татар форумнары тарихы, 2енче йазымта.

“йаху” төркемнәрендәге tatar-I ны ачтым, анда җайлы гына иң беренче йазмаларыны ачып була икән ачтым, күпчелек сөйләшү инглизчә икән анда 1998енче йылның нойабырендә: http://groups.yahoo.com/group/tatar-l/messages/1 . һәм мондагы сөйләшүләр интернеттагы кайдагыдыр кунак китабы шикелле җирдәге сөйләшүләрнең дәвамы булып аңлашыла… “tmg” мы шунда…

ә теге йулдаш форумында чынлап та сөйләшү татарча булган дип йазмаганмын икән әле. менә ул форумның төрле вакытта саклатылганнары исемлеге: http://web.archive.org/web/*/www.yuldash.com/forum/. “Feb 08, 2002” дигән иң беренчесендә 14 сөйләшүнең 11 е татарча бугай, 1се урысча бугай, калганнары аңлашылмый. чөнки анда йазымталарның башлыклары гына күренә, йазымталар үзләре айырым адреста, алар саклатылмаган.

“йаху”дагы теге “татары” төркеменең 2001енче йылның сентябырь айы йазмаларыны ачтым әле: http://groups.yahoo.com/group/tatar-l/messages/2844 . анда да күпчелеге иңглизчә. ул биттәге 30 йазманың 7есе татарча, 1се кырым татарча, 5есе төрекчә бугай, калганнары иңглизчә.

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.