаh беләдер, әлбәттә, сез ул төннең барча сәгатьләрен дә ригая кылып бетерә алмассыз, сезгә җиңеләйтте ул төнне. Төнлә укыла торган намазларда кыйраәтне үзегезгә бик авыр килмәслек итеп җиңелрәк сүрәләрне укыгыз! Аллаh белде, сезнең арагызда авыру кешеләр булыр, вә кайберләре Аллаhуның юмартлыгыннан өмет итеп мал, гыйлем кәсеб итәр өчен сәфәрдә булырлар, вә кайберләре Аллаh юлында сугышта булырлар, андый вакытларда җиңел сүрәләрне укыгыз, вә намазларыгызны укыгыз, вә малларыгыздан зәкять бирегез hәм изге гамәлләрне Аллаhуга бурыч итеп бирегез ягъни сәваблы эшләрне фәкать Аллаh ризалыгы өчен эшләгез, Аллаh арттырып үзегезгә нигъмәт белән кайтарып бирер. Yзегез өчен ахирәткә алдан җибәргән яхшылыкларыгызны, изге гамәлләрегезне Аллаh хозурында табарсыз, үзегез үлгәннән соң васыятегез буенча бирелгән садакагызга караганда исән вакытыгызда биргән садакагыз хәерлерәк вә сәвабы да олуграк. Аллаhуның ярлыкавын hәрвакыт сорагыз! Шиксез, Аллаh гөнаhларны ярлыкаучы вә рәхимле.
76:25. Раббыңның исемен зекер ит, намаз укыгыл иртә белән hәм кич белән!
76:26. Дәхи төнлә Аллаhуга сәҗдә кылгыл, hәм төнлә озын вакыт намаз укыгыл!

2011-3-28 12:44 : 20:30 ны өстәдем. элек “зекр” программасында эзләү нәтиҗәләренең бүтән битләрен карый алмаганага тапмаганмын һәм хәтта аларның бар икәнен дә белмәгән идем.

2015-08-30 22:50 : 2:238 не өстәдем. моны бер сайттан шушы темага язма укыганда күрдем. ничек мин аны элек күрмәгәнмен икән, белмим, аптырыйм.
22:59 : 22:130 ны бетердем, ул 20:130 ны кабаталаган булган. шул вакыт эчендә шуны бер кем дә күреп комментарий язмаган микән ни?

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.