“Матбугат” сайты “коймасын“да йазган идем:
Динар | 16.05.2009 17:52:58 |
бер йарты йыллап бугай инде урысча сайтларда бер ниндәйдер блоглар өчен вирусный маркетинг-рекламамы шунда, ниндәйдер провокатсийәме шунда йазалар инде, хәзер шул татарча гәҗиткә дә үткән: “интернетта анонимлыкны тыйыу кирәк, әйбәт” – мон йалгыш фикер – татмедийә гәҗитендә 4енче биттә астта “биздергән дә тел”дә, “новые известия”дән алынган. аноним булмаган сайт йасайсы килә икән кемнеңдер – улга бер кем комачауламай бит, мәсьәлән, “вконтакте”, “одноклассники” чын исем-фамилийәне таләп итә. анонимлык төрле була әле. “вконтакте” белән “одноклассники”дагы шикелле исем-фамилийәне әйтмәйчә хәтта укып та булмау – бөтенләй начар, бу син йазган әйберне башка кешегә үзгәртеп тә күрсәтергә мөмкиннәр дигән сүз, син аны тикшереп карай алмыйсын. ә укыр өчен танылырга кирәк булмаган сайтларга прокси сервер аша кереп тикшереп карап була, чынлап та синнең йазган сүзең теләсә-кемгә дөрес итеп күрсәтеләме икәнене. исем-фамилийәне әйтмәйчә йазыуны тыйыу гына булса да начар, чөнки ул урамда муйынга исем-фамилийә йазган иглан асып йөргән шикелле була, һәм исем-фамилийәне әйтеү кеше фикеренгә “предвзятое отношение”га килдерә һәм башкалар. ә әгәр аноним кеше бер йалган һәм гайбәт сөйләй икән, ул бит аноним булгач, улның сүзенең кадерлелеге дә шундай була, нәрсәсенгә борчылырга улның? ә “ник”лар белән сөйләшә торган кешеләр дә гадәттә чынлыкта чит кешеләр өчен генә аноним, бер форумда аралаша торган кешеләр берсе белән берсе йахшырак таныш, һәм исем-фамилийәне белмәйчә дә таныш булырга мөмкин. ә тел бозылыу турында: телнең хуҗасы – аллаһы тәгалә, ул галимнәрнең гомумән ул телдә йазыуны мәҗбүриләргә хаклары йук, киңәш кенә бирергә тийешләр, үзләре сайт ачсыннар да үз сайтларында мәҗбүриләсеннәр, йә хөкүмәт хөкүмәт сайтларында мәҗбүриләсен… мәктәптә өйрәтсеннәр киңәш формасында… кеше телне бозып бетерер дип куркырга кирәк түгел, миннеңчә, уллар үзләре үз теләкләре белән дә дөрес йазырлар дип уйлайм… ул “превед”ларны да бит чынлыкта интернетта шайартып кына йазалар, күп кулланылмай бит ул. |
монны монда хәреф хаталарыны һәм орфографийәсене төзәтеп йаздым.
мон йазманың матбугат ру коймасында даими адресы йук, гел күчеп бара зуррак тәртип санлы биткә.
Гафу итегез, сез татарча язам дисез, лэкин бу мин белгэн татар теле тугел, сезнен кайбер сузлэр икенче торле языла, мэсэлэн, “йыллап” (еллап), “ниндәйдер” (ниндидер). Сез Татарстаннан мы?
әйе.