Monthly Archives: Май 2009

татар форумнары тарихы – 1 .

сәләм.

мин 2001 енче йылны казанга укырга баргач интернетка керә башладым. “йулдаш” танышыулар сайтындагы кунакханәдә татарча аралашыу булывы миннең истә калган, чынлыкта улда татарча форум да булган. хәзер ул сайтта улдай татарча аралашыу йук инде. күптән бетте инде ул, урысчалашты. хәзер кунак китабының иң елекке битенә барып карадым, ул 2003енче йылга хәтлек кенә бара.

2001енче йылда ни кыйәфәтле булганыны бер сайттан карап була, интернет архивында, улда “кире кайтыу машинасы” бар.

шул архивтан карап белдем, “йулдаш” сайтында татарча кунакханә генә түгел, форум да булган икән. шуллай торды-торды да ул, бер заман мин кереп караганда урысчалашкан иде. һәм тагын мин шулны ачыкладым, елек улдагы форум да, кунакханә дә икенче(башка) скрипыт белән йасалган булган.

хәзер теге архивтан карамакчы булам, кайчан ул скрипытлар алышынган икән, һәм кайчан ул форум белән кунакханә урыслашкан икән. урысчалашывының сәбәпләрене ачыкламакчы булам. скрипыт алышыныумы икән.

мон “йулдаш ком” дагы форум иң беренче татарча {интернет форумы} булдымы икән. аралашывы татарча булган. интерфейсы ничек булган икән.

хәзерге вакытта улдагы форумның адресы мондай: forum.yuldash.com, кунакханәсенең адресы мондай: www.yuldash.com/index.php?m=5 , “www”сыз да шуллай ук ачыла, ул начар сыйфат, чөнки бер үк әйбер ике адреслы була, езләвечләр өчен начар. йаңа адрес буйынча мон форум теге архивка кермәгән әле, мон йаңа адреска күптән түгел генә күчкәндер. “йулдаш ком” ның төп битенең дә ул архивта иң ахыргысы 2008нең 4енче февраленеңке, чөнки ул архивта саклатылган сайтлар ул архивның сайтында йарты йыл узгач кына чыгарыла дийе, әмма уллай да, хәзер инде бер йылдан артык вакыт узган. шул иң ахыргы төп биттәге форумга күчке дә искечә.

елеккеге кунакханәсенең адресы мондай булган: www.yuldash.com/cgi-bin/board.cgi?guest , иске {форум адресы} мондай: www.yuldash.com/forum/ . иске {форум адресы}ның иң ахыргы саклатылганы төп битнең хәзер карап була торган иң ахыргысыннан бер аз соңраккы икән: 2009-май-27. “йулдаш ком”ның төп битенең иң елекке саклатылганы вакыты 2001-декабырь-14, кунак китабының – 2001-декабырь-15, форумының – 2002-февраль-08.

мон йулдаш ком форумыннан башка “йаху” сайтында “группа” дигән форумнар өлешчә, аралашывының бер өлеше булса да, татарча булывы мөмкин, улларның интерфейсы татарча булмагандыр инде, чөнки йахуда әле хәзер дә татар теле йук, белевемчә, булса белер идем инде мин улны, алла бирса. улда “tatar” дигән сүз буйынча шул “группа”ларны езләдем, таптым, берсе 10 йыл елек барлыкка килгәнлегене күрдем, әмма анысының исеме урысча: “tatar-l”, улларны актарып карарга кирәк әле, аралашыу теле ниндәй булган икән улларда елек.

тагын бәлки берәр җирдә татарча аралашыу булгандыр 2001енче йылда һәм елегрәк. хытытыпы-вывывы-хытымыельләр чыкканчы икенче төрле {компьйутер челтәрләре} һәм форумнар булган, ул форумнар йакынча “быбыес”, “ньйусгрупс” дип аталганнар, иңглизчәсе “bbs”, “newsgropus”. улларында татарчалары булганмы икән. бәлки булмагандыр да. әмма мин мон йазмамда хытытыпы-вывывы форумнар турында йазмакчы идем.

әлегә җитер, мон йазымтаны тәмамлайм. мин бер ничә көн елек мон татар форумнары тарихы турында бер йазымта-мәкалә йазмакчы идем, улдан ары улны төзәтә-төзәтә озак еш булывыны аңладым, һәм менә шушылай бер категорийә йасап, шунда “күп серийәле” итеп йазырга уйладым.

“wp-super-cache” ны төзәтеп, категорийәләрне “кириллица” белән йаздым

“wp-super-cache” “url-encoded” адреслы битләрне кэшламаганлыктан минга категорийәләрне иңглиз хәрефләре белән йазырга туры килгән иде, мин ул “wp-super-cache” ны үзем төзәттем, ул өстәмәне йасаучы кешенең йәрдәме белән, һәм категорийә исемнәрене “кириллица” белән йаздым. “тег”лар белән йазма башлыкларыны да бәлки күчерәсе бардыр әле.