Monthly Archives: Июнь 2009

татар форумнары тарихы, 2енче йазымта.

“йаху” төркемнәрендәге tatar-I ны ачтым, анда җайлы гына иң беренче йазмаларыны ачып була икән ачтым, күпчелек сөйләшү инглизчә икән анда 1998енче йылның нойабырендә: http://groups.yahoo.com/group/tatar-l/messages/1 . һәм мондагы сөйләшүләр интернеттагы кайдагыдыр кунак китабы шикелле җирдәге сөйләшүләрнең дәвамы булып аңлашыла… “tmg” мы шунда…

ә теге йулдаш форумында чынлап та сөйләшү татарча булган дип йазмаганмын икән әле. менә ул форумның төрле вакытта саклатылганнары исемлеге: http://web.archive.org/web/*/www.yuldash.com/forum/. “Feb 08, 2002” дигән иң беренчесендә 14 сөйләшүнең 11 е татарча бугай, 1се урысча бугай, калганнары аңлашылмый. чөнки анда йазымталарның башлыклары гына күренә, йазымталар үзләре айырым адреста, алар саклатылмаган.

“йаху”дагы теге “татары” төркеменең 2001енче йылның сентябырь айы йазмаларыны ачтым әле: http://groups.yahoo.com/group/tatar-l/messages/2844 . анда да күпчелеге иңглизчә. ул биттәге 30 йазманың 7есе татарча, 1се кырым татарча, 5есе төрекчә бугай, калганнары иңглизчә.

кар ерүе

кар йатты дип йаздым монда, ә кар ерүен йазмадым. әмма аны йазасы килеп куйган, “менә кар ереп бетте” дип уйлаган көн булды.

безнең өйгә җил исүе каплануы

боз сарайы безнең илгә көнйак-{көнйак-көнчыгыш}тан исә торган җилне каплады дийеп уйлыйм. шундый әйбәт һава килә иде ул тарафтан. “кәркәвеч, казакстан йакларыннан” дигән идем әле аны бер кешегә. ул һава безнең мәктәп стадионындагы кукмараның үзәк урамы буйындагы тирәк агачлары аша фильтырланып кына исә иде.
безнең каршыда бер ике катлы өй бар иде, аның икенче катының бу йагында гел йазучылар торган ди, шунга ул фатирны шундый фатирдыр дийеп әйткәннәре бар, бәлки ул хәлнең сәбәбе шул җил дә булгандыр. ә мин мәктәптә әйбәт укыдым.

2010-апрель-30 17:33 :
бакча башында өй салу мөмкинлеге булганы өчен бер аз тынычландым әле. әмма анда тар.
минем әйтәсе килгән фикерем: мин мәктәптә “алтын медаль”гә укыдым. бу минем “идеаль”, бик камил “шарт”ларда йәшәгәннеңкедер дә дийеп уйлыйм, шул исәптән шушы тәмле, саф җилнең дә өлеше булгандыр. шунга күрә мин монда торсам миннең балалар әйбәт укымаса бер дә аптырарга кирәк түгел, чөнки бик күп нәрсә үзгәрде инде. уллай гына да түгел, миннең сеңлем дә шушында ук торды, әмма ул миннең шикелле үк әйбәт укымады, әмма улның “шарт”лары да миннеңке шикелле үк булмады, чөнки ул миннең шикелле урамда саф һавада велосипед, чаңгы белән йөремәде. апрель-3 16:55 : һәм кыз кеше булганы өчендер.

{анонимлыкка каршы йазмалар}га каршы…

Матбугат” сайты “коймасын“да йазган идем:

Динар 16.05.2009 17:52:58
бер йарты йыллап бугай инде урысча сайтларда бер ниндәйдер блоглар өчен вирусный маркетинг-рекламамы шунда, ниндәйдер провокатсийәме шунда йазалар инде, хәзер шул татарча гәҗиткә дә үткән: “интернетта анонимлыкны тыйыу кирәк, әйбәт” – мон йалгыш фикер – татмедийә гәҗитендә 4енче биттә астта “биздергән дә тел”дә, “новые известия”дән алынган. аноним булмаган сайт йасайсы килә икән кемнеңдер – улга бер кем комачауламай бит, мәсьәлән, “вконтакте”, “одноклассники” чын исем-фамилийәне таләп итә. анонимлык төрле була әле. “вконтакте” белән “одноклассники”дагы шикелле исем-фамилийәне әйтмәйчә хәтта укып та булмау – бөтенләй начар, бу син йазган әйберне башка кешегә үзгәртеп тә күрсәтергә мөмкиннәр дигән сүз, син аны тикшереп карай алмыйсын. ә укыр өчен танылырга кирәк булмаган сайтларга прокси сервер аша кереп тикшереп карап була, чынлап та синнең йазган сүзең теләсә-кемгә дөрес итеп күрсәтеләме икәнене.
исем-фамилийәне әйтмәйчә йазыуны тыйыу гына булса да начар, чөнки ул урамда муйынга исем-фамилийә йазган иглан асып йөргән шикелле була, һәм исем-фамилийәне әйтеү кеше фикеренгә “предвзятое отношение”га килдерә һәм башкалар. ә әгәр аноним кеше бер йалган һәм гайбәт сөйләй икән, ул бит аноним булгач, улның сүзенең кадерлелеге дә шундай була, нәрсәсенгә борчылырга улның? ә “ник”лар белән сөйләшә торган кешеләр дә гадәттә чынлыкта чит кешеләр өчен генә аноним, бер форумда аралаша торган кешеләр берсе белән берсе йахшырак таныш, һәм исем-фамилийәне белмәйчә дә таныш булырга мөмкин.
ә тел бозылыу турында: телнең хуҗасы – аллаһы тәгалә, ул галимнәрнең гомумән ул телдә йазыуны мәҗбүриләргә хаклары йук, киңәш кенә бирергә тийешләр, үзләре сайт ачсыннар да үз сайтларында мәҗбүриләсеннәр, йә хөкүмәт хөкүмәт сайтларында мәҗбүриләсен… мәктәптә өйрәтсеннәр киңәш формасында… кеше телне бозып бетерер дип куркырга кирәк түгел, миннеңчә, уллар үзләре үз теләкләре белән дә дөрес йазырлар дип уйлайм… ул “превед”ларны да бит чынлыкта интернетта шайартып кына йазалар, күп кулланылмай бит ул.

монны монда хәреф хаталарыны һәм орфографийәсене төзәтеп йаздым.

мон йазманың матбугат ру коймасында даими адресы йук, гел күчеп бара зуррак тәртип санлы биткә.