безнең өйгә җил исүе каплануы

боз сарайы безнең илгә көнйак-{көнйак-көнчыгыш}тан исә торган җилне каплады дийеп уйлыйм. шундый әйбәт һава килә иде ул тарафтан. “кәркәвеч, казакстан йакларыннан” дигән идем әле аны бер кешегә. ул һава безнең мәктәп стадионындагы кукмараның үзәк урамы буйындагы тирәк агачлары аша фильтырланып кына исә иде.
безнең каршыда бер ике катлы өй бар иде, аның икенче катының бу йагында гел йазучылар торган ди, шунга ул фатирны шундый фатирдыр дийеп әйткәннәре бар, бәлки ул хәлнең сәбәбе шул җил дә булгандыр. ә мин мәктәптә әйбәт укыдым.

2010-апрель-30 17:33 :
бакча башында өй салу мөмкинлеге булганы өчен бер аз тынычландым әле. әмма анда тар.
минем әйтәсе килгән фикерем: мин мәктәптә “алтын медаль”гә укыдым. бу минем “идеаль”, бик камил “шарт”ларда йәшәгәннеңкедер дә дийеп уйлыйм, шул исәптән шушы тәмле, саф җилнең дә өлеше булгандыр. шунга күрә мин монда торсам миннең балалар әйбәт укымаса бер дә аптырарга кирәк түгел, чөнки бик күп нәрсә үзгәрде инде. уллай гына да түгел, миннең сеңлем дә шушында ук торды, әмма ул миннең шикелле үк әйбәт укымады, әмма улның “шарт”лары да миннеңке шикелле үк булмады, чөнки ул миннең шикелле урамда саф һавада велосипед, чаңгы белән йөремәде. апрель-3 16:55 : һәм кыз кеше булганы өчендер.

2 thoughts on “безнең өйгә җил исүе каплануы

  1. qdinar Post author

    бер йагы йахшыдыр: кыш көне җил белән кимрәк суытыладыр, җылытырга газ кимрәк йагасы була.

    Reply
  2. qdinar Post author

    тагын мон темага йаздым, җил башка йүнәлештән исеп алгач, менә.

    Reply

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.