“фри-ланс” сайтларында сайт йасарга кирәк булганда менә моны ескуель белән йасавы җайлыдыр дийп уйлап куйам, әмма мин аны белмейм әле. шунга күрә дә акча ешләп булмый.
ескуель теле пыхыпы кебек телләргә кирәк тә түгелдер дигән фикерем бар, мин улның турында иңглизчә пыхыпы чатында сорадым, ул сөйләшеүне иңглизчә блогымда нәшер иттем: is sql language really needed to c-like language to work with db, мон фикеремне шушылай әйткәч, нәшер иткәч, ескуель өйрәнергә үземне хаклырак дийп хис итәм.
ескуельны мин бер аз беләм инде – әзер ескуельләрне үземә кирәкчә үзгәрткәнем бар. тагын иңглизчә сүзләрнең мәгънәләрен беләм: SELECT – сайлау.
ескуельны өйрәнер өчен мин майсиквельның сайтыны ачтым һәм улдагы дәреслек адресларыны хәтерләвечкә салып куйдым: Functions and Operators, Optimization, SQL Statement Syntax, Tutorial. мон иңглизчә битләр, анда урысчалары да бар.