sql га әмерләп ешләү тәрәзеннән кереү

миндә куйылган операцион системада “мускул”га болай кереп була: терминалда бу әмерне кертәсе: mysql . аннан чыгыр өчен Ctrl белән d клавишынга бергә басасы йә quit дигән әмер бирәсе, йә \q дип. ctrl белән d га басыу линукс-мазарларда гына ешләй дийе. >18:00:игътибар, quit әмере ул искәрмә шикелле икән, барча әмерләрдән соң нокталы өтер торырга тийеш! Enter га басып кына әмерне җибәреп булмай! ахырынга “;” (нокталы өтер) куйып интерга басасы, ул әмердән баш тартыр өчен \c дип йазып “интер”га басасы. мин монны шушылай “өндәү” белән йазам, чөнки бер вакыт шуллай нишләргә белмәйчә утырган идем. quit искәрмә генә булганга аны quit; дип истә калдырыгыз. 21:37: куштырнак (” йә ‘) йә ” ` ” ечендәге текстны йаза башлаган булсагыз, ул өлешне шундый ук куштырнак-мазар белән йапканчы \c да, quit; та ешләмәй икән!<

башка системаларда алай гына кереп булмаска мөмкин, mysql дан соң аргументлар белән майсиквельдәге исемне дә кертәсе була, аннан шул исем өчен сер сүзне сорай. һәм башка компьйутердагы майсиквельга да тоташып була, “mysql” әмереннән соң тагы ул компның домен исемене йә айпи адресыны күрсәтәсе була. мисал: “mysql -u isem -h bashqakomp -p”, “mysql -u isem -p”.

18:00 : mysql ечендә ешләгәндә әмерләрнең бөтен хәрефләре зур да кечкенә дә була ала: мәсьәлән, quit; , QUIT; , Quit; , qUIt; һәм шулның шикелле башкалар җыйынысы да ешләй һәм барысының да мәгънәсе бер үк.

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.