Monthly Archives: Апрель 2009

кичә категорийәләр йасадым.

кичә категорийәләр йасадым.

урыыл кодировкасы белән кодланган адреслы битләргә супер-кэш үзгәреш тамгасы, соңгы үзгәреш, тикшерелмәйчә сакланып торыу мөмкинлеге вакыты хытытыпы башлыкларыны куймай икән, шунга күрә категорийәләрне латинча йаздым, һәм хәзер йазымта адресларыны да латинча йазырмын. супер кэшның ул үзенчәлеге турында, әмма ул бәлки апачи хатасыдыр, супер кэш форумында йаздым, ул форум вордпресс оыргы форумында. мон хатаны бер көнне сизеп борчылган идем, супер кэшны алып аткан идем, кичә тагын супер кэшны куйып аны ачыкладым.

табигать, кукмара ру скрипты, вордпрессны татарчага тәрҗемәләү бүлекләре йасадым.

лайвжурналда урысча йазган идем, форум белән блогны чагыштырып. шул мәсьәлә буйынча тагы бер фикерем, форумдагы йазымталар турында: форумда теманы бер йулы бер ничә бүлектә башлап җибәреп булсын иде, пунбыбы форумында монны идарәче ешләсенгә үзгәртелеш бар, ә гади катнашучы ешләй алсынга мин сорап йаздым форумнарында, башка форумнарда да ул йук дип беләм, әмма вордпресс орг форумында, ниндәй форумдыр ул, шундайрак нәрсә бар: тэглар бүлек кебек куланыла ала. блогларда тэгны форумдагы тема урынынга кулланып була, бер йазымтаны бер ничә тегка йазып була, комментарийлары белән йазымтаны форумдагы тема дип караганда, теманы бер ничә тэгка йазып булган кебек. әмма менә тегларны вордпресста да, блогспотта да, лайвжурналда да бүлекләргә бүлеп булмай, кай бер форумнарда бүлекләрне берсе еченгә берсене урнаштырып булган кебек. әмма вордпресста категорийәләрне берсе еченгә берсене урнаштырып була, ләкин бер йазманы берничә категорийәгә йазып булмай бугай… йук, йалгышам, була бит! ә менә друпалда, әз генә хәтерләвемчә, тегларны да бүлекләргә бүлеп була.

кичә мон блог сервисындагы төп блогтан супер-кэшны ычкындырдым, чөнки улның белән мин йасаган теркәлмәгән катнашыучының тел үзгәртеү мөмкинлеге ешләмәй, чөнки суперкэшланган битләр кукины укып та үзгәрмәй һәм кукины үзгәртмәй дә инде.

кичә апыцы-обйект-кэшны алып аттым, супер-кэштагы выпыкэшка караганда әллә ни тизрәк тә түгел, һәм кай бер әйберләр улның аркасында үзгәрмәйчә торды, мәсьәлән, категорийәләр, әмма бәлки суперкэшсыз үзе генә ешләгән булса ул үзгәрер дә иде, ләкин менә идарә битендә тикшерелмәгән комментарий саны ул обйект кэшы белән үзгәрмәйчә тора иде комментарийларны беттергәч тә, ә ул кэшны алып аткач хәзер дөрес ешләй башлады. апыцы обйект кэшының өч төрлесе бар ул хәзер, мин иң йаңасыны кулланган идем, бер пыхыпы файл инде ул.