Monthly Archives: Август 2009

“мускул”да “таблица” йасау

сәләм.

“мускул”да “таблица”ны CREATE TABLE әмере белән йасыйсы була. create – барлыкка килдереү, table – таблица. таблицаны татарча исемлек дийеп тә буладыр…

башта карыйм, м.җ. да ничә таблица бар. бер mysql куллануычысының бер ничә м.җ.сы була ала, һәр бер м.җ. да бер ничә таблица була ала. башта майсиквельга кереү: mysql , улдан ары м.җ.ны сайлап алу, куллана башлау: use dinar; , улдан ары таблицаларны карау: SHOW TABLES; show – күрсәт, tables – таблицаларны. show tables; әйтте: Empty set (0.00 sec) .

сезнең инде алддан әзерләгән м.җ.гыз dinar түгелдер, use dinar; дип керәсе булмай, хәтерләмәсәгез, show databases; дип карагыз, аннары use …..м.җ.исеме…. ; кулланыгыз.

хәзер бер йаңа таблитса йасайсы була. улның өчен create table ……….. ; кулланасы.

create table kitap ( isim varchar(100), aftor varchar(50) );  –  kitap дигән (йагъни китап) таблитса йасау, ул таблитса – китаплар исемлеге була, ул исемлектә һәр бер китапның исеме һәм авторы йазылган була. isim varchar(100) – иң күбе 100 хәрефтән торган, “isim” дип аталган йазыуны аңлата. шуллай итеп, йазыу урыннарының исемнәрене өтер аша тезеп чыгасы, һәр бер йазыу урыны исеменнән соң буш урын белән улның ниндей төрдәге йазыу булуы күрсәтелә. varchar – үзгәрүчән озынлыктагы һәм хәрефләрдән тора дигән сүздән чыккан: var – variable дан, үзгәрүчән, char – character дан, тамга, хәреф. җәйә ечендәге саны иң зур озынлыгы.

create table xaywan ( isim varchar(30), xujaso varchar(30), porodaso varchar(30), jinisi char(1), tugankono date, ulgankono date); – җенесне аңлатыр өчен бер хәреф җитә, мәсьәлән, н – ана, т – ата, шунга күрә бер хәрефле төр кулланылган, char(1). date – вакыт йаза торган урын була. 1 генә хәреф булганда char(1) кулланылган, ә елеккегеләре рәвешенчә varchar(1) түгел, чөнки char(1) varchar(1) дән кимрәк урын алып тора исәпләвечтә. char ның varchar дан айырмасы шунда инде: ул үзгәрүчән озынлыкта түгел, шунга күрә күп вакытта тизрәк ешләргә мөмкин, әмма ул әрәм булырга мөмкин, күп өлеше күп вакытта буш торса, мәсьәлән, char(10) дигән йазыу урынынга һәрвакыт 2 дән алып 6 га кадәр генә озынлыктагы йазыулар кертелсә, “димәк”, char(6) кулланып булган.  әгәр char(10) дигән урында исемлектәге 100 әйбернең 7 сенең генә мон сыйфат-үзлеге-йагы-үзенчәлеге 10 хәрефкә җитсә, калганнары 3 хәрефле булса, бәлки varchar(10) бәлки йахшырактыр.

әйткәнчә xaywan исемлегене йасаттым, “Query OK, 0 rows affected (0.04 sec)” дийде. “0 rows” – 0 “йул” дигән сүз, йәгъни, исемлектә бер әйбер дә йук әле.

хәзер инде “show tables;” башкача җавап бирә:

+-----------------+
| Tables_in_dinar |
+-----------------+
| xaywan          |
+-----------------+
1 row in set (0.00 sec)

“1 row in set” – җыйылмада 1 йул бар дигән. “Tables_in_dinar” – “dinar ечендәге таблитсалар” дигән сүз.

хәзер сез теге әмердә ниндей йазыу урыннары йасаганыңызны онытсаңыз, белергә кирәк булса, йә башка кеше йасаган исемлекнекене беләсеңез килсә, мондай әмер белән була: describe xaywan; монлай җавап йазды:

+-----------+-------------+------+-----+---------+-------+
| Field     | Type        | Null | Key | Default | Extra |
+-----------+-------------+------+-----+---------+-------+
| isim      | varchar(30) | YES  |     | NULL    |       |
| xujaso    | varchar(30) | YES  |     | NULL    |       |
| porodaso  | varchar(30) | YES  |     | NULL    |       |
| jinisi    | char(1)     | YES  |     | NULL    |       |
| tugankono | date        | YES  |     | NULL    |       |
| ulgankono | date        | YES  |     | NULL    |       |
+-----------+-------------+------+-----+---------+-------+
6 rows in set (0.01 sec)

“Field” – “йазыу урыны”, “Type” – йазыу урыны төре, “Null” – буш, йук дигән сүз, мон очракта нәрсә аңлатканыны төгәл белмәйм. “Default” – әйтелмәгәндәгесе. “YES” – “әйе”. “Extra” – өстәмә. “Key” – “ачкыч”. мон чыгарылган исемлек – xaywan таблитсасындагы йазыу урыннары исемлеге.

мон йазма шулның белән тәмам.

коръәндә намаз вакытлары

бер көнне мин ногъмани тәфсиреннән намаз, гыйбадәт, сәҗдә сүз бөртекләрене езләп намаз вакытлары турындагы айәтләрне копийәләп алган идем. тагын бер сүз бөртегеннән езләдем бугай, рөкугъ бугай, анысыннан намаз вакыты турында тагын артык айәт табылмады. шуларны саклаткан идем, 26 айәт. хәзер шуларны монда куйыйм әле.

2:238. Ий мөэминнәр! Биш вакыт вә җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны көтеп алып, әүвәл вакытында укыгыз, хосусан икенде намазына игътибар бирегез, бер нәрсә дә сәбәп булмасын намазны калдырырга яки кичектерергә, чөнки намазга каза юк, һәм намаз укыганда Аллаһудан куркып, нык бирелеп укыгыз һәм намазда түбәнчелек белән торыгыз!
3:17. Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаh юлында чыдамлылар, Аллаhуга вә расүлгә итагать итүчеләр, мохтаҗларга hәм Аллаh юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, Коръән укып Аллаhудан гафу сораучылар.
3:41. Зәкәръя әйтте: “Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!” Аллаh әйтте: “Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең”. Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаh әйтте: “Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен hәм кичләрен намаз укы!”
3:113. Китабий кәферләрнең иман китереп, мөселман булган өммәте ислам­ны кабул итмәгәннәре кеби булмаслар. Исламны кабул иткән өммәт, хаклыкта таза торганнары хәлдә төннәр буе Аллаhуның аятьләрен укырлар hәм сәҗдә кылырлар.
11:114. Көннең ике тарафында намазларыңны укыгыл, ягъни таң, өйлә, икенде намазлары вә кичен ахшәм, йәстү намазларын укыгыл! Тәхкыйк төрле яхшылыклар, әлбәттә, явызлыкларны җуялар, югарыда сөйләнгән Аллаh сүзләре, әлбәттә, вәгазьләнүчеләргә вәгазь нәсыйхәттер.
17:78. Ий мөэмин бәндәләрем! Төш авышкач өйлә, икенде, кичен ахшам, йәстү намазларын укыгыз! Һәм таң аткач иртә намазын укыгыз! Чөнки иртә намазында фәрештәләр хазер буладыр hәм Коръәнне иртә белән күп укырга кирәк!
17:79. Вә төнлә торып Коръән hәм намаз укыгыл! Бу намаз сиңа күп сәваблы нәфел намазы булыр, шаять сине Раббың, мактаулы вә олугъ дәрәҗәле урында кубарыр.
20:130. Кәферләрнең яман сүзләренә вә золымнарына сабыр ит һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтеп намаз укыгыл кояш чыгудан элек, вә кояш баюдан элек вә кичке сәгатьләрдә, ягъни ахшам, йәстү намазларын укыгыл, вә көн тарафында, таң һәм өйлә намазларын укыгыл, шаять Аллаһудан разый булырсың.
24:58. Ий мөэминнәр хезмәтче колларыгыз hәм бәлагатькә ирешмәгән сабый балаларыгыз, сезнең яныгызга керергә рөхсәт сорасалар, өч вакытта: иртә намазыннан элек, өйлә намазы вакытында hәм йәстү намазыннан соң, ошбу өч вакыт гаурәтдер, ул вакытларда киемнәрегезне алмаштырган буласыз, шул күрсәтелгән өч вакыттан башка вакытларда бер-берегезгә рөхсәтсез кереп йөрүегездә сезгә дә, аларга да гөнаh юкдыр. Аллаh сезгә хөкеми аятьләрне бәян итәдер, Аллаh белүче вә гадел хөкем итүче.
30:17. Аллаh hәр эшендә кимчелектән пакь, кичкә кергәндә вә таңга кер­гәндә намазлар укып Аллаhуны мактап тәсбихләр әйтегез!
30:18. Җирдә вә күкләрдә Аллаhуны мактап тәсбихләр әйтеләдер, кичкә хәтле икенде намазын вә төш вакыты авышкач, өйлә намазын укып, Аллаhуны мактап, тәсбихләр әйтегез!
32:16. Алар яннары вә аркалары белән яткан төшләреннән торып төнлә намаз укырлар вә Раббыларына дога кылырлар, Аның гәзабыннан куркып вә рәхмәтен өмет итеп, вә алар Без биргән малдан садакалар бирерләр.
38:31. Икенде намазына хәтле Сөләйманга Аллаhның рәхмәтеннән гаептән атлар бирелде, ул атлар бик җиңел, бик тиз йөрүче hәм күренештә бик тә матур атлардыр. Сөләйман атларның матурлыгына мәхәббәт итеп, аларны уйнату илә мәшгуль булды, хәтта икенде намазын онытып кичектерде.
38:32. Сөләйман үкенеп әйтте: “Мин атлар мәхәббәтенә авышып, Раббымның зекере булган намазны кичектердем, хәтта кояш баеды,
39:9. Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаhуга гына коллык кылган мөэмин, ул ахирәт гәзабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. Шул мөэмин кәфер яки мөшрик монафикъ белән бертигез булырмы? Әлбәттә, hич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: “Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр hәм батылдан бизеп хакны кабул итәрләр.”
46:29. Ий Мухәммәд г-м, шул хәлне зекер ит ки, сахабәләрең илә иртә намазы укыган вакытыңда Коръән сүзләрен ишетсеннәр өчен бер төркем җеннәрне сиңа очыраттык, Мухәммәд г-м янына якын килгәч бер-берсенә әйттеләр: “Сөйләшмичә Коръәнне тыңлап тик торыгыз”, – дип. Коръән укылып беткәч, кавемнәренә кайттылар, ишеткән Коръәннәре белән аларны куркы­тучы булганнары хәлдә.
50:39. Син кәферләрнең әйткән яман сүзләренә сабыр ит, вә Раббыңны мактап тәсбихләр әйт, намаз укы кояш чыкканчы вә кояш батудан элек.
50:40. Вә кич якта ахшам, йөстү намазларын укы вә фарыз намазлардан соң нәфел намазларын да укы.
51:18. Алар сәхәр вакытларында намаз, Коръән укып Аллаhудан гафу сорый иделәр.
52:49. Дәхи ахшам, йөстү намазларын hәм таң намазын укыгыл!
73:2. Гыйбадәт өчен төнлә уяу тор, мәгәр төннең беразын йокла, ял ит.
73:3. Яки төннең яртысыннан бераз азырагын да гыйбадәт өчен тор, яки ярты төнне гыйбадәт өчен уяу тор.
73:6. Төнлә торып намаз, Коръән уку, әлбәттә, нәфескә катырак мәшәкатьтер вә укылышта сүзләре дөресерәк hәм күңелгә тәэсирлерәктер.
73:7. Әлбәттә, көндез синең эшләрең күптер, эштән бушангач тынычланып кичләрен Аллаhуга гыйбадәт кыл!
73:20. Тәхкыйк синең Раббың беләдер, әлбәттә, син төннең өчтән ике өлешеннән аз гына кимрәк торып гыйбадәт кыласың, кайвакытта төннең яртысыны торасың, вәв кайвакыт өчтән берен торасың, дәхи синең белән бергә торып бер таифә мөэминнәр гыйбадәт кылырлар. Аллаh төнне hәм көнне белеп үлчидер, Аллаh беләдер, әлбәттә, сез ул төннең барча сәгатьләрен дә ригая кылып бетерә алмассыз, сезгә җиңеләйтте ул төнне. Төнлә укыла торган намазларда кыйраәтне үзегезгә бик авыр килмәслек итеп җиңелрәк сүрәләрне укыгыз! Аллаh белде, сезнең арагызда авыру кешеләр булыр, вә кайберләре Аллаhуның юмартлыгыннан өмет итеп мал, гыйлем кәсеб итәр өчен сәфәрдә булырлар, вә кайберләре Аллаh юлында сугышта булырлар, андый вакытларда җиңел сүрәләрне укыгыз, вә намазларыгызны укыгыз, вә малларыгыздан зәкять бирегез hәм изге гамәлләрне Аллаhуга бурыч итеп бирегез ягъни сәваблы эшләрне фәкать Аллаh ризалыгы өчен эшләгез, Аллаh арттырып үзегезгә нигъмәт белән кайтарып бирер. Yзегез өчен ахирәткә алдан җибәргән яхшылыкларыгызны, изге гамәлләрегезне Аллаh хозурында табарсыз, үзегез үлгәннән соң васыятегез буенча бирелгән садакагызга караганда исән вакытыгызда биргән садакагыз хәерлерәк вә сәвабы да олуграк. Аллаhуның ярлыкавын hәрвакыт сорагыз! Шиксез, Аллаh гөнаhларны ярлыкаучы вә рәхимле.
76:25. Раббыңның исемен зекер ит, намаз укыгыл иртә белән hәм кич белән!
76:26. Дәхи төнлә Аллаhуга сәҗдә кылгыл, hәм төнлә озын вакыт намаз укыгыл!

2011-3-28 12:44 : 20:30 ны өстәдем. элек “зекр” программасында эзләү нәтиҗәләренең бүтән битләрен карый алмаганага тапмаганмын һәм хәтта аларның бар икәнен дә белмәгән идем.

2015-08-30 22:50 : 2:238 не өстәдем. моны бер сайттан шушы темага язма укыганда күрдем. ничек мин аны элек күрмәгәнмен икән, белмим, аптырыйм.
22:59 : 22:130 ны бетердем, ул 20:130 ны кабаталаган булган. шул вакыт эчендә шуны бер кем дә күреп комментарий язмаган микән ни?

түбә йабывның дулкынлылыгы

сәләм.

безнең өйнең елек түбәсе шифер иде, хәзер профильле, буйалган калай. монысының тавышы катырак чыга. бер сәбәбе – астында бер кат материалы йук, кара, исемене оныттым, елек бар иде, икенче сәбәбе, мон йазманың максаты: шиферның профиле бийегрәк дулкынлы иде, ә калай йассы дийәрлек. йассы калайга тамчы перпендикуляр буйлап төшә, тавышы катырак чыга. шиферның дулкыннарының өсте белән астларында гына йассы, калган җире бик авыш.

18:22 : калайның да шифер шикелле дулкынлысы була икән, менә википедийада фотосы бар.

“mysql”да м.җ. сыз да ешләй ала торган бер ничә әмер

сәләм.

“мускул”га керү: mysql . шуннан соң м.җ.га кермәйчә дә бер ничә әмер биреп була: select version(); – “мускул”ның версийәсене әйтеп бирә (мәсьәлән, “5.0.69-windows2” кебегрәк). select current_date; – йыл, ай, көн тәртип саннарыны чыгара. мон ике әйберне бергә дә чыгарып була: select version(), current_date; . select now();- йыл, ай, көн, сәгать, минут, секундны күрсәтә. select 2+3; – “5” дип җавап бирә. select pi(); – “3,141593” дийе. select sin(pi()/2); – “1” дийе. select user(); – qdinar@localhost кебек сезнең кайсы компйутердагы кайсы кулланыучы исеменнән кергәнеңезне күрсәтә икән, мон “мускул” кулланучысы түгел, операцион система кулланучысы.

ескуельда кулланучыга мәгълүмат җыйынтысы биреү

сәләм.

алга таба мин мондый әмерләр кертеп карадым ескуель ечендә. ескуельга әмер белән ешләү тәрәзендә mysql әмере белән кердем. mysql ечендә мондый әмер йаздым: show databases; ул минга бер генә мәгълүмат җыйынтысы йагъни database-датабазе ны күрсәтте, анда тагын бар, аларыны йәшерде. сездә башкача булырга мөмкин. минга information_schema ны гына күрсәтте. show – “күрсәт” дигән сүз. аннары мин ул м.җ.(мәгълүмат җыйынтысы ны кыскартып шуллай дип йазыйм) ны куллана башлар өчен use әмерене кулланырга тийеш икән, ешләп карадым: use information_schema; булды. ләкин улның белән нәрсә ешләргә икәнене белмәдем, чыгып киттем, quit; дийеп.

игътибар, use information_schema; бер “йул”да (турыда) йазып бетерелергә тийеш, ике турыга айырып йазасы түгел, йагъни use дигәч интерга басып аннары икенче турыга төшкәч кенә information_schema; дип йазып бетереп булмый. use – куллан дигән сүз.

аннары үзем өчен айырым м.җ. йасап карадым. йагъни тагын mysql дип кердем. йаңа м.җ. йасар өчен create database әмерене кулланасы икән. мин dinar дигән исемлене йасамакчы булдым. create – барлыкка килдер дигән сүз. мин йаздым: create database dinar; булып чыкмады. әйтте: Access denied for user ”@’localhost’ to database ‘dinar’. Access – кереү дигән сүз, denied – тыйылган, for user – кулланучы өчен дигән сүз, to database – м.җ.га дигән сүз. ә минем монда кергән исемем ” йагъни буш сүз икәнене белдем. localhost – бу компьйутерны аңлата. болай м.җ. йасап булмагач, мин чыгып киттем, бу йулы \q дийеп.

хуҗа булып кереп ”@’localhost’ ка м.җ. йасап бирмәкчемен хәзер. монлай кердем: mysql -u root -p дийеп. сер сүзне керттем. булды. хәзер м.җ. бирер өчен grant all әмерене кулланасы икән. grant – бир, бүләк ит дигән сүз, all – бөтенесен дигән сүз. мин йаздым: grant all on dinar.* to ”@’localhost’; дийеп, булды. Query OK, 0 rows affected (0.00 sec) дийде. query – чират дигән сүз, мускулга керткән әмерләрне шуллай атайлар. row – рәт. affected – тәэсирләнде. шуннан соң чыктым.

йаңадан mysql дип кердем, show databases; дип йаздым, ә ул dinar дигән м.җ. ны күрмәдем. бәлки улны барлыкка килдерәседер. йазам: create database dinar; булды!. әйтте: Query OK, 1 row affected (0.00 sec). тагын show databases; , әйтте: information_schema һәм dinar.

булды бу.

sql га әмерләп ешләү тәрәзеннән кереү

миндә куйылган операцион системада “мускул”га болай кереп була: терминалда бу әмерне кертәсе: mysql . аннан чыгыр өчен Ctrl белән d клавишынга бергә басасы йә quit дигән әмер бирәсе, йә \q дип. ctrl белән d га басыу линукс-мазарларда гына ешләй дийе. >18:00:игътибар, quit әмере ул искәрмә шикелле икән, барча әмерләрдән соң нокталы өтер торырга тийеш! Enter га басып кына әмерне җибәреп булмай! ахырынга “;” (нокталы өтер) куйып интерга басасы, ул әмердән баш тартыр өчен \c дип йазып “интер”га басасы. мин монны шушылай “өндәү” белән йазам, чөнки бер вакыт шуллай нишләргә белмәйчә утырган идем. quit искәрмә генә булганга аны quit; дип истә калдырыгыз. 21:37: куштырнак (” йә ‘) йә ” ` ” ечендәге текстны йаза башлаган булсагыз, ул өлешне шундый ук куштырнак-мазар белән йапканчы \c да, quit; та ешләмәй икән!<

башка системаларда алай гына кереп булмаска мөмкин, mysql дан соң аргументлар белән майсиквельдәге исемне дә кертәсе була, аннан шул исем өчен сер сүзне сорай. һәм башка компьйутердагы майсиквельга да тоташып була, “mysql” әмереннән соң тагы ул компның домен исемене йә айпи адресыны күрсәтәсе була. мисал: “mysql -u isem -h bashqakomp -p”, “mysql -u isem -p”.

18:00 : mysql ечендә ешләгәндә әмерләрнең бөтен хәрефләре зур да кечкенә дә була ала: мәсьәлән, quit; , QUIT; , Quit; , qUIt; һәм шулның шикелле башкалар җыйынысы да ешләй һәм барысының да мәгънәсе бер үк.

ескуель(sql) өйрәнү

“фри-ланс” сайтларында сайт йасарга кирәк булганда менә моны ескуель белән йасавы җайлыдыр дийп уйлап куйам, әмма  мин аны белмейм әле. шунга күрә дә акча ешләп булмый.

ескуель теле пыхыпы кебек телләргә кирәк тә түгелдер дигән фикерем бар, мин улның турында иңглизчә пыхыпы чатында сорадым, ул сөйләшеүне иңглизчә блогымда нәшер иттем: is sql language really needed to c-like language to work with db, мон фикеремне шушылай әйткәч, нәшер иткәч, ескуель өйрәнергә үземне хаклырак дийп хис итәм.

ескуельны мин бер аз беләм инде – әзер ескуельләрне үземә кирәкчә үзгәрткәнем бар. тагын иңглизчә сүзләрнең мәгънәләрен беләм: SELECT – сайлау.

ескуельны өйрәнер өчен мин майсиквельның сайтыны ачтым һәм улдагы дәреслек адресларыны хәтерләвечкә салып куйдым: Functions and Operators, Optimization, SQL Statement Syntax, Tutorial. мон иңглизчә битләр, анда урысчалары да бар.